Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227
-
Муса Җәлил- халык улы. 16.02.2013

Муса Җәлил! Бу исем хәзер һәр татар кешесенә, һәр милләт баласына яхшы таныш. Бу исем халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, батырлык, каһарманлык үрнәгенә әверелгән. Шуңа күрә дә аның тормышындагы һәр вакыйга, һәр сәхифә безнең өчен аеруча кадерле, аеруча изге.
Без һәр ел саен бөек шагыйрьне зурлап искә алабыз. Муса Җәлилгә багышланган атна дәвамында балалар яратып шигырьләрен, җырларын өйрәнделәр. Аның иҗаты белән таныштылар. Ә йомгаклау чарасы итеп, Муса Җәлилгә багышланган иҗат кичәсе үткәрелде.
Бөек шагыйребез Муса Җәлил исеме буыннан буынга килә. Ул безнең күгебездә сүнмәс йолдыз булып балкый.
Каның белән язган шигырьләрең
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан – буыннарга килер
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!
-
ЧАҢГЫ ЯРЫШЫНДА. 14.02.2013

Чаңгы ярышында безнең балалар бакчасыннан 13 бала һәм коллектив эшчеләре катнашты. Алар гаиләләр белән бергәләп чыктылар. Балалар алган тәэсирләр белән әле дә уртаклашалар. Барлык катнашучыларга бакча администрациясе зур рәхмәтен белдерә.
-
Ел тәрбиячесе -2013. 13.02.2013

"Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының икенче этабы башланып китте. Финалга чыккан рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна "Әллүки" балалар бакчасы базасында "В гостях у сказки" белем бирү эшчәнлеген күрсәтте.
-
Ел тәрбиячесе -2013 конкурсы дәвам итә. 13.02.2013

"Ел тәрбиячесе -2013" конкурсында катнашучы "Шатлык", "Әллүки", "Алтынчәч", Тимыршык балалар бакчалары финалистлары безнең бакча базасында белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
ҖИР ШАРЫ БУЙЛАП СӘЯХӘТ. 08.02.2013

Пәнҗешәмбе көнне балалаларга атна темасы буенча “Җылы як хайваннары” темасына презентация күрсәтелде. Соңыннан балалар “Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган мультфильмын карадылар.
-
ТӨРЛЕ ХАЛЫК БИЮЛӘРЕ. 08.02.2013

“Җир шары буйлап сәяхәт” темасын йомгаклап, “Төрле ил халыклары биюләре” концерты үткәрелде. Балалар татар, рус, һинд, мексика, африка, украина, чегән, удмурт биюләрен башкардылар. Концерт барлык балаларга да бик ошады.
-
ЧУНГА- ЧАНГА БИЮЕ. 08.02.2013

КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ ЧУНГА- ЧАНГА БИЮЕН БИК МАТУР ИТЕП БИЕДЕЛӘР. КОСТЮМНАР ӘЗЕРЛӘГӘН ӘТИ- ӘНИЛӘРГӘ ЗУР РӘХМӘТ!
-
Ут белән шаярма! 01.02.2013

"Куркынычсызлык" темасын йомгаклап, бакчабыз тәрбиячеләре балалар өчен "Ут белән шаярма!" театры куйдылар. Атна буе өйрәнгән белемнәрен ныгыттылар. Ахырда театрдан алган тәэсирләр белән уртаклашып, әңгәмә кордылар. Балалар театрны бик ошаттылар.
-
Янгын сүндерү машинасы. 01.02.2013

"Куркынычсызлык" темасы буенча мәктәпкә әзерлек төркеме балалары контурга янгын сүндерү машинасы әвәләделәр.
Шырпы сызма, учак якма
Өлкәннәрсез беркайда.
Шаярулар һәрвакыт
Зур бәлага китерә.
-
Спортны яратабыз. 01.02.2013

Физкультура шөгылендә
Чаңгы шуып керәбез,
Бассейнда йөзәбез,
Тенниска да өлгерәбез,
Бозда хоккей уйнап албыз.
Быел универсиада елы ,
Шуны әйбәт беләбез.
Спорт белән бик дус булгач,
Без бер дә авырмыйбыз
Сәламәтлек – иң зур бәхет!-
Шуны яхшы аңлыйбыз.












