Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Күңелле стартлар 22.01.2022

"Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Балалар белән сәләмәт тормыш алып бару, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан физик тәрбия укытучысы Айдар Надирович башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле старт” уеннары үткәрде. Алар 4 командага бүленеп 11 төрле уен-эстафетада көч сынаштылар. Һәр команда чын күңелдән тырышты. Балалар өчен чын спорт бәйрәме булды
-
Год педагога и наставни 31.12.2021

2023 год Указом Президента России Владимира Путина объявлен Годом педагога и наставника. Миссия Года – признание особого статуса педагогических работников, в том числе выполняющих наставническую деятельность. Мероприятия Года педагога и наставника будут направлены на повышение престижа профессии учителя.
-
Саклыйк, яклыйк туган телебезне! 16.11.2021

Татар теле – туган телем
Горурланып әйтә алам!
Шушы телдә аралашкан
Атам-анам, әби-бабам.
Саклыйк, яклыйк телебезне
Ятлар кисмәсен.
Җан өшеткеч салкын җилләр
Аңа тимәсен.
Татар теле- безнең туган телебез.Ул- зур тарихлы, иң бай һәм камил телләрнең берсе. Бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала.
Телнең нечкәлеген белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк.Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.
Туган телебезне саклау максатыннан Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Саклыйк, яклыйк туган телебезне” исемле чара үтте. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. -
Район Думасына сайлаулар 10.11.2021

Бүген балалар иҗат үзәгендә район Думасына сайлаулар булып үтте. Безнең мәктәптән Шакирова Айзилә һәм Габдрахманова Ләйсән катнашты.
-
Китап-киңәшчең синең... 08.11.2021

Хәзерге вакыт – зур фәнни – техник ачышлар, шул ачышларны тормышта куллану вакыты. Ләкин кеше тудырган зур могҗизаларның иң катлаулысы һәм иң бөеге дип язучы А.М.Горький китапны санаган.
Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.
Бүген, “Яшь талантлар” түгәрәгенә йөрүче укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәчебез Тәгъзимә апалары балалрны ягымы карашы белән каршы алды. Китапханә тарихы, «уку залы», «абонемент», «китап фонды», «китап уку формуляры» турында сөйләде. Яңа китаплар белән таныштырды. Кыскача өзекләр укыды һәм эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрде. Һәр укучы өйдә уку өчен китап яздырып алды.
“Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез, ял көннәрендә дә сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр”- дип тәмамлады Тәгъзимә апабыз. -
7 нче көн. Спорт белән көчле без. 07.11.2021

Бүгенге көнебез “Спорт белән көчле без” темасы астында үтте.
Төп эшебез - тырышып белем алу булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый. Шуны истә тотып ялыбызның бүгенге соңгы көнен спортка багышларга булдык. Башта ике командага бүленеп эстафета тибындагы ярышларда көч сынаштык. Аннары “Ягуар” һәм “Ак барс” командалары спортка багышланган викторинада катнашты. Нәтиҗәдә “Ягуар” командасы алдынгылыкны яулады. Ял вакытларында әкиятләр, кечкенә сәхнә әсәрләрен уйнап күрсәттеләр. Ялыбыз бик күңелле үтте. -
6 нчы көн. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2021

Бүгенге көнебез “6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне” темасы астында үтте. Барлык чаралар да әлеге бәйрәм көненә багышланып үткәрелде.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез. Бәйрәм белән! -
5 нче көн. Без әкиятләр яратабыз 05.11.2021

Көзге лагерь. 5 нче көн. "Без әкиятләр яратабыз".темасы астында үтте. Әкият төрләре белән таныштык, кайберләрен укыдык, укыган буенча иллюстрацияләр ясадык.Спортзалда хэрәкәтле уеннар уйнарга да өлгердек. Авыл китапханәсендә кунакта булдык. Һәр укучы берәр әкият сайлап укыды. Өйдә уку өчен дә китаплар яздырып алдылар. Көнебез файдалы үтте.
-
4 нче көн. Бәйрәм белән! 04.11.2021

Көзге лагерь. 4 нче көн. Бүгенге көн "Бәйрәм белән!" темасы астында үтте.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын.
Бәйрәм уңаеннан Явлаштау урта мәктәбендә лагерьга йөрүче укучылар белән төрле чаралар үтте. Спортзалда оештырылган спорт уннарында үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. “Татлы сандык” исеме астында үтүче квест-уенда бик тырышып көч сынаштылар, «Бердәмлектә көч» флешмобында катнаштылар. -
3 нче көн. Могҗиза тудырабыз 03.11.2021

Көзге лагерь. 3 нче көн. Бүгенге көн "Могҗиза тудырабыз" темасы астында үтте.











