Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Кичке якта уеннар" 20.01.2023

Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өстәл уеннарын, бигрәк тә пазл, лото, дидактик уеннарны бик яратып уйныйлар. Шулар арасыннан төрле милләт халкының бизәкләрен күрсәтмәлелеккә карап жыялар, нинди төсләр кулланылган, ничә өлешкә бүленгән, аңлатып әйтәләр, бизәкләр турында истә калганнарын сөйли беләләр.
-
"Китап белән танышабыз" 19.01.2023

Китапка кызыксыну уяту, китап дөньясына җәлеп итү, китап белән аралашуга тарту максатыннан, нәниләрне үз яшенә туры килгән матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыру буенча даими эш алып барабыз. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак була. Нәниләрне китап белән таныштырганда, аның иллюстрациясенә игьтибар итәбез, рәсемне карарга тартабыз, рәсемдәге предметларны атарга, күрсәтергә теләк булдырабыз.
Нәниләр төркемендә тәрбияләнүчеләр әкият китаплары белән танышалар. -
"Пазл җыю балалар өчен файдалы уен!" 18.01.2023

Пазл уеннары балалар өчен бик файдалы. Пазл уены балага үз куллары белән яхшырак танышырга, тирә-юньне анализларга ярдәм итәчәк. Пазл җыя белү шулай ук баланы уенчыкларын, киемнәрен тәртипләп куярга өйрәтә.
Баланың танып-белү үсеше өчен дә бик файдалы. Пазл белән очрашканда, бала логик фикер йөртүне активлаштырып чишелеш табарга тырышачак. Шуңа күрә ул практика ясаячак, һәм соңрак бу сәләтне көндәлек проблемаларга куллана алачак.
Шулай итеп балаларга максат кирәк, шуңа күрә пазл,башваткычлар бик яхшы, чөнки алар бик конкрет максат куялар. Әлбәттә, безнең алдыбызда чыннан да күңелле, файдалы уен. -
" Прощание с новогодней ёлочкой" 12.01.2023

Сегодня в нашем детском саду прошёл праздник " Прощание с новогодней ёлочкой" , где у детей вызвало чувство радости, сплочённости. Дети вспомнили любимые песни о ёлочке, с удовольствием играли с Бабой Ягой. Дед Мороз постучался в дверь, чтобы ещё раз пожелать детям верить в чудо, прощаясь до следующего года.
-
"Сюжетлы- рольле уеннар" 12.01.2023

Зурлар төркеме белән кичке якта сюжетлы - рольле уеннар оештырылды. Атналык тема һөнәрләр дөньясы буларак, балаларга табиб һәм чәчтараш һөнәре турында мәгълүмат бирелде, балалар үзләре уйнап карарга булды. Балаларга шифаханә һәм чәчтарашханә сюжетлы- рольле уены уйнау ошады, рәхәтләнеп уйнадылар.
-
"Уен аша өйрәнәбез" 10.01.2023

Яңа ел каникулларыннан соң бакчабызда "һөнәрлар дөньясында" атналыгы үзенең кызыклы уеннары белән башланып китте. Балалар бакчабызның һәр почмагын, һәр уенчыгын сагынып килгэннэр. Кызыксынып ,чын куңелдән рольләргә кереп табиб, чәчтараш, пешекче һәм башка төрле һөнәр ияләренең нечкәлекләрен өйрәнәләр.
-
"Авазлар һәм хәрефләр белән танышу" 09.01.2023

Авазлар һәм хәрефләр белән таныштыруда балалар өчен әкияти фантазия, шул ук вакытта методик яктан бик бай һәм файдалы итеп эшләнгән рәсемле әлифба куллану, балаларның шөгыльгә булган кызыксынучанлыкларын үстерә.Балаларның тоеп сиземләвен тирәнәйтүдә хәрефләрне шөгыльләрдә, режим вакытында пластилин,таякчык, төймә, җеп, бау, борчактан язып уйныйбыз.Шөгыльләрдә кулланылган һәр яңалык, балаларның мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.
-
"Яңа ел фотозонасы" 28.12.2022

Кар яву белән без Яңа ел бәйрәмен көтәбез. Без аны көтәбез һәм алдан ук әзерләнәбез. Яңа ел алдыннан безнең балалар бакчасында Яңа ел фотозоналары булдырылды. Балалар бакчасы холлары кышкы әкияткә әверелде. Яңа ел әкияти фотозоналары безнең балалар бакчасының иң яраткан урынына әверелде. Әти-әниләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре Яңа ел кәефенә чумып, матур әкияткә эләгеп, гаилә фотоларын төшерү, матур традициягә әйләнде.
-
"Саф һавада прогулка" 27.12.2022

Прогулкага чыгу балалар организмы өчен иң кулай чара. Төрле күнегүләр һәм уеннар белән берлектә бара торган саф һава аеруча да организмга файда. Саф һавага чыгуны дөрес оештыру һәм үткәрү - балаларга сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен юнәлеш.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел" 26.12.2022

Буген бакчабызда иң кечкенәләр төркеме балалары өчен "Хуш киләсең, Яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар бик шатланып Кар кызы, Куян, Төлке белән җырлар җырлап, куян, төлке булып биеп, күңел ачтылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.









