Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
9 май- Җиңү бәйрәме! 06.05.2013

“Җиңү алып килгән яз” темасы буенча балаларга сугыш турында, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирендә сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз турында сөйлибез, төрле чаралар үткәрәбез. Аның истәлеге алдында баш иябез. Сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын. Һәрбер баланың ” әти”дип теле ачылсын, әтисенең киң җилкәсен тоеп яшәсен.
Иртән гел кояш чыксын,
Көннәр гел аяз булсын.
Кешеләр исән булсын
Илдә сугыш булмасын!
-
Игътибарлы булыйк! 06.05.2013

Саба районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге җибәргән хатны ( 23.04.2013 ел,№183) буенча, ата-аналарга тагын бер кабат узләренең балаларына карата игътибарлырак булуларын, балаларга карата кылынган җинаятьләрне булдырмый калу өчен профилактик чара – гомуми әти- әниләр җыелышы үткәрелде. Ата-аналарга балаларына карата игътибарлы булырга, баланы тәрбияче кулына кул куеп иртә белән тапшырырга һәм кул куеп алып китәргә, балалар бакчасына ишекләрдән керү графигы һ.б. белән мөдир Мубаракшина А.М. таныштырды. Әти- әниләргә махсус буклетлар таратылды.
-
Г.Тукай туган көне 30.04.2013

Сабый Габдулла, ятим Апуш.
Дөньяьның ачысын- төчесен татып үсәр бу моңлы бала, “Габдулла Тукай” дигән олуг шагыйрь булыр, халкыбыз күңелендә мәңгегә урын булыр. Аның әсәрләрен олысы да, кечесе дә яратып укыр...
Әйе, без һәр ел саен бөек Тукаебызның туган көнен билгеләп үтәбез. Җыел да аның иҗатына багышланган кичә үткәрдек. 26 апрель көнне балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, әдипләребезнең аңа багышлаган шигырь, җырлары яңгырады. Ә әкият геройлары бәйрәмгә үзләре килделәр. Һәр бала аның иҗатын ярата, шигырьләрен теләп өйрәнәләр. Әсәрләре буенча рәсем күргәзмзсе оештырылды.
-
Тамчы- шоу үткәрдек.
30.04.2013
Уртанчылар төркемендә әти- әниләр белән "Син Тукайны беләсеңме?" исемле тамчы- шоу үткәрдек. Әти- әниләргә алга таба да бергәләп Г.Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә, балаларга аның әсәрләрен укырга, аның әкиятләре буенча ясалган мультфильмнарны карарга тәкъдим ителде. Тамчы - шоу да командалар арасындагы ярышта ике команда да Г.Тукайның биографиясен, аның әсәрләрен яхшы белүләре ачыкланды, дуслык җиңде. Ә кичә бергәләп "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды.
-
Волонтерлар белән очрашу. 25.04.2013

Республика буенча оештырылган «Киң йөрәклеләр” хәйрия марофоны кысаларында волонтерлар бакчабызда “Яхшылык дәресләре” үткәрделәр. Алар бер-берсенә ярдәмгә килергә, барлык кешегә дә ихтирам белән карарга, гадел, кешелекле, мәрхәмәтле булырга, үзеңнән кечкенәләрне кыерсытмаска кирәклеге турында балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан “Яхшы гамәлләр” темасына рәсем ясадылар. Очрашу “Дуслык турында җыр” белән тәмамланды.
-
РостОК турниры. 24.04.2013

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең балаларның белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан оештырылган “РостОК” регионара дистанцион турниры үткәрелде. Турнирга белем иленнән килгән кунак- Күпбеләр килде. Ул балаларга бик кызыклы биремнәр алып килде. Барлык балалар да биремнәрне тырышып, игътибар белән тыңладылар һәм дөрес итеп эшли белделәр. Эш нәтиҗәләре шушы көннәрдә турнирга җибәреләчәк.
-
Тылсымлы бүлмә ачылды. 23.04.2013

Бүген бакчабызда яңалык- "Психологик бушану һәм сенсор" бүлмәсе ачылды. Монда төрле төсле утлар яна, зур шар әйләнеп тора, чиксезлеккә баручы нокталар, йолдызлы панно, сулы- һавалы торба- Аквалампа, утыру өчен уңайлы креслолар,һава чистарту өчен- ионизатор, хуш исле шәмнәр, талгын музыка, кул чуклары моторикасын камилләштерү өчен, төсләрне, зурлыкны өйрәнү өчен уеннар бар. Бу бүлмәдә балаларга психологик сәламәтләндерү юнәлеше буенча коррекция эше алып барылачак. Бүген "Тылсымлы бүлмә белән танышу" шөгыльләре үткәрелде.Бу шөгыльдә психологик киеренкелекне бетерү уеннары, сулыш гимнастикасы, тынычлану өчен күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, бармак гимнастикасы, релаксация, рефлекцияләр үткәрелде. Барлык балалар да "Тылсымлы бүлмә"не бик ошатттылар!
-
"Тылсымлы бүлмә" эшчәнлеге. 23.04.2013

Сенор бүлмәсендә эшчәнлек психологик сәламәтләндерүгә юнәлдерелә. Бакчабызда 5 педагогның психолог дипломы бар. Алар “Сенсор бүлмәсенең тылсымлы дөньясы” программасы төзеделәр һәм бу программа пед. киңәшмәдә кабул ителде. Тылсымлы бүлмәдә эшчәнлек графигы төзелде. Шул график нигезендә балалар бу бүлмәдә шөгыльләнәчәкләр.
-
Г.Тукай иҗаты. 23.04.2013

Г.Тукай иҗаты, аның әкиятләрен, шигырьләренә язылган җырларын тыңлау, мультфильмнарын карау Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министлыгы биргән ""Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты " интерактив китабы, сайтка куйган мультфильмнар ярдәмендә кичке якта да оештырыла. Барлык эшчәнлектә дә атна буе бөек шагыйребез иҗаты белән таныштыру алып барыла.
-
Җир көне. 22.04.2013

Җир–анабыз, гүзәл синең табигатең,
Иксез – чиксез дала – кырларың.Суларың саф, синең, һаваң чиста
Шаулап тора яшел урманың.
Һәр елның 22 нче апрель көнендә Җир шарының барлык почмакларында Җир Ананы, аның табигатен, байлыгын мактап бәйрәм итәләр. Бу көн “Җир көне – планетабызны саклау көне” дип кабул ителгән. Без дә бүген бөтендөнья “Җир көне”нә багышланган “Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, безгә байлык бирәсең!” исеме астында музыкаль – әдәби кичә үткәрдек. Бүген без балалар белән урман буйлап сәяхәт иттек. Аның саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы, шифалы үләннәре, тәмле җиләкләре – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Аларның көч, матурлык, күңелгә рәхәтлек бирүен бергәләп балаларга җиткердек. Туган ягыбыз искиткеч гүзәл! Урманнарында киек – җәнлекләр йөри, чәчәкле аланнарында бөтерелеп – бөтерелеп аллы – гөлле күбәләкләр, эшче бал кортлары оча. Шул гүзәллекне кадерләп сакларга кирәк. Чәчәкләр, агачлар, сайрар кошлар, җир – барысы да тере җан. Сабыйлар күңеленә табигатьне саклауны кечкенәдән үк сеңдерә алсак иде!












