Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 ( 215 ) 216 217 218 219 220 >>
-
Котлыйбыз! 13.06.2013

Бөтенроссия "Ангел вдохновения" конкурсында катнашып тәрбиячеләребез Хазиева Алсу Габделхамитовна II дәрәҗә диплом, Ганиева Фәния Фаттаховна, Габбасова Ләйсән Равилевна III дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Комлыкта. 11.06.2013

Бакчабызга ком кайтты. Барлык эшчеләр һәм әти- әниләр дә ком ташыдылар. Балалар рәхәтләнеп комлыкта уйныйлар.
-
12 июнь - Россия көне. 11.06.2013

Россия көне- дәүләт бәйрәме һәм ул иң "яшь" бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Без дә балалар һәм волонтерлар белән берлектә бәйрәм үткәрдек. Бакчабызда балаларның шат авазлары яңгырап торды, алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан волонтерлар аларга Россия флагы ленталары тараттылар.
Балачакның шат җырлары
Яңгырасын бөтен җирдә.
Һәрчак тату, дуслар булып
Яшик без туган илдә.
-
Минем дустым- йомшак уенчык. 05.06.2013

Икенче кечкенәләр төркеме “Минем дустым - йомшак уенчык” – уенчыклар ярминкәсе үткәрелде. Тәрбияче Тәслимә апалары белән балалар йомшак уенчыклар дөньясында булдылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Алар белән күңелле уеннар уйнадылар, ни өчен йомшак уенчыкларны яратулары турында сөйләделәр һәм бер- берсе белән уенчыкларны алыштырып уйнадылар.
Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
-
Бүген бездә -балаларны яклау көне! 03.06.2013

Бүген балачак бәйрәме. Сугышны, ачлык-ялангачлыкны, авыруларны белмәсеннәр, тынычлап укысыннар, физик яктан чыныксыннар өчен балаларны яклау – өлкәннәр эше, дәүләтнең бурычы. Кызлар һәм малайлар бүген рухи яктан да саклануга мохтаҗ, шуның өчен дә җир йөзендә һәр көн Балаларны яклау көне булырга тиеш.
1 нче июньдә безнең балалар бакчасында балалар катнашында “Балачак бәйрәме” күңел ачу- спорт бәйрәме үткәрелде. Балалар бәйрәмгә килгән “Елак кыз” ны үзләре янына алып, төрле җыр, бию, шигырьләр сөйләргә өйрәттеләр, бергәләп җәйге универсиада уеннары уйнадылар. Соңыннан асфальтта рәсемнәр ясадылар. -
Матурлык тирә- юньдә. 03.06.2013

Бакчабызда җәйге эш планы кабул ителде. План «Спорт сөючеләр»,«Сәламәтлек» (физик усеш), «Бәйрәм кирәк һәркемгә» (социаль үсеш), «Матурлык – тирә-юньдә» (эстетик үсеш), «Экологик проектлар» «Тылсымчылар» (танып - белү, экологик үсеш) төп блокларыннан тора. Һәр атна саен төрле уен, күңел ачу, экскурсия, күргәзмә һәм башка чаралар үткәреләчәк. Әлбәттә җәй айларында чыныктыру- сәламәтләндерү чаралары даими алып барыла. Төркемнәрдә яшь үзенчәлекләрен искә алып планнар төзелде.
Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Тәслимә Камилевна белән матурлык тирә- юньдә блогы буенча “Шатлык тәрәзәсе” күңел ачу, күңелле уеннар оештырдылар. Төркем биләмәсен матур шарлар белән бизәделәр. Балаларның хыялларын белделәр һәм тәрәзә аша һәр балага шатлык өләштеләр.
-
Бәйрәм белән, балалар! 01.06.2013

Безнең яраткан, нәни дусларыбыз!
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне белән котлыйбыз!!!
Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез!. Мәхәббәт җимешләре булган йөрәк пәраләребез таза-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, бу тормышта үзләрен бик тә, бик тә бәхетле итеп сизсеннәр.
-
Сау бул, бакча! 31.05.2013

Күңелле дә, ямансу да,
Сере нәрсәдә моның?
“Кыңгырау” бала очыра,
Истәлекле көн бүген.
И, балалар, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегез.
Шатланып, матур киенеп,
Сез бакчага килдегез.
Бакчабызда үткәрдегез
Кышны, язны, җәйләрне.
Бүген сезнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме!
-
Хушлашабыз бакча белән! 31.05.2013

Бәйрәмгә Үги ана, аның ике кызы килеп, балаларны, Золушканы мәктәпкә җибәрергә теләмичә, каршылыклар күрсәтәсе иделәр, балалар белемлерәк булып чыктылар, аларга Тылсымчы да булышты.
Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Гөлләр булып сибелербез,
Су булып түгелербез,
Кошлар булып очып китеп,
Офыкка күмелербез.
Алып менәр йолдызларга
Монда үскән канатлар.
Йолдызлардан тезәрбез без
Барыр юлга маяклар.
-
Күңелле мизгелләр. 31.05.2013

Нәрсә булган, уенчыклар
Бар да шундый күңелсез.
Әллә инде без киткәнгә
Ямансулыйсызмы сез?
Аю моңаеп утыра,
Озын колак куян да.
Әтәчкә дә нидер булган,
Аквариумда балыкка да.
Һәммәсе дә сүз куйгандай
Әллә телсез калганнар.
Тәрбияче апалар да
Әллә елап алганнар?!
Ә курчаклар, әйтерсең лә,
Бездән башка ямь тапмый.
Утырганнар да бер почмакка
Моңаеп безне тыңлый.
Моңаймагыз, курчакларым,
Моңаймагыз, дусларым!
Әйдә соң бер биеп алыйк,
Хушлашканчы, дусларым!












