Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | izmasaba@yandex.ru Siz.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 238 |
| У нас учат: | 28 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Әти-әниләр белән очрашу 14.05.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашу булды.Көн тәртибенә укучыларга һәм әти-әниләргә "Ышаныч телефоны" турында белешмә бирү, дәрестән тыш эшчәнлек һәм түгәрәкләр эшенә отчет, 4нче чирек һәм еллык нәтиҗәләр белән таныштыру куелган иде.
Беренче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хадеева Г.Х. чыгыш ясап, "Ышаныч телефоны" хезмәте белән таныштырды, әлеге хезмәтнең эш тәртибе турында сөйләде. Әти-әниләргә бу хезмәт турында балаларга һәрдаим искә төшереп тору кирәклеген искәртте.
Алдагы көн тәртибенә күчеп, укучылар агымдагы уку елында үзләренең түгәрәкләрдәге һәм дәрестән тыш вакыттагы эшчәнлекләре турында таныштырдылар. Укучылар әти-әниләргә һәр төр эшчәнлек турында сөйләп, концерт номерлары белән аралаштырып алып бардылар. Әти-әниләр шулай ук түгәрәкләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрдә иҗат иткән кул эшләреннән торган күргәзмә белән дә таныштылар. Соңыннан һәр сыйныфта 4нче чирек һәм еллык нәтиҗәләр буенча ата-аналар җыелышы узды.
-
Спартакиада 14.05.2016

Укучыларыбыз бүген җиңел атлетика буенча спартакиадада катнашып, күп кенә төрләрдән призлы урыннар алып кайттылар:200 м га һәм 30 м га йөгерүдә Закиров Әнәс I урын, Хафизова Азалия 30 м га йөгерүдә I урын, 200 м га йөгерүдә II урын, туп атуда Джураева Инзилә III урын, 100 м га йөгерүдә Магъсумов Зөлфәт I урын, 1 км га йөгерүдә Шарипов Динар I урыннарга лаек булдылар. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
4нче сыйныфларда ВПР 13.05.2016

Бъген 4нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшенең икенче өлешен эшләделәр.
-
Халыкара балалар ышаныч телефоны 10.05.2016

25нче апрельдән 17 майга кадәр Халыкара балалар ышаныч телефоны айлыгы бара. Әлеге уңайдан безнең мәктәптә дә төрле чаралар: сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Ышаныч Телефоны - синең дустың", "Минем ышаныч телефоны" исеме астында рәсем конкурслары үткәрелә.
-
Бөек Җиңү көне белән! 08.05.2016

Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Сагынабыз да, горурланабыз да ,
Онытылмыйлар корбан булганнар.
Бик аз калды инде арабызда,
Җиңеп кайткан, исән калганнар.
Бүген мәктәбебез укучылары һәм укучылары Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнашып, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, венок куйдылар. Барлык укучылар һәм укытучылар да "Үлемсез полк" акциясендә катнашып, транспарантлар ясадылар.
-
Язгы бакча эшләре 07.05.2016

Мәктәбебездә язгы бакча эшләре дәвам итә. Бүген барыбыз да бердәм булып суган утырту өмәсендә катнаштык.
-
Информатика укытучылары семинары 06.05.2016

Бүген мәктәбебездә информатика укытучылары өчен "Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләгәндә заманча технологияләр куллану " исеме астында район күләмендә семинар үткәрелде. Семинар барышында ачык дәресләр күрсәтелде, укытучыларның эш тәҗрибәләре өйрәнелде.
-
Җиңү бәйрәме белән! 05.05.2016

Башлангыч сыйныф укучылары арасында Бөек Җиңү көненә карата рәсем конкурсы уздырылды.
-
Бөек Җиңүгә - 71 ел. 04.05.2016

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан әзерлек эшләре алып барыла. 5нче сыйныф укучылары әдәби-музыкаль монтаж әзерлиләр,10нчы сыйныф укучылары стена газетасы чыгарып, күргәзмә оештырдылар.
-
Открытый урок по ОБЖ 03.05.2016

Сегодня преподаватель ОБЖ Вафин А.В. в начальных классах провел открытый урок по ОБЖ.Он вел беседу о правилах поведения в экстремальных ситуациях и об оказании первой помощи. Урок сопровождался увлекательной презентацией.







