Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
| E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Тату гаилә. 27.05.2013

Атна ахрында әти- әниләр арасында “Тату гаилә” конкурсы уздырылды. Бик матур рәсемнәр, плакатлар, төрле кул эшләре алып килделәр. Иң оргиналь дип уртанчылар төркеменнән Гайнуллиннар гаиләсенеке табылды.
-
Түгәрәк аланда. 27.05.2013

Атна темасын тәмамлап, “Түгәрәк аланда” театры куелды. Алар табигатьне сакларга, сау- сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Мәктәпкә әзерлек төркеме куйган театрны кечкенә балалалар бик ошаттылар.
-
Без- өченче! 27.05.2013

Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле стартлар” ярышында 3 урынны алдылар. Катнашучыларга медальләр, кубок, һәр балага бүләк бирелде. Балаларны ярышка әзерләгән тәрбиячеләр Солтанова М.Р, Мухаметшина С.С., кече тәрбияче Яруллина А.М., Каюмова Н.Н. га “Нарат” боз сарае исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Балаларны һәм хезмәткәрләрне уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Универсиадага бездән сәлам! 23.05.2013

23 май көнне район буенча үткәрелгән “Универсиадага безнең сәлам” театрында “Универсиадага әзерлек” театры белән катнаштык. Балалар рольләрне тырышып башкардылар. Балалар бакчасына район мәгариф бүлеге грамотасы, һәр катнашучы балага бүләкләр тапшырылды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеменең йомгаклау чаралары. 23.05.2013

Бакчабызда бүген әти- әниләр, укытычылар өчен “Без нәрсәләргә өйрәндек” темасына җыелыш- күңел ачу программасы күрсәтелде. Җыелышны мөдир Алсу Маратовна башлап җибәрде. Ул эшләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна белем- тәрбия процессы, мәктәпкә әзерлек төркеме баласының социаль портреты, йомгаклау диагностикасы турында чыгыш ясады. Аннан балалар чыгышы дәвам итте.
-
"Универсиадага бездән сәлам!" 23.05.2013

“Универсиадага бездән сәлам!” театры күрсәтелде. Балалар чыгышы әти- әниләргә бик ошады. Бу театрда катнашкан балаларга балалар бакчасының мактау грамоталары тапшырылды.
Шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча район конкурсында катнашкан һәм 2 урын алган Мухамадиева Диана, кросста 1 урын алган Каримуллина Регина, юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем конкурсында 3 урын алган Гарипова Зиләләргә грамоталар тапшырылды.
-
Рус телендә мюзикл. 23.05.2013

Рус теле тәрбиячесе Ләйлә Рафаэловна җитәкчелегендә “Мешок яблок” мюзиклы куелды. Анда барлык бала да төрле персонажлар булып уйнадылар. Балалар рус телендә бик матур итеп мюзиклны башкардылар. Рус теленә күп игътибар бирелгәнлеге күренеп торды, Балалар дөрес интонация белән сөйләделәр, җырладылар. Һәр бала үз ролен яратып башкарды.
-
Инглиз теленә сәяхәт. 23.05.2013

Инглиз теле тәрбиячесе Гөлназ Ришатовна “Ингиз теленә сәяхәт” темасы буенча балаларны сәяхәткә чакырды. Балалар поезд белән сәяхәткә барып, һәр тукталышта биремнәр эшләделәр. Төс, гаилә, хайваннар, ел фасыллары һәм башка темаларны презентация ярдәмендә искә төшереп кабатладылар, һәр бала инглиз телендә шигырь сөйләде, җырладылар, соңыннан “Колобок” әкияте буенча инглизчә театр куйдылар.
-
РостОК турниры нәтиҗәләре. 23.05.2013

“РостОК” регионара мәктәпкә әзерлекне тикшерү конкурсының нәтиҗәләре килде. Безнең балалар бакчасыннан 5 бала катнашкан иде. Шулардан Аскарова Камилә, Маннанова Диана, Нуруллина Сафия I дәрәҗә диплом белән, Фазлыева Камилә, Назмутдинова Миләүшә I I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларга әти- әниләр, укытучылар алдында дипломнар тапшырылды.
Балалаларны әзерләгән өчен тәрбиячеләр Солтанова Мәдинә Равилевна, Мухаметшина Сиренә Садриевнага , турнирны үткәрергә булышлыгы өчен Ханова Гөлназ Ришатовнага, турнирны әзерләгән, оештырган өчен өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловнага, мөдир Мубаракшина Алсу Маратовнага РостОК конкурсы дипломнары тапшырылды. Барлык балаларны беренче зур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да балаларга һәм педагогларга зур уңышлар телибез.
-
"Полет над радугой" конкурсы нәтиҗәләре. 23.05.2013

Тагы бер шатлыклы вакыйга, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашкан
“Полет над радугой “ бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре килде. Анда Аскарова Камилә, Ашриев Ирек, Хафизов Зөлфәт, Каримуллина Илсөярләр ясаган иҗади рәсем, бөтенроссия күләмендә III дәрәҗә дипломга лаек булды. Аларга әти- әниләр, укытучылар алдында дипломнар тапшырылды. Конкурсны оештырган рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна конкурс дипломы белән бүләкләнде.
Игътибар! Бүгенге яңалыкларны “тагы яңалыклар” га кереп укыгыз.












