Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Заманча Кызыл Калфак. 23.08.2013

Тәрбиячеләр "Заманча Кызыл Калфак" әкияте буенча театр куйдылар. Соңыннан өлкән тәрбияче шундый ситуацияләрне балалар белән эшчәнлектә һәм әти- әниләр белән эш оештырганда куллану алымнары турында мөдирләр белән фикер алышты.
-
Балалар бакчасында ФГОС. 23.08.2013

Өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. үткән уку елында ФГТ буенча эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Яңа ФГОС проекты белән таныштырып, аның буенча фикер алыштылар. Соңыннан мөдирләр каеннарга үз теләкләрен теләп тасмаларны бәйләделәр. Яңа уку елында яңача, зур уңышларга ирешеп исән- сау эшләргә язсын!
-
ГИБДД вәкиле белән очрашу. 23.08.2013

ГИБДД вәкиле Насибуллин И.Д. мөдирләрне район, республика буенча юл хәвеф-хәтәрләре буенча статистика белән таныштырды. Балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең торышы белән таныштырды. Видео, фотолар күрсәтеп әңгәмә оештырды. Мөдирләрне борчыган сорауларга җавап бирде.
-
Балалар бакчасында эшчәнлек торышы. 23.08.2013

Район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Димухаметова А.Ш. еллык эшкә нәтиҗәләр ясады. Әйдәп баручы, конкурсларда актив катнашучы, һәрвакыт заман белән баручы балалар бакчаларын атап үтте. УМК буенча нәтиҗәле эшләргә, ФГТ таләпләрен тормышка ашырырга тәкъдим итте, программалар, еллык эш планнары буенча үз фикерләрен җиткерде. Мөдирләрнең август киңәшмәсе эшлекле, нәтиҗәле үтте.
-
Светофор көне. 06.08.2013

5 август- Светофорның туган көне. Шул уңайдан бакчабызда "Светофор туган көне" күңел ачу- бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балаларга светофор тарихы сөйләнде. Аннан соң балалар светофор турында җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Тәрбиячеләр балаларга светофор куеп төрле ситуацияләр тудырдылр, ә балалар аны дөрес итеп чишә белделәр. Кичәдә шулай ук җитезлеккә, игътибарлылыкка ярышлар да оештырылды. Светофорга карап хәрәкәт итәргә кирәклеге тагы бер кат ныгытылды.
Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп,
Чатта тора светофор.
Янып тора өч күзе,
Күреп тора өч күзе,
Әйтеп тора өч сүзне.
“Кузгалма”-ди Кызыл күз!
“Сабыр бул”-ди! Сары күз!
“Ярый”-дия Яшел күз.
Бездә аңа карыйбыз,
Күзләрне дә алмыйбыз,
Ни әйткәнен аңлыйбыз.
-
Юбилеегыз белән! 31.07.2013

Безнең бакчада зур бәйрәм – бакча коллективы, балалар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Равия Фальвановна һәм Наилә Нагимулловналарның юбилей тантанасы булып узды. Намуслы, тырыш хезмәтләре өчен алар мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнделәр.
Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Ходай биргән гомерегездә хәсрәтсез көннәр, нык сәламәтлек, куанычлы озын көннәр телибез. Сез һәрчак сабыр һәм гадел булдыгыз, тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез белән тормыш авырлыкларын җиңеп, борчу- хәсрәткә бирелмичә яшәвегез белән үрнәк сез безгә. Бүгенге көнгә кадәр борчу-шатлыкларыбызны үзегезнекедәй күреп, һәрвакыт ярдәм итәсез. Көчле рухлы һәрвакыт таяныч булырдай,нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белдегез. Киләчәктә дә балаларыгызга кирәк булып озак еллар яшәгез. Безгә кылган изгелекләрегез меңе белән кайтсын үзегезгә.
Иң изге теләкләр белән “Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы.
-
Котлыйбыз! 31.07.2013

Равия Фальмановна һәм Наилә Нагимулловна!
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладыгыз да , һаман атладыгыз;
Кеше дигән, ана дигән
Исемегезне горур сакладыгыз.
Сезнең куллар таш пулатлар салмый,
Манаралар өйми күкләргә;
Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез,
Маяк булды юлда күпләргә.
Хезмәткәрләр күңелендә сезгә,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомерегезнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрегез.Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен
Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.
Сәламәтлек Сезне ташламасын
Авырлыклар бер дә килмәсен. -
Татарча мультфильмнар карыйбыз. 30.07.2013

Җәйге көннең дә төрле көне була. Чалт аяз көндә балалар урамда рәхәтләнеп уйныйлар, ә кисәк кенә болыт килеп чыкса күңелләре төшә дип уйлыйсызмы? Һич тә юк! Чөнки алар рәхәтләнеп татарча мультфильмнар карыйлар. Аларның матур бизәлеше, персонажларның матур итеп уйнаулары, татар музыкасы һәркемне үзенә җәлеп итә. Сез дә әти- әниләр балалар белән бергәләп аларны карый аласыз. Моның өчен безнең сайттагы "Мультфильмы на татарском языке" га басу гына кирәк. Кичләрегезне күңелле үткәрегез!
-
Мин табигатьне ясыйм. 30.07.2013

"Мин табигатьне ясыйм"- темасына балалар асфальтта рәсем ясадылар. Алар җәйге табигать күренешләрен бик матур итеп тасфирладылар. Кызлар күбрәк чәчәкләр, күбәләкләр, кояшны ясадылар, ә малайлар исә машиналар һәм көймәләр ясадылар. Балаларга рәсем ясау бик ошый, бер- берсенеке белән чагыштырып, уздыра- уздыра ясыйлар алар.
-
Юллар имин, адымнар нык булсын! 22.07.2013

Яшьлек хисен, тынгысызлык дәрте
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсы
Тик хәвефле генә булмасын!
Безнең һәркайсыбыз көн саен урам яки юл аркылы чыга, күпләребез җәмәгать транспортыннан файдалана, кайберәүләр велосипедта йөри-болар барысы бергә юл хәрәкәтендә катнашучы булып санала .Шуңа күрә дә хәзерге заман кешесенә балалар сәламәтлеген саклау, аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл йөрү кагыйдәләрен белү зарури.
Безнең бурыч – балаларны саклау һәм яклау, киләчәктә тормышта көтелмәгән хәлләр булганда үз – үзләрен ничек тотарга өйрәтү булып тора.
Бу бурычны тормышка ашыру өчен без җәй көнендә дә “Куркынычсызлык” белем бирү өлкәсе буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышлап һәр ай саен атналыклар оештырабыз.
Атналыкларда алган белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыру өчен максатлы прогулкалар , сәяхәтләр оештырабыз. Балалар бу сәяхәтләр вакытында җәяүлеләр, машиналар, ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшчәнлекләрен күзәтәләр, юлдагы билгеләрнең нәрсә аңлатканын аларның башкалар тарафыннан үтәлешен күзәтәләр. Балалар белән “Адымнар нык, юллар имин булсын” күңел ачу – ярыш да үткәрдек.
Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана.Монда алган тәрбия безне гомеребез буе озатып йөри, тормышыбызның кыйбласын билгели.
Никадәр тырышлык куйсак та, фаҗигалар булып тора, ә һәлакәт корбаны бала булса бу тагы да авыррак кайгы. Гомергә бәя биреп булмый. Бала гомере бәяләп бетергесез. Хөрмәтле әти- әниләр! Куркынычсызлык каешын эләктереп, балаларны махсус креслоларда утыртып йөрүегезне сорыйбыз!
Безнең барыбызны да балаларның иминлеген саклау максаты берләштерә.Олыларның ваемсызлыгы аркасында сабыйларның вакытсыз үлеме өзелмәсен, күз яшьләре таммасын иде.
Урамда матур йөрергә
Юлда йөри белмәсәгез
Өйрәтәләр апалар
Бик начар дия алар.
Җәяүлеләр йөри бары
Тротуардан гына.
Юлны аркылы чыгалар
Як-якка карап кына.
Машиналар чаба юлдан
Тукта,ашыгып чыкма .
Юл йөрү кагыйдәсен
Беркайчан да онытма.
Хоккей уйнарга
Чыкма ,син юлга.
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.












