Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Экология айлыгы. 19.04.2013

Бу ел- экологик культура һәм тирә-юньне саклау елы. Экологик айлык кысаларында безнең балалар бакчасында эшчәнлек башланып китте. Балалар белән һәр көн экологик экспериментлар үткәрелә, бакча биләмәсендә чистарту, җыештыру эшләре башкарыла. Бүген бөтенхалык “Марш парков” акциясе көне. Шул уңайдан зурлар, уртанчылар төркемнәре үзөк паркка экскурсиягә бардылар. Аларга табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аңа сак караш булдырырга кечкенәдән үк өйрәтәбез.
-
Үскәч мин кем булам?! 19.04.2013

Шушы тема астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик күп һөнәрләр сайлап ясаганнар.
Бик матур шигырь, җырлар да өйрәнделәр.
-Әтиең кем булып эшли?
-Директор минем әти,
Эше күп, йоклап ятмый.
-Әниең кайда эшли?
-Әниемме? Ул өйдә,
Королева ул бездә.
-
Һөнәр темасын йомгаклау чарасы. 19.04.2013

Һөнәрләр темасын йомгаклап, балалар атна буе өйрәнгән шигырьләрдән, җырлардан кичә оештырдылар. Бер- берсенең сөйләгәннәрен дикъкать белән тыңладылар. Теманы яхшы үзләштергәннәр.
-
Тәрбиячеләр театр куйдылар. 19.04.2013

Һөнәрләр турындагы теманы йомгаклап, тәрбиячеләр балаларга "Башак" театрын куйдылар. "Артистлар" чыгышыннан тамашычылар бик канәгать калдылар.
-
Һәнәрле үлмәс. 18.04.2013

Атна дәвамында эшчәнлек төрле һөнәрләргә багышланды. Балаларга бик кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган эшчәнлек аша күп белем бирелде. "Һәнәрләр шигырьләр белән", "Кайсы һөнәр икәнен бел", "Нәрсә артык" презентацияләре күрсәтелде, дидактик, сюжетлы уеннар уйнатылды.
-
Тренер һөнәре. 18.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары икенче елларын теннис түгәрәгенә йөриләр. Аларны теннис уйнау серләренә тренер Фархуд Усманович өйрәтә. Бу атнада ул тренер һөнәре турында сөйләде. Ирешкән уңышларын санап үтте. Уңышка ирешү өчен хезмәтне яратырга, спорт белән һәрдаим шөгыльләнергә, дөрес тукланырга кирәклеген аңлатты. Үзенең бу һөнәрне яратып башкаруын, аны сайлаганы өчен үкенмәвен әйтте. Балаларга да һөнәр сайлаганда үзеңә ошаганны сайларга кирәклеген, ә балалар арасында да үзе кебек тренер һөнәрен сайлаучылар да булырга мөмкинлеген әйтте. Аның фикеренчә, арада бик талантлы балалар бар, алар мәктәпкә киткәч тә бу түгәрәккә йөрсәләр, уңышка ирешәчәкләр. Чыннан да арада теннисны бик яхшы уйнаучылар бар. Уңышлар телибез, булачак спортчыларга. Ә Фархуд Усмановичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Детству- безопасные дороги.
18.04.2013
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Детству- безопасные дороги" конкурсында зурлар, мәктәпкә әзерлек балалары катнаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гарипова Зилә "Иң матур рәсем" номинациясендә 3 урынны алды. Аны уңышы белән котлыйбыз!
-
Әти- әниләр җыелышлары. 16.04.2013

Төркемнәдә чираттагы әти- әниләр җыелышлары үткәрелә. 15 апрель көнне зурлар төркемендә "Балаларда җаваплылык тәрбияләү" темасы буенча үтте. Тәрбияче Ханипова Л.А. әти- әниләр белән әңгәмә оештырды, балаларның ел буе алган белемнәре, һәрберсенең сәләтләре буенча үзенең фикерләрен җиткерде. Аларның рус теле, грамотага өйрәтү, математикадан эш дәфтәрләрен күрсәтте. Өйдә индивидуаль шөгыльләнү өчен киңәшләрен бирде. Икенче өлештә Светофор" түгәрәгендә йөрүче балалар ел буе алган белемнәрен күрсәттеләр.
-
Космоска юл. 13.04.2013

Балалар белән без гаҗәеп матур бәйрәм- космонавтика көнен билгеләп үттек. Безнең җир шары – зур түгәрәк формада. Анда елга, күлләр, диңгез, океаннар,таулар, болыннар, урманнар, киң далаларга бик күп урын җиткән. Менә Безнең планета һәм башка планеталар – Меркурий, Марс, Венера, Юпитер, Сатурн Кояш тирәли әйләнеп йөриләр. Беренче тапкыр космоска эт менгерәләр. Ә кешеләрдән беренче булып Юрий Гагарин оча. Менә шундый мәгълүматлар алды балалар атна дәвамында. Ә бәйрәм җыр, бию, спорт ярышлары белән бәйләнеп барды.
Космоста булып төштеләр
Маймыл, эт һәм кешеләр.
Җирне кайчан урап чыгар
Икән безнең ишеләр.
Юри генә инде шунда
Бер кызык ясар идем.
Безгә билгеле булмаган
Йолдызлар ачар идем.
Бер менгәч шунда Айга да,
Марска төшәр идем.
Марсиннар белән бергә
Фотога төшәр идем.
-
Космоска юл. 13.04.2013

"Космоска юл" темасына балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Алар рәсемдә ракеталар, чит планета кешеләрен күзаллап бик матур рәсемнәр ясадылар. Әти- әниләр рәсемнәреннән дә күргәзмә оештырылды. Күп кенә гаиләләр конкурста катнаштылар. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук рәсемнәр "Полет над радугой" интернет- конкурсына да җибәрелде.












