Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Юллар имин булсын! 10.04.2013

10 апрель көнне бакчабыз балалары һәм әти- әниләр “Юллар имин булсын!” исеме астында үткәрелгән ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашуга җыелдылар. Очрашу зурлар төркеме балалары куйган “Шалкан” әкиятен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә үзгәртелгән театрын карау белән башланып китте. Балалар театрны бик матур итеп уйнадылар. Бу төркем балалары һәм әти- әниләренә Насыбуллин Илнур Дамирович юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча кыскача әңгәмә оештырды. Әти- әниләр дә үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Илнур Дамирович аларга җавап бирде. Ахырдан балаларга, гаиләләргә имин юллар теләп фонд җитәкчесе Сабирова Зәлия белән балаларга һәм әти- әниләргә бүләкләр өләштеләр, төркемдә уйнау өчен дә бик күп бүләкләр бирделәр.
-
Өч буын арасында ярыш- кичә. 10.04.2013

Очрашуның икенче өлешендә “Юллар имин булсын” кичә- ярышы үткәрелде. Бу бәйгедә 3 буын катнашты. Әби-бабай, әти- әни, балалардан торган 5 команда үзара көч сынаштылар. Өч буынны очраштырып без юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә тагы бер кат басым ясыйбыз, чөнки бүгенге көндә балаларны балалар бакчасына әти- әни белән беррәттән әби, бабайлар да йөртә, балалар гомере өчен барлык өлкәннәр дә җаваплы- дип башлап җибәрде кичәне өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна. Кич- ярыш балалар шигырь, җырлары, Сәләви белән Мәләви маҗаралары, төрле ситуацияләрне чишү, схема буенча әкият, хикәя төзү һәм башка ярышлар белән бик күңелле үтте. Жюри барлык командаларны мактап, дуслык җиңүен билгеләде. Шулай ук ГИБДД вәкилләре бүләкләр тапшырдылар, соңыннан әңгәмә үткәрделәр. ГИБДД хезмәткәрләренә балалар, гаиләләр, коллектив исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
10.04.2013

"Юл сакчылары"- Маннанова Диана гаиләсе, "Зебра"- Ахметов Алим гаиләсе. Һәр икесе дә бик тапкыр җавап бирделәр.
-
10.04.2013

"Светофор" - Хбибуллина Дәринә һәм "Хәерле юл!" - Галимуллин Язнур гаиләләре. Барлык ситуациягә дә төгәл җавап бирделәр.
-
10.04.2013

"Игътибарлы җәяүле"- Хафизов Зөлфәт гаиләсе. Һәр сорауга уйлап, төгәл җавапр бирделәр.
-
10.04.2013

ГИБДД вәкилләре Насибуллин И.Д һәм Сабирова З.Г. балалар, әти- әни, әби- бабайлар белән чын күңелдән сөйләштеләр, күп бүләкләр өләштеләр, очрашудан бик канәгать калдылар. Мөдир Алсу Маратовна барлык катнашучыларга, килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
-
"Космоска юл" 09.04.2013

-Без әле бик нәни, ләкин биеккә, күккә менәргә без дә хыялланбыз,- ди ясле төркемендә йөрүче нәниләребез. Шулай да аларның хыяллары өлешчә тормышка аша, чөнки алар көне буе тауга менеп, төшеп рәхәтләнеп уйныйлар. Бер- берсенә юл куярга, тиешле уен кагыйдәләрен үтәргә кечкенәдән үк өйрәнәләр. Безнең нәниләребез бик акыллы, тәртипле, тәүге сүзләрне җөмләләр төзеп әйтергә өйрәнәләр. Ел дәвамында хөнәрләре артты.
-
Космос турында сөйләшәбез, төрле уеннар да уйныйбыз. 09.04.2013

Космос турында балаларга белем бирү эшчәнлеге төрле формада үткәрелә. Күп кенә малайларның, хәтта кызларның да космонавт буласылары килүе ачыкланды. "Космонавт буласың килсә, спортны ярат" күңел ачу- ярыш формасында үтте бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең белем бирү эшчәнлеге. Шулай ук һәр төркемдә дә төрле презентацияләр дә күрсәтелә, рәсемнәр карыйлар, үзләре дә космос темасына рәсемнәр ясыйлар.
-
Иҗат үзәгендә. 04.04.2013

Атна дәвамында белем бирү эшчәнлеге я л итү өчен җәмәгать урыннары темасына багышланды. Балалар мәдәният йортлары, иҗат үзәге, цирк, театр һ.б. ял итү урыннары, спорт ярышлары үтә торган стадион, спорт корылмалары турында төрле формада оештырылган эшчәнлек аша күп белем тупладылар. Үзләре дә иҗат үзәгенә, мәдәният йортына экскурсияләргә бардылар.
-
Карга боткасы. 02.04.2013

29 март көнне бакчабызда "Карга боткасы" бәйрәме узды. Балалар сый- нигъмәт җыйдылар һәм аннан ботка пешереп бик тәмле карга боткасын ашадылар. Бәйрәм җыр, бию, Кояш, Нәүрүзбикә, Кыш бабай белән ярышлар оештырып бик матур үтте.












