муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз 30.03.2013

Яз җитте. Тамчылар тама... Табигать әкренләп уяна, яшәрә...Үзгәрешләрне без генә түгел кошлар да, кышкы суыктан арыган җәнлекләр дә көтеп ала. Бу көннәрдә без- тәрбиячеләрнең максаты балаларга яз килүенең билгеләрен аңлату, кошларның җылы яктан кайтуларын, язгы эшләр хакында сөйләү булды. Атналык эшебез дә аеруча "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында үтте. Балаларның бердәм эшчәнлекләрендә фотослайдлар каралды, саф һавада кошлар күзәтелде, өйрәнелгән-күргәннәр балалар тарафыннан ясалган рәсемнәргә, кул эшләренә әверелде, алардан күргәзмә дә оештырылды.
-
Яз бәйрәм алып килде 30.03.2013

Атна ахырында уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында кошларга багышланган "Кошлар - безнең дуслар" исеме астында бәйрәм узды. Балалар җырладылар, кошларның исемнәрен янә кабатлап чыктылар, канатлы дусларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Балаларга бигрәк тә кошлар тавышларын тыңлау кызыклы булды. Музыка җитәкчесе Дилбәр Мустафина әзерләгән аудиоязмалар һәм концерт номерлары бәйрәмне тагы да бизәде.
-
Балалар иҗат үзәгендә кунакта 29.03.2013

Бу атнада "Шатлык" та тәрбияләнүче балалар, Сабаның иҗат үзәгендә кунакта булып, музыка мәктәбе укучыларының чыгышларын карадылар. Берсеннән берсе матур, үзенчәлекле концерт номерлары җәлеп итте безне. Киемнәре, балаларның осталыклары таң калырлык иде. Балалар: "Киләчәктә без дә бу музыка мәктәбенә йөриячәкбез",- дип кайттылар бу чарадан. Концертта безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да катнашып чыгыш ясадылар. Балалар катнашындагы җыр ансабле тамашачыга хуш килгәндер дип өметләнәбез.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 22.03.2013

Ел да көтеп алган Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Язның кояш нурлары иркәләп урамга "карга боткасы" белән сыйланырга, бәйрәм итәргә чакыра. Бу чара үткәрү безнең "Шатлык"та бик күңелле, сагынып көттереп алган традиция. Быел да әлеге җомгада бакчабыз балалары белән бик күңелле чара - Язны каршы алу тантанасын үткәрдек. Гадәттәгечә җыр- биюләр,Кыш бабайны озату, Яз бикәне каршы алу, балалар тарафыннан әзерләнгән шигырьләр белән үтте тамаша. Соңыннан һәр бала бәйрәм боткасыннан авыз итте. Тәмле булып пешкән "карга боткасы" күңелләребезне тагын да рухландырып, язның килүен якынайтты.
-
Провожаем широкую Масленицу 20.03.2013

На этой неделе мы с ребятами средней, старшей и подготовительной группы праздновали проводы широкой Масленицы. Праздник начался показом фотографий, работами художников посвященных Масленице, рассказом истории возникновения русской традиции. Ребята подготовительной группы показали инсценировку провода Зимы и встречи Весны. С песнями, прибаутками, отгадыванием загадок. с русскми плясовыми, шутками прошел этот утренник. Праздник продолжился с русскими народными играми, таких как "Утки -гуси", перетягивание каната, "Кто быстрей соберет урожай". По окончании праздника ребятам раздали маленькие гостинцы, а после обеденного сна ребята угостились блинами.
-
Масленица 20.03.2013

Широкая Масленица - Сырная неделя!
Ты пришла нарядная к нам Весну встречать.
Печь блины и развлекаться будем всю неделю,
Чтоб Зиму студёную из дому прогнать! -
Волейбол ярышлары 15.03.2013

Саба районы күләмендә волейбол ярышлары бик кызу темп белән бара. Бу чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары да актив катнашып, үз чиратларында бик тырышып уйнадылар. Алар Кадет мәктәбе, Сбербанк, Агроколледж, районның социаль ярдәм күрсәтү бүлеге командалары белән уйнадылар. Безнең команда быел финал ярышларына чыкмасалар да киләсе елларда җиңү мизгелләрен татырбыз дип ышанып калабыз.
-
"Челтер-челтер ага чишмәләр" 15.03.2013

"Челтер-челтер ага чишмәләр" темасы астында үткән атналык саф чишмәләргә, аларның кайда һәм нинди булуларына багышланды. Һәр төркемдә балаларның бердәм эшчәнлекләре кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Рәсемнәр ясау, тәҗрибәләр үткәрү, әвәләү һәм темага кагылышлы видеоматериал карау балаларга кызыклы булгандыр дип ышанып калабыз.Атналык исә "Челтер-челтер ага Саба чишмәләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль иртә белән тәмамланды. Бу чара Саба чишмәләрен видеопроектор ярдәмендә слайд-шоуда күрсәтү белән башланып китте. Балалар кабат Саба чишмәләрен искә төшерделәр, кайберләре таныган чишмә хакында сөйләп тә алды. Бәйрәм балалар тарафыннан әзерләнгән шигырьләр, биюләр, җырлар белән үрелеп барды, ахырдан барлык тәрбиячеләр җыелып "Җидегән чишмә" җырын башкарып чараны төгәлләделәр.
-
Дяде Стёпе Михалкову исполнилось 100 лет! 13.03.2013

Сегодня,13 марта 2013 года исполнилось бы 100 лет Сергею Михалкову, классику отечественной детской литературы государственному и общественному деятелю. Поэт, баснописец, драматург, сказочник,ветеран Великой Отечественной войны, автор двух гимнов Советского Союза и гимна России. С целью повысить в детях интерес к русской детской литературе, по случаю этой знаменательной даты сегодня мы с детьми подготовительной группы вспоминали некоторые произведения Сергея Михалкова, в частности стихотворение " А что у вас?".
Сергея Михалкова знают в нашей стране все, от мала до велика. Его книги есть в каждой семье. Общий тираж книг Михалкова, изданных в мире на разных языках, давно превысил триста миллионов экземпляров. Его стихи, пьесы, сказки и рассказы строятся на истинных общечеловеческих ценностях: добре и справедливости, братстве и любви. Произведения Михалкова для детей входят в школьные и дошкольные хрестоматии, буквари, звучат по радио, по ним снимают кино, ставят спектакли, рисуют мультфильмы. Литературные герои его произведений для детей – живые и настоящие. Тот же знаменитый дядя Стёпа воспринимается как реальная личность, смелый, добрый и мужественный человек.
-
Халыкара хатын-кызлар көне 11.03.2013

8-Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү матур бер традиция.Бәйрәмнәр зур әзерлек белән беренче кечкенәләр төркемендә:"Әнием - энҗе бөртегем", икенче кечкенәләр төркемендә "Әнием - күз нурым", уртанчылар төркемендә "Һәрвакыт булсын әни!", зурлар төркемендә "Котлы булсын, гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме", мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалар кыры" темалары астында үткәрелде.












