Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Җәйге лагерьда 20 нче көн. Хәтер көне. 22.06.2022

Җәйге лагерьда 20 нче көн. Хәтер көне.
1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 77 еллыгы билгеләп үтелде. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 1418 көнгә сузылган, бик күп кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, безнең буыннарга үрнәк булып тора.
Бүген безнең лагеребызда да шушы Хәтер көнен билгеләп үттек. Барлык чаралар да шушы көнгә бәйле иде. Без батырларны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Сугыш турында фильм карадык.Хәрәкәтле уеннар уйнарга да, дару үләннәре җыярга да өлгердек.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#20көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Урок цифры 21.06.2022

Урок цифры
-
Җәйге лагерьда 19 нчы көн. 21.06.2022

Җәйге лагерьда 19 нчы көн.
Бүгенге көнебез дә матур гына башланып китте. Эх, дуслар белән бергәләп ял итүе ничек рәхәт икән! Ел буе укып арыганнан соң безнең өчен "Кояшкай" лагере чын мәгънәсендә рәхәт, матур, файдалы ял булды. Кызганыч, 2 көннән ялыбыз тәмамлана
. Иртәнге аштан соң физика укытучыбыз Гөлфирә Наиловна безне нинди генә законнар белән таныштырмады да, нинди генә кызыклы тәҗрибәләр ясамады...Барыбыз да үзебез дә сизмәстән физика дөньясына кереп киттек, бу фәнне укуга кызыксыну барлыкка килде. Аннан соң бөтенебез дә рәссамнар булдык. Иң яраткан спорт төребезне рәсемгә төшердек. Көндезге аштан соң Мишәбаш авыл клубында түшәмнән мультик карадык. Маталарга ятып карау тагын да уңайлырак икән. Рәхәтләнеп ял иттек.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#19көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 18 нче көн. 20.06.2022

Җәйге лагерьда 18 нче көн.
Бүген көн иртәдән үк артык эссе түгел иде, вакыт-вакыт кыска вакытлы яңгырлар да явып үтте. Шулай да зарядкабызны урамда үткәрдек. Иртәнге аштан соң инглиз теле укытучыбыз Диләрә Марселевна кызыклы викторина үткәрде. Кызыклы сораулара җаваплар бирдек. Сәламәтлек турында фильм карадык. Футбол мәйданчыгында мини-футбол турниры булды. Аннан соң ашханәдәге пешекче апаларыбыз тәмле ашлары белән сыйладылар. "Иман нуры иңсен күңелгә" чарасы барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булды. Көнебез ахырында бик яратып татар халык уеннарын уйнадык. -
Җәйге лагерьда 17 нче көн 19.06.2022

Җәйге лагерьда 17 нче көн.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#17көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 16 нчы көн. 18.06.2022

Җәйге лагерьда 16 нчы көн. Кичәге аз гына явып үткән җылы яңгырдан соң, бүгенге кояш аеруча яхшы кыздыра. Иртәнге зарядкабыз да, биюләребез дә урамда үтте. Иртәнге аштан соң тарих укытучысы Ярмиева Г.М. укучыларның бөек Тукаебызның тормыш юлы буенча белемнәрен тикшерү,балаларда аның шигырьләренә кызыксыну уяту,иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, үз халкың белән горурлану хисе уяту максатыннан “Йолдызлы сәгать” уены үткәрде. Инглиз теле укытучыбыз Рәмзия Камловна белән КВН, “Кто хочет стать миллионером?” уены уйнадык. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#16көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 15 нче көн.Кырлайга сәяхәт. 17.06.2022

Кырлайга сәяхәт.
Без, мәктәп яны лагеренда ял итүче укучылар, автобуска төялешеп, юлга кузгалдык. Шоферыбыз Ильяс абый безне бик ипләп, җайлап кына, бер сәгать эчендә Кырлайга алып килеп тә җиткерде.
Шундый матур җәйге көн! Бөтен табигать яшеллеккә күмелгән! Безне кунакчыл Кырлай авылы, Тукай музее каршы алды. Без шушы минутларда Тукай яшәгән урында, ул йөргән җирләрдә басып торуыбызга бик шат идек. Безнең күңелләребездә үзенә күрә бер горурлык хисләре кабынып китте.
Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән әкият аллесы буйлап барып, музей эченә үттек. Анда экскурсовод апа безгә һәр зал саен, экспонатларга күрсәтеп, бәйнә-бәйнә Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. Монда без шагыйрьнең Кырлайда яшәгән чоры белән генә түгел, ә аның тулы тормыш юлы белән таныштык.
Без Тукай турында яңа мәгълүматлар белдек.
Һәр зал үзенчә бер дөнья, үзенчә бер манзара! Музейның икенче катында искиткеч күргәзмә, әкият дөньясы каршы алды. Анда Казан шәһәреннән бер гаилә Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр эшләп тапшырган. Алар аны 5 ел буе эшләгәннәр.Музейның аргы ягында данлыклы Ия елгасы ага. Ә аның ярларына агачтан ясалган шүрәле сыннары урнаштырылган. Бу урыннарда үзеңне чыннан да Тукай әкиятләрендәгедәй хис итәсең: агач Шүрәле телгә килеп: "Әйдә, кети-кети уйныйбыз!" - дияр төсле, ә Ия елгасы басмасында Су анасы безне күзәтеп утыра кебек.
Кырлай авылының тагын бер горурлыгы - Сәгъди абый йорты.
Җыйнак кына, биш тәрәзәле авыл йорты, чирәм түшәлгән ишегалдында сиртмәле кое, салам түбәле абзар-кура безгә моннан 100-120 ел элекке авыл тормышын күз алдына китерә. Без монда бәләкәй Апуш яшәгән тормышө-көнкүреш белән таныштык. Барысы да шундый гади, шундый пөхтә һәм матур. Мондагы кашага-пәрдәләр, өстәл, савыт-сабалар, бишек - барысы да безгә нәни Апушның тормышын күзалларга ярдәм итте.Сәгъди абый йортының абзар артындагы бәрәңге бакчасына чыккач, без бер мәлгә тынып калгандай булдык... Шушында безнең күз алдыбызга "Исемдә калганнар"ын күз алдына китердек. Бакча ызанына утыртылган нарат инде бик биек булып үскән. Ул безгә Тукай турында сөйләргә теләгәндәй карт ботакларын җилдә тибрәтеп алды. Әйе, ул безгә Тукайның балачагы турында бик күп нәрсәләр сөйли алыр иде, чөнки ул шагыйрьнең бәләкәй чагының бер шаһиты. Безгә Г.Тукайның барлык әсәрләренең геройлары да шушы Кырлай авылында яшәгәндер кебек тоела. Монда Кызыклы шәкерт - Акбай - уйнап үскән киң болыннар да, Шүрәле яши торган кара урманнар да, Су анасы патшалык иткән Ия суы - барысы да бар... -
Җәйге лагерьда 13 нче көн. 16.06.2022

Җәйге лагерьда 13 нче көн. Көндәгечә шау-гөр килеп "Кояшкай" га җыйналдык. Көн матур булгач, күңелләр дә күтәренке, кәефләр дә яхшы. Иртәнге аштан соң рус теле укытучысы Гөлшат Галиахметовна безне бөек рус язучысы А.С.Пушкинның тормыш юлы һәм әкиятләре белән таныштырды. "Пантомимо" уены уйнап, әкият геройларын эзләп таптык, кызыклы викторина сорауларына җавап бирдек. Үзебезгә күп мәгълүмат тупладык. Саф һавада уеннар уйнадык. Дару үләннәренең файдасы турында сөйләштек, Киптерү өчен карлыган яфрагы җыйдык.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#13көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 14 нче көн. 16.06.2022

Җәйге лагерьда 14 нче көн. Ялыбыз ахырына таба бара. Әле яңа гына килгән идек,14 көн сизелми дә үтеп киткән. Табигать кочагында булуыбыз сиздерә. Һәрберебез кояшта матурланып, каралып киттек. Бүген дә "Чишмә" операциясе булды. "Галимҗан" читшмәсенең тирә-юнен чүп үләннәреннән арындырдык. Эшләп аргач ул безне үзенең тәмле суы белән сыйлады. Табигатьнең матурлыгын сокланып күзәттек. Бераз уеннар да уйнап алырга өлгердек. Көндезге аштан соң физкультура укытучыбыз Рушан Шогаепович футбол турниры оештырды. Көннең матур һәм файдалы үтүеннән барыбыз да канәгать булды.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#14көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 12 нче көн. 14.06.2022

Җәйге лагерьда 12 нче көн. Матур, җылы, кояшлы көннәр дәвам итә. Бүген тагын да эссерәк, җил дә юк, тыныч. Туган ягыбызның болын, урманнарына чыксаң, бөтен дөньяның матурлыгы, гүзәллеге шунда сыеп беткән диеп уйлыйсың. Чыннан да бик матур шул ул безнең туган ягыбыз! Ә дусларың белән бергә булу тагын да ямь өстенә ямь өсти. Бергәләп рәхәтләнеп уйнадык, күңел ачтык, Уйнап аргач чишмәдән су эчтеп, сусавыбызны бастык. Мондый татлы сулы чишмәләр, иркен киң болыннар бары бездә генә. Көндезге аштан соң "Без сәламәт тормыш рәвеше яклы" исеме астында рәсем ясау бәйгесе булды. Көнебез сизелми дә үтеп китте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#12көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона











