Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Балалар чыгышы. 18.09.2013

Әлбәттә инде җыелышка тагы да ямь өстәп балалар чыгышы белән дәвам итте. Алар "Сау бул җәй, исәнме көз!" бәйрәм- күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр.
-
Активларга- бүләкләр. 18.09.2013

Җыелышта мөдир Алсу Маратовна "Иң матур участок" конкурсында актив катнашкан әти- әниләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук әти- әниләр белән яхшы эшләүче педагогларга мактау грамоталары тапшырды.
-
Котлыйбыз! 17.09.2013
Безнең бакчада зур бәйрәм – бакча коллективы, балалар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган пешекчебез Нәсимә Саетовнаның юбилей тантанасы булып узды. Намуслы, тырыш хезмәте өчен ул мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.Иң изге теләкләр белән "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы. -
Белдерү!
16.09.2013
Хөрмәтле әти- әниләр! Сезне 18 сентябрь көнне уздырылачак гомуми җыелышка чакырабыз.
Тема: Балалар бакчасының эш юнәлешләре белән таныштыру.
Көн тәртибе:
1. Еллык план, белем бирү программасы белән таныштыру.
2. Бакчадагы санитар таләпләр белән танышу.
3.Ата-аналар комитетын сайлау.
4.Туклану, ата-аналар взносы турында информация, бакчаның гомуми эшчәнлеге.
4. Гаиләдә сәламәт тормыш алып баруда – әтинең роле.( доклад)
5. “До свидания лето красное, здравствуй осень золотая!”- күңел ачу кичәсе.
Башлана: 16.00 сәг.
Барыгызның да килүе сорала.
-
КӨЗГЕ КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР. 16.09.2013

Атна темасын йомгаклау чарасы- "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар атна буе өйрәнгән сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен ЮНИга сөйләделәр. Ә аннан соң ЮНИ аларга күңелле спорт уеннары уйнатты. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Педагогик киңәшмә. 14.09.2013

Яңа уку елына аяк бастык. Педагоглар белән беренче пед. киңәшмә дә үткәрелде. Еллык план, белем бирү программасы, көндәлек режим, белем бирү эшчәнлеген оештыру, планнар язу тәртибе, яңа уку елына һәр педагогның әзерлеге буенча карарлар кабул ителде. Кабул иткән план нигезендә исән- сау эшләргә язсын!
-
Хезмәт коллективы җыелышы. 14.09.2013

Бакчабызда барлык эшчеләр катнашында хезмәт коллективы җыелышы үткәрелде. Мөдир Алсу Маратовна уку елына приказлар белән таныштырды, хезмәтне саклау, антитеррор, балаларның сәламәтлеген саклау һ.б. тиешле инструктажларны үткәрде.
-
Саулык- зур байлык. Спорт – сәламәтлек 11.09.2013

Бу атна темасы спорт һәм сәламәтлекне саклауга багышланды. Бу уңайдан балалар белән төрле спорт чаралары, ярышлар үткәрелә. Зурлар төркеме балалары белән "Без спортсменнар" ярышы оештырылды. Балалар командаларга бүленделәр, бик җитез, тапкыр, игътибарлы булдылар.
-
Экология атналыгы дәвам итә. 09.09.2013

Табигатькә кирәк чисталык.
Гүзәлия Ганиева.“Экология”сүзе әйтеп тора:
Табигатькә кирәк чисталык!
Чиста һава сулап, саф су эчсәк,
Җаннарыбыз китәр чистарып.
Ул чисталык була инде, дуслар,
Йә, әйтегез, кемнең кулында?
Ял итәргә чыксаң табигатькә,
Чүплек очрый миңа юлымда.
Бушап калган шешә, тәм-том кабы
Кайда тотсаң, шунда ташлана.
Илдә тәртипсезлек вак-төяктән,
“Әйдә, ярар” лардан башлана.
Заводлардан чыга ачы төтен,
Ит комбинатыннан – сасы су.
Тумас борын йөрәк начар була,
Яман чирләрнең дә башы шул.
Өч баланың берсе сырхау туа,
Һәр кешегдә чирләр бәйләме.
Сәнагәтьнең “пластмасс файдасы”
Шешләр булып кайта әйләнеп.
Карап торсаң, сөлек кебек егет,
Ил сакларга ләкин ярамый.
Дөнья куя чибәр-сылу кызлар
Яшь булуларына карамый.
“Чисталык” дип сөйләп торып кына
Чүп таулары юкка чыгармы?
Пычратулар шулай дәвам итсә,
Җир-Анабыз күпкә чыдармы?
-
Сау бул, җәй! - бәйрәм иртәсе. 09.09.2013

Яшеллеккә күмелгән туган илем атналыгы тәмамлады. Йомгаклау чарасы итеп, "Сау бул, җәй!" күңел ачу чарасы үткәрелде. Анда барлык төркем балалары да катнашты. Атна буе өйрәнгән шигырь, җырларны балалр матур итеп башкардылар. Ә Каен кызы аларның экологик белемнәрен экологик башваткыч, табышмак, сораулар биреп тикшерде. Экология атналыгы тәмамланса да, бу тема буенча эш дәвам итә. Бу ел -экология елы булганлыктан иң күп игътибарны шуңа бирәбез. Урамда күзәтүләр белән бергә табигать бүлмәсендә дә күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрелә.












