Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 140 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Математика илендә сәяхәт” 19.01.2018

Белемебезне әти –әниләргә җиткерү максатыннан җыелышта мәктәпкә әзерлек торкеме балалары белән ачык шөгыль курсәттек. Төрле геометрик фигуралар ярдәмендә биремнәрне үтәп, арифметик мәсәләләрне чиштек, кәгазь битенен ун, сул, аскы, өске якларын дөрес атап предметларны урнаштырдык, 20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыттык,тапкырлыкта коч сынаштык. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
“Мәктәпкә экскурсия” 19.01.2018

Бала мәктәпкә укырга кергәнче, мәктәп белән бакча арасында һәрвакыт ныклы элемтә булырга тиеш. Мәктәп таләпләренә ориентлашу, мәктәптә белем алуны дәвам итү өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Шул максаттан без буген балалар белән мәктәпкә экскурсиягә бардык,мәктәп белән танышып ,кабинетларга,библиотекага кердек ,белем иленен китаптан башлануын анлап китапханәдә уен викторина сорауларына җавап табып китап журналлар карадык,мәктәп тормышы балаларда бик зур кызыксыну уятты. (Тәрбияче: Солтанова Г.Г)
-
" Мәдәният йортына сәяхәт" 19.01.2018

" Ял итү өчен җәмәгать урыннары" атналыгы кысаларында без бүген зурлар төркеме балалары белән район мәдәният йортына сәяхәткә бардык. Безне анда эшләүчеләр бик җылы каршы алдылар. Альберт Гузялев, Илназ Мусин абыйлары, Энҗе апалары балаларны мәдәният тормышы, сәхнә костюмнары, бию, оркестр бүлмәләре, директор, методистлар , сәхнә тормышы белән таныштырдылар. Балаларыбыз чын артистларга әйләнеп Айнур абыйларына кушылып музыкаль инструментларда уйнадылар, сәхнәдә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Сәяхәт барыбызга да бик ошады. Безне күңелле итеп ял иттергәннәре өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткереп эшләрендә уңышлар теләп калабыз. ( Тәрбиячеләр Шарипова Ф.М, Широва Г.Ф, Закарова Г).
-
" Күңелле оркестр" 19.01.2018

Айнур абый белән бию көен уйныйбыз. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Алсу курчак урамга җыена" 19.01.2018

Без бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары белән"Алсу урамга җыена" диеп исемләнгән эшчәнлек үткәрдек.Безнең максат балаларның кышкы киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертү; урамга чыкканда киенү эзлеклелеген һәм киемнәрне истә калдыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү; балаларның игътибарын,хәтерен,фикерләвен,сүз байлыгын үстерү; башкаларга ярдәм итү теләге булдыру,киемнәргә сак караш тәрбияләү.
Абубакирова Р.Г.
-
" Бигрәк матур киемнәр" 19.01.2018

Сәхнә киемнәрен дә балалар бик ошаттылар. Кайбер битлекләрне хәтта тотып һәм киеп тә карадылар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Табигать почмагында" 18.01.2018

Зурлар төркемендә табигать почмагы һәрбер ел фасылы саен кул эшләреннән ясалган материаллар белән җиһазландырыла. Балалар аларны бик яраталар, кызыксынып күзәтәләр. Матурлыкка сокланалар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Ориентлашу" 18.01.2018

Зурлар төркемендә математика шөгылендә балалар тирәлектә ориентлаша белү күнекмәләрен ныгыттылар. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Чын дуслык !!!" 18.01.2018

-
“Татар халык җырлары- истә калсын моңнары“ 18.01.2018

Татар халык җырларының төре турында мәгълүмат бирү максатыннан атналык йомгаклау чарасында төрле алымнар ярдәмендә балаларны татар музыкасының үзенчәлекләре белән таныштырып уен аша татар халык җырларын җырладылар.“Күрсәт әле үскәнем.” “Түбәтәй” ”Голбану”уеннарын бик яратып уйнадылар. Җырлы – биюле уеннарга өстенлек бирделәр.
(Тәрбияче : Солтанова Г.Г)









