Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 71 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Выставка книг «Нет коррупции!» 14.06.2022

Выставка книг «Нет коррупции!»
С 9 по 15 июня 2022 года в пришкольном оздоровительном лагере «Кояшкай» была проведена выставка книг «Нет коррупции». На выставке были представлены материалы об антикоррупционной государственной политике в России, о мерах противодействия коррупции, об ответственности за коррупционные преступления, а также о необходимости правопослушной жизни в обществе и о нетерпимом отношении к коррупции, так как эффективная борьба с ней сегодня немыслима без ответственности всех граждан.
-
Җәйге лагерьда 11 нче көн. 13.06.2022

Җәйге лагерьда 11 нче көн. Ялыбызның яртысы үтеп тә киткән.Ике көн ялдан соң яңадан яраткан "Кояшкай" га әйләнеп кайттык. Сагынылган...һәм кабат күңелле мизгелләр...Көн кояшлы, матур. Барлык план буенча эшләрне туган ягыбызның иркен болынында тормышка ашырдык. Саф һавада бик рәхәт булды. Россия көне Сабантуй га туры килү сәбәпле, ул көнгә багышланган чаралар да бүген үтте. Көнебез асфальтта рәсем ясау белән төгәлләнде
-
Җәйге лагерьда 10 нчы көн. 10.06.2022

Җәйге лагерьда 10 нчы көн.
Бүген көн иртәдән үк кояшлы. Ул үзенең җылы нурлары белән күңелләрне иркәли. Биология укытучысы Галина Юрьевна безгә табигать турында кызыклы фактлар сөйләде. Викторина үткәрде. Айдар Надирович хәрәкәтле уеннар уйнатты. Хәрәкәт-сәламәтлек икәненә тагын бер кат төшендерде. Көндезге аштан соң квест-уен булды.
-
Җәйге лагерьда 9 нчы көн. 09.06.2022

Җәйге лагерьда 9 нчы көн.
Ялыбызның 9 нчы көне дә бик файдалы үтте. Урамдагы болытлы күк йөзе һәч кенә дә безнең күңелләрне төшерә алмый. Иртәнге режим буенча зарядка ясагач, биеп алгач күңелләребез күтәрелеп ките. Иртәнге аштан соң Петр 1 турында сөйләшеп алдык. Аның турында күп кенә кызыклы фактларны өйрәндек. Пионербол, снайпер уеннары уйнадык. "Коррупциягә ЮК!" темасына рәсем ясадык. Математика укытучысы Ләйсән Индусовна үткәргән "Математик квест" та күңелебезгә хуш килде.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#9көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Конкурс на лучший рисунок по антикоррупции «Коррупции нет места на планете» 09.06.2022

Конкурс на лучший рисунок по антикоррупции «Коррупции нет места на планете»
С воспитанниками пришкольного лагеря "Солнышко" провели конкурс на лучший рисунок по антикоррупции «Коррупции нет места на планете». Детям занявшие 1,2,3 места были вручены подарки.Целью конкурса было воспитывать ценностные установки и развивать способности, необходимые для формирования у детей гражданской позиции в отношении коррупции. -
Җәйге лагерьда 8 нче көн. 08.06.2022

Бүген лагеребызның 8 нче көн. Санаулы көнебез сизелми дә бер-бер артлы үтеп китә. Табигатьтә һава торышы начар булу сәбәпле, планнарыбызны да бераз үзгәртергә туры килә. Көнебез туган як урманына сәяхәт белән башланырга тиеш иде. Зыян юк, алда көткән татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бию өйрәнергә булдык. Бик матур килеп чыгачак!!!
Биеп ял иткәннән соң командаларга бүленеп баскетбол уйнадык. Ә көндезге аштан соң авылыбыз фельдшеры Валиева Резеда Самат кызы белән очрашу булды. Ул безгә күп нәрсәләр турында аңлатты. Үзебезгә шактый мәгълүмат тупладык. Көнебез файдалы итеп үткәрә алуыбызга бик сөендек.
-
Җәйге лагерьда 7 нче көн. 07.06.2022

Җәйге лагерьда 7 нче көн.
Ялыбыз күңелле генә дәвам итә. Иртәнге аштан соң ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы
Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу булды. Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Төрле уеннар, кызыклы викториналар үткәрде.
Технология укытучысы Фаваризова Г.Г. үткәргән осталык сәгате балаларга аеруча ошады. Һәр укучы үз куллары белән веер-кояш ясады.
Спортзалда үткәрелгән күңелле уеннардан да бер дә аерыласылары килмәде. Көн яңгырлы булуына карамастан һәр баланың күңеле шат иде.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#7көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 6 нчы көн. 06.06.2022

Бүгенге көнебез дә күтәренке кәеф белән башланып китте. Режим һәм план буенча барын да эшләргә өлгердек. Иртәнге аштан соң Сабаның сәләтле балалар мәктәбе базасында урнашкан "Психологик ярдәм күрсәтү үзәге" нә сәяхәткә кузгалдык. Аннан соң ял паркларында булдык. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтык. Андагы матурлыктан аерылып кайтып та китәсебез килмәде. Көндезге аштан соң Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадык. Заманча дискотека да һәр баланың күңеленә хуш килде. Көнгә йомгак ясаганнан соң өйләребезгә таралдык.
-
6 июнь-Пушкин көне 05.06.2022

Җәйге лагерьда 5 нче көн. Һәр елны Россиядә 6 июнь Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туа.
Пушкин безне гомер буе озата килә. Балачактан ук һәркем аның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Бүген лагерьда рус теле укытучыбыз Гөлшат Галиәхмәт кызы бик күңелле һәм эчтәлекле чара оештырды. Шулай ук бүген "Иң матур букет" бәйгесе үткәрдек. Күңелле уеннар уйнадык. Көнебез файдалы үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#5көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Лагерьда 4 нче көн 04.06.2022

Җәйге лагерьда 4 нче көн. Бүгенге көнебез һәр көндәгечә линейка, инструктаж, иртәнге зарядка,биюләр белән башланып китте. Туган як табигатенә экскурсиягә чыктык. Ямьле Мишә буебыз искиткеч гүзәл икән бит. Һәрберебез андагы матурлыкка исебез китеп сокланып карадык. Болынны хуш искә күмеп шомырт агачлары чәчәк аткан. Сандугачлар берсен-берсе уздырып сайрыйлар. Табигать белән танышкач балык тоту ярышы үткәрдек. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады. Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадык. Көнебез күңелле үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#4көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона











