Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Бармак гимнастикасы(уены)" 11.04.2023

Балаларның сөйләм теле үсеше бармакларның хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйле.Бармаклар авыр хәрәкәтләнсә, сөйләм үсеше дә тоткарлана дигән сүз. Режим вакытында уеннар оештырганда игьтибарны төрле бармак уеннарына бирәбез.Чөнки бу уеннар аша балаларыбызның теле тизрәк ачыла,сөйләм телләре яхшыра. Төрле күнегүләр ясап баланың сөйләм үсешенә шартлар тудырырга тырышабыз балалар бакчасында. Баланың күңелен күтәрү өчен, бармакка уенчык киеп,татар милли такмазалар әйтеп, татар халык җырларын куеп уйныйбыз.Баланың күңеле күтәрелеп китә, кызыксынуы арта һәм фикерләу сәлате дә ачыла.
-
"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләрне инглиз телендә өйрәнәбез" 10.04.2023

Чит телләрне өйрәнү - бүгенге заман таләбе. Бакчабызда инглиз теле уртанчылар төркеменнән башлап өйрәнелә. Балалар шөгыль барышында яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр темасын өйрәнделәр. Уен аша өйрәнгәндә сабыйлар сүзләрне тизрәк отып ала.
-
"Өмә" 06.04.2023

Өмә - ул территорияне җыештыру гына түгел, яхшы кәеф тә, уңай эмоцияләр дә. Бакчабызда язгы экологик өмә узды. Анда барлык хезмәткәрләр катнашты. Өмәне үткәрү өчен территорияне җыештыру буенча чаралар планы төзелде, җаваплы кешеләр беркетелде. Барлык кирәк - яракны алып хезмәткәрләр эшкә чыктылар. Территория тәртипкә китерелде: чүп - чар җыелды, җир тырмаланды, себерелде, агачлар агартылды. Кыска вакыт эчендә уртак көч белән бакчабыз территориясе күзгә күренеп үзгәрде.
-
«Веселые музыканты» 05.04.2023

Сегодня на музыкальном занятие со средней группой разгадывали музыкальные загадки. Развивали интерес и любовь к музыке. Выявили у детей знания о музыкальных инструментах; формировали музыкальный вкус, приобщали детей к миру искусства; развивали эстетическое восприятие и эмоциональную отзывчивость.
-
"Без инде хәзер зурлар" 03.04.2023

Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә юабыз,
Гөлләргә су сибәбез,
Суган да утыртабыз,
Менә шундый уңган без,
Менә шундый булган без!!! -
"Милли бизәкләр" 31.03.2023

Балаларны халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру, нәфис бизәлешенә соклану, эстетик зәвык аша әхлак тәрбиясе бирү, гореф гадәтләрне саклап калу максатыннан зурлар төркемендә шөгыль үткәрелде. Балалар татар халкының милли бизәкләрен карап кәгазьгә төшерделәр. Яшь буынны халкыбызның рухи мәдәни хәзинәләре нигезендә тәрбияләү, балалар да милли үзаң формалаштыру һәм киң карашлы шәхес тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.
-
"Су - яшәү чыганагы" тематик атналыгы 30.03.2023

"Су - яшәү чыганагы" тематик атналыгынды уртанчылар төркеме балалары рәсем шөгылендә су образын рәсемдә тапшырырга өйрәнделәр. Төп табигый ресурс буларак суга сакчыл караш тәрбияләнде.
-
"Серле су" 29.03.2023

Атналык тема кысаларында балаларны су, аның үзлекләре белән таныштыру максатыннан, 2нче кечкенәләр төркеме балалары белән тәҗрибәләр үткәрдек.Тәҗрибәләр үткәреп карау аша балаларның мөстәкыйль фикер йортүләре,уйлау,хәтердә калдыру сәләте,тирә- юньне кузаллаулары киңәя.
-
"Су - яшәү чыганагы" 28.03.2023

Кечкенәләр төркеме балалары "Су- яшәү чыганагы" тематик атналыгына багышланган тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек белән танып белү шөгылендә, кеше тормышында суның әһәмияте, табигатьтә су әйләнеше турында әңгәмәләр үткәрде.Тикшерү эшчәнлеге балаларга бу матдәнең үзенчәлекләре турында күбрәк белергә булышты.
-
"Нәүрүз бәйрәме" 28.03.2023

Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз җитте.Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп житте.Нәүрүз язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзе яңа көн(ел) дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йориләр, бер-берсенә булган упкәләрен оныталар, жырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хужасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!









