Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Точка роста 07.11.2022

-
Көзге лагерьда 7 нче көн. 05.11.2022

Яраткан ялыбызның соңгы көне. Иртәнге линейка һәм зарядкадан соң "Хореография" түгәрәге булды. Бүген, 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне.Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таянып гомер итә. Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Укучылар белән шул темага квиз оештырылды. Сораулар бик үзенчәлекле, төрле иде. Урыннар түбәндәгечә булды: 1 урын - Ахметов Әдел, 2 урын -Ахметов Илзат, 3 урын-Нигъмәтҗанова Фирүзә. Алар 1,2,3 дәрәҗәдәге диплом иясе булдылар. Калганнарга катнашучы сертификаты бирелде. Барлык катнашкан укучыларга "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев җибәргән истәлекле бүләк тапшырылды. Көндезге аштан соң табигатькә экскурсиягә чыктык.
Җәйгә кадәр "Кояшкай" белән саубуллашып өйләребезгә таралыштык. -
Көзге лагерьда 6 нчы көн. 03.11.2022

Көзге лагерьда 6 нчы көн. Бүгенге көнебез дә сизелми үтеп китте. Спорт түгәрәгендә Айдар Надирович "Күңелле старт" уеннары оештырды. Ул безне һәрвакыт "Хәрәкәттә-бәрәкәт" дип тәрбияли. Ә инде Лесхоз бистәсенә оештырылган экскурсияне гел көтеп алабыз. "Нарат" боз сараенда һәм урман музеенда булдык. Көнебез файдалы үтте.
-
Көзге лагерьда 5 нче көн. 02.11.2022

Көзге лагерьда 5 нче көн. Урамда ап-ак кар яуган, күңелле! Чөнки, кыш инде сагындырырга өлгергән. Бүген, мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Земфира Ренат кызының 50 яшьлек юбилее булды. Яраткан АПАбызны олы бәйрәме белән тәбрикләдек. Аңа матур биюләребезне, җырларыбызны бүләк иттек. Эшебезне түгәрәкләрдә дәвам иттек. Явлаштау авылы мәдәният йорты үткәргән чарада катнаштык.Бүгенге көн барыбызга да ошады.Кичке линейкада көнебезгә йомгак ясап өйләребезгә таралыштык.
-
Көзге лагерьда 4 нче көн. 01.11.2022

Бүген "Кояшкай" да 4 нче көн. Кызганыч, санаулы көн бик тиз үтеп китә шул. Лагерь вакытында түгәрәкләр үз эшчәнлекләрен дәвам итә. Бүген "Хоккей" һәм "Оста куллар " түгәрәгендә укучылар актив һәм бик теләп шөгыльләнделәр. «Дөньяның җиде могҗизасы» турнирында һәр бала үзенең белемен күрсәтергә өлгерде. Көн ахырында комьютерның файдалы һәм зыянлы яклары турында бик теләп фикер алыштык.
-
Көзге лагерьда 3 нче көн. 31.10.2022

Көзге лагерьда 3 нче көн. Бүгенге көнебез гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Дусларың белән бергә күнегүләр ясау күңеллерәк. Кәефләр дә күтәрелеп китә. Иртәнге аштан соң спорт түгәрәкләре башланып китте. Ә көннең икенче яртысында Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе» исемле әңгәмә булды. Татар халык уеннары "Зәлидә", "Биш парлы" уеннары барыбызга да бик ошады. Өйләргә кайтыр вакыт җиткәнен сизми дә калганбыз. Көнебезне ничек күтәренке рухта башладык, шундый ук рухта тәмамладык.
-
Көзге лагерьда 2 нче көн. 30.10.2022

Көзге лагерьда 2 нче көн. Бүген көзге ялыбызның икенче көне. Көн яңгырлы булса да, күңелләр күтәренке.Чөнки без көне буе яраткан "Кояшкай"да, дусларыбыз белән бергә! Линейкада бүгенге көнгә план кордык. Зарядкадан соң тәмләп иртәнге аш белән сыйландык. Аннан түгәрәкләр эшен башлап җибәрдек. Гүзәл Мәсхүт кызы “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән чара үткәрде, мәктәбебез музеена сәяхәт тә ясады. Ул безгә бик күп файдалы мәгълүмат бирде. Әдилә Госман кызы белән матур биюләр өйрәндек. Ашаганнан соң “Көчсез буын” уены булды. Бүгенге чаралар барыбызга да ошады.Кичке линейкада көнебезгә йомгак ясап өйләребезгә таралыштык.
-
Көзге лагерьда 1 нче көн. 29.10.2022

Бүген ялыбыз күңелле генә башланып китте.Түгәрәкләребездәге эшчәнлек барыбызга да ошады. Агачка яндырып ясау кызларыбыз өчен аеруча кызыклы булды. Һәрберебез мультфильм, яки үзенең яраткан әкият героен ясады. «Эрудит» интеллектуаль уенында ике төркемгә бүленеп, белемнәребезне сынадык. Көнебез файдалы үтте.
-
Акция «#БумБатл» 22.10.2022

Октябрь аенда мәктәп күләмендә "#БумБатл" акциясе оештырылды. Әлеге акциягә укучылар һәм укытучылар коллективы теләп катнаштык.
#БумБатл
-
КЭС-БАСКЕТ 21.10.2022

20-21 октябрь көннәрендә мәктәбебездә егетләр һәм кызлар арасында баскетбол (КЭС-БАСКЕТ) буенча зона ярышлары булып үтте. Ярышларда егетләребез 3 урынны, ә кызларыбыз 1 урынны яулады. Алдагы уеннарда да уңышлар Сезгә. Әфәрин!!! Котлыйбыз











