Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Экологик тәрбия. 18.07.2013

Безнең бакчада балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүнең билгеле бер системасы булдырылды. Алар табигатьне саклау кануннарын үзләштерүгә, программа материалын экология мәсьәләләрен истә тотып өйрәнүгә, экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләрен тулы куллануга нигезләнгән.
Безнең өчен иң мөһиме –тирә – юнь, туган як һәм тормыш белән бәйләнеш булдыру. Балалар үткәрелгән чараларда әйләнә – тирәне өйрәнәләр, кешенең табигать белән үзара тыгыз бәйләнгән булуына ышаналар, тирәлекне, үзебезне чолгап алган гүзәллекне саклау өчен ниләр эшләргә кирәклегенә төшенәләр.
Бу эшне халык педагогикасы белән бәйләнештә алып барабыз. Табигатьнең гүзәллеген ачарга, саклауда катнашырга өйрәтәбез, туган як табигатенең матурлыгына, аның кешеләренең күркәмлегенә, йөрәк тойгыларының тирәнлегенә, сафлыгына, кадерли белә торган шәхес тәрбияләргә омтылабыз.
Бакчабыз биләмәсен матур итеп бизәү- балаларның йөзләренә шатлык нурлары чәчү максатыннан алып барыла.
И күңелле җәй көнендә -
Табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында:
Агачларны сындырмагыз.
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул безнең әни
Табигатьне саклагыз!
-
Экологик уеннар. 18.07.2013

Табигатькә мәхәббәт-ул олы хис. Ул кешегә дөрес, ачык, ярдәмчел булырга өйрәтә.Кеше табигатьтән башка бер генә көн, сәгатьтә яши алмый; аңа су, hава, азык, яктылык һәрвакыт кирәк. Балаларда табигатькә мәрхәмәтле карашны кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк,чөнки аларда табигатьнең матурлыгын тою, саклый, кадерли белү хисләре тәрбияләнә.Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша алып барылса ул отышлырак була, чөнки ул уенга теләп катнаша, аның нәтиҗәләре белән кызыксына.Уен – ул күңел ачу гына түгел, ә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарта, аларда табигатькә карата сак караш тәрбияли. Тәрбияче Ләйсән Равилевна ком терапиясе, су терапиясе үзнчәлекләрен өйрәнде һәм кечкенә балалар белән саф һавада төрле уеннар оештыра.
-
Чәчәкләр арасында. 18.07.2013

Бакчаларда йөрим хәйрән калып,
Нинди генә чәчәк юк анда,
Ромашкалар, ландыш, миләүшәләр
Төргән җирне хәтфә юрганга.
Башларыннан сыйпап сөеп алам
Кулым бармый һич тә өзәргә
Өзеп алсам саргаер бит алар
Нур сирпесен алар күзләргә.
-
Көтүче. 18.07.2013

Бакча биләмәсендә авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәт ияләре дә барлыкка килде. Аларның җәйге чорда эшләре бик күп, җаваплы һәм бик кирәклеген балаларга аңлатабыз. Көтүче дуңгыз балаларын көтәргә чыккан, умартачы бал кортларын тәрбияли, тегермәнче безне ипиле итү өчен он тарттыра.
-
Умартачы. 18.07.2013

Бик тәмле исләр килә
Ромашкадан, лаләдән,
Сукмак читендә торган
Бик күп умарталардан.
Гөлләр ал чәчәк аткан
Гөл төбенә нур яткан.
Умартачы абый
Бал кортларын яраткан.
Балны шифалы диләр
Балны дәвалый диләр
Балның тәмен белегез
Файдасын да күрегез.
-
Тегермәнче. 18.07.2013

Шәһәр, авыл йоклый әле,
Без бик иртә торабыз.
Тегермәнгә барабыз
Анда он тарттырабыз.
Иләк биетеп, он илибез,
Һәм мичне кыздырабыз.
Ипекәй һәр иртәдә
Килә шулай өстәлгә.
-
Фил безне каршы ала. 18.07.2013

Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач.
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак илдән
Әйе, фил ерак илдә яши. Ә безнең балалар бакчасына каян килгән дисезме? Аны безгә шәхси эшмәкәр Хисамов Б. Х. бүләк итеп бирде. Әй сөенделәр дә соң балалар, шундый дәү филне күргәч! Без барлык балалар һәм коллектив исеменнән Булат Хайдаровичка рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Юни поездга утырып Кореяга китә. 18.07.2013

Универсиада безнең ил, республикабыз өчен бик уңышлы тәмамланды. Килгән спортчылар һәм кунакларның бенең Татарстанны ошатуларын һәм безнең спортчыларның иң күп алтын медальләр алуын без бик шатландык. Алга таба да уңышлар сиңа, Юни! Юни без ясаган поездга утырып кореяга юл тота. Ә вагоннарда- без үстергән чәчәкләр.
(Яңалыкларны алдагы битләрдән дә карагыз)
-
Иманга юл. 16.07.2013

Бакчабызда татар милләте, аның тоткан дине турында балаларга аңлату эшләре алып барабыз. Мөселманнар өчен үтә җаваплы да, изге дә булган ай- Рамазан ае башлануын аңлаттык. Бу көнне һәр бала яулык, түбәтәйләр киделәр. Тәрбиячеләр балаларга шушы айда Аллаһыдан Коръән иңгәнлеген, шуңа күрә Рамазан аен кеше, Аллаһыга күңеле белән якын килеп, ураза тотып уздырырга тиешлеген аңлаттылар. Татар халык уеннары уйнатылды. Ураза гаете - бу айның аеруча изге көне.Ураза ае - иман чынлыгына олы имтихан. Ураза Аллаһка якынаю өчен тотылырга тиеш. Хак Тәгалә безне Аңа табыну, Аның барлыгын тану өчен яратты, ә ураза тоту – гыйбадәтнең бер төре ул. Әлбәттә, мондый саваплы гамәлнең әҗере дә юк түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза Минем ризалыгым өчен тотылса, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!».
Аллаһка якынаюдан тыш, ураза тоткан өчен безнең гөнаһлар да кичерелә. Бу айда кылган изге гамәлләребез, эшләребезгә саваплар арттырып языла. Шуңа күрә дә ураза тотучы мөселман тыелган гамәлләрдән баш тартып кына калмыйча, күбрәк хәер бирә, намазлар укый, догалар кыла. Кайбер балалар олыларга ияреп ураза тота. Әмма аларның организмы әле ныгымаган, шуңа күрә болай эшләү мәҗбүри гамәл саналмый. Ә җенси җитлегү чорыннан соң (12-15 яшьләрдә) бала ураза тотарга тиеш. Хөрмәтле әти-әниләр, әби- бабайлар, балаларыбызга иман, мәрхәмәтлелек орлыклары салып үстерә алсак иде! Тоткан уразаларыгыз кабул булып, Аллаһның иркенә барып ирешсен иде. Киләсе Рамазан аенда да һәркайсыбызга ураза тотарга насыйп итсен. Ураза гаете мөбарәк булсын, барча мөселманнар!
Йә, әйт әле, үскәнем,
Кайсы халык мәчетле,
Намазлы һәм гаетле,
Мөнәҗәтле, бәетле;
Беләзекле, йөзекле,
Калфаклы һәм читекле,
Сабантуйлы, бәйрәмле,
Сөтле чәйле, коймаклы,
Бавырсаклы, каймаклы,
Шау бакчалы, чәчәкле.
Әйе, әйе, үскәнем,
Татар аның исеме!
-
Әкият геройлары балаларны каршы ала. 16.07.2013

Бакчабыз аллы- гөлле чәчәкләргә күмелә, ә сабыйларны тагы да шатландыру өчен төрле әкият геройларын да чәчәкләр арасына урнаштырып куйдык. Капкадан керүгә "Йомры икмәк" әкият геройлары каршы ала. Тәрәзәгә бал кортлары, коңгыз, күбәләкләр кунган рәсемнәр куелды. Ерактан ук кояш елмаеп карый. Һәр түтәлнең үз герое, үз үзенчәлеге бар. Аларның ничек үзгәрүен, чәчәккә күмелүен балалар белән һәрдаим күзәтәбез, төрле тәҗрибәләр ясыйбыз. Мәсәлән; астра чәчәгенең берсенең уртадагы төп сабагын сындырдык һәм билгеләп куйдык, ә бераз вакыттан соң аның кырыйдан күп кенә сабагы чыгуын һәм учарланып үсүен күзәттек. Шулай ук тиресле, комлы, балчык кына булган урыннарда, кояшлы һәм күләгәле урыннарда үсемлекләрнең ничек үсүләрен күзәтәбез, тәҗрибәләр үткәрәбез.












