муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Уртанчылар да әти-әниләрен сөендерде 12.04.2013

Ата-аналар җыелышлары бакча күләм оештырылды. Һәр төркем тәрбиячеләре балалар белән нинди дә булса чара күрсәтте. Мәсәлән, уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Саматова Ләйлә апалары белән юл йөрү кагыдәләрен белүләрен расладылар. "Юл кагыйдәләре" дигән тема астында алар "машина да йөрттеләр", светофор уенын уйнадылар, табышмаклар чиштеләр һәм башка кызыклы мизгелләр күрсәттеләр.
-
Ракеталарга утырып космоска очарбыз әле... 12.04.2013

Космонавтикага багышланган атналык балаларга бик кызыклы булды Атна дәвамында балалар рәсемнәр ясадылар, пластелиннан ракета әвәләделәр һәм башкалар. Балалар эшләреннән күргәзмә дә оештырылды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеменең ата-аналар җыелышы 11.04.2013

Балалар бакчасы тормышының бер мизгеле 11 нче апрель көнне ата-аналар хозурына тәкъдим ителде. Җыелыш мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләренә багышланды. Бу чарада ана теле, математика, рус теле бердәм эшчәнлекләренең барышы һәм инглиз теле түгәрәгенең эшчэнлеге кыскача гына күрсәтелеп чыгылды. Җыелышта бакча мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна әти-әниләргә мәктәпкә кергәндәге хәзерлек турында, балаларга да, ата-аналарга да бергәләп бик тырышырга кирәклеген ассызыклап китте һәм алда буласы мәктәпкә озату бәйрәмнәрен матур гына үткәреп, балалар исән-имин зур юлга чыксалар без бик бәхетле булабыз дип изге теләкләрен җиткерде.
-
"Юл чатында" әкияте 06.04.2013

Кешеләрнең эш көненнән соң махсус урыннарга барып ял итүләре, күңел ачулары, андый урыннарга баргач үз-үзеңне әдәпле, әхлалы, тәртипле тотарга кирәклеге турында белемнәрен ныгыту масатынан 1-5 апрель көннәрендә "Ял итү өчен җәмәгать урыннары" атналыгы булды.Бүген, 5 нче апрель көнне, театр түгәрәгенә йөрүче зурлар төркеме балалары көче белән "Юл чатында" дип исемләнгән әкият сәхнәләштереп күрсәтелде. Нәни артистлар уйнавы ,клоун Кеша бүләк иткән сюрприз моментлар да кечкенә тамашачыларга бик ошады.Алар табышмаклар чиштеләр, фокуслар карадылар, клоунга балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр.
-
"Әллүки"ләр Форм оештырды 06.04.2013

Елдагыча үтә торган методик көнне "Әллүки" балалар бакчасы ШКАБ -skype дигән тема астында оештыралар дигәч, без нинди яңалык бу дип аптырап та калган идек. Кызыксынуыбыз юкка булмаган, дөрестән дә бүгенге чара бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булып чыкты. Балалар чыгышлары, тәрбиячеләрнең сәләтле һәм актив булулары, педагогларның төрле яклап үз эшләренең осталары икәнен раслады. Без үз чиратыбызда бу күңелле чараны оештырган "Эллүки" балалар бакчасы коллективына рәхмәт әйтеп, зур уңышлар теләп, балаларның исән-мин булуларын теләп калабыз!
-
"Юл чатында" әкияте 05.04.2013

-
"Юл чатында" әкияте 05.04.2013

-
Көлеп яшәгез дуслар! 01.04.2013

Бүген 1 апрель- көлке көне! Шаярулар, алдаулар, бер-береңне кызыклы хәлләрдә калдыру кебек, күңелне күтәрә торган мизгелләрдән тулды бу язгы көн. Иртәдән алып кичкә кадәр бакчабызда гадәттәгечә эш барылды, бердәм эшчәнлекләр үтте...ә кичен, ә кичен без "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу бәйрәмне "Көлеп яшик" исеме астында күңелле чара белән үткәреп җибәререгә уйладык. Бәйрәм кичәсе дә якташыбыз Әлмәндәр бабай мәзәкләре белән башланып китте, шаярулы мизгелләрдән соң күңелләребезне тагы да күтәреп бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна волейбол ярышларында һәм гомүмән бакчабыз тормышында актив катнашып килгән хезмәткәрләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Истәлекле мизгелләрдән соң кызлар өлкәннәр һәм яшьләргә бүленеп ике командага аерылып бастылар. Музыка җитәкчесе Дилбәр Фатиховна берсеннән берсе четерекле биремнәр, спорт эстафеталары әзерләгән иде аларга. 17 турдан үткән бәйгедә мәзәкләр дә күрсәтү, авызга су кабып та ташу, елан булып сузылып күрсәтү дә, шарны төшермичә алып барулар да, шофер булып йөрүләр дә калмады. Бик күңелле үтте бу чара. Бәйге булгач бүләкләрсез дә калмадык, һәр катнашучыга Миләүшә Курбангалиевна презент әзерләгән! Еллык энергия, күтәренке кәеф, дуслык, бер-берең белән тагы да якыннан аралашу бүләк итте безгә бу көн. Көлеп яшик дуслар, елмаеп...
-
Күңелле мизгелләр 01.04.2013

-
Күңелле мизгелләр 01.04.2013













