Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Лыжня России - 2014! 08.02.2014

Суык булу сәбәпле, балалар әлеге чарада катнаша алмады. Ләкин тәрбияче апалар чаңгы ярышында катнаштылар. Ә балалар белән, көннәр бераз җылыткач, рәхәтләнеп шуарбыз әле!
-
Куркынычсызлык 01.02.2014

Әлеге атнада балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен, уттан саклану чараларын искә төшерделәр, белгән белемнәрен ныгыттылар. Барысы өчен дә әзер булган повязкаларын тиз арада бәйләргә өйрәнү күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Юлларда иминлек кирәк 31.01.2014

Бүген бакчабызның уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча "Юлларда иминлек кирәк" исемле чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә килгән әкият герое Кызыл калфакка балалар юл тамгаларын һәм җәяүле белергә тиеш булган кагыйдәләрне аңлаттылар. Юл йөрү кагыйдәләре һәм тамгалары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бу чарага ГИБДД хезмәткәре Насыйбуллин И.Д. да килде. Ул балаларга төрле сораулар биреп балаларны сынады, киңәшләрен бирде, юлда сак булырга кирәклеге турында кат-кат кисәтте. Машинадагы бала креслосының булуы һәм баланы шунда утырту, статистик курсәткечләр буенча, баланың гомере һәр очракта да сакланып калуы турында чыгыш ясады, мисаллар китерде. Әлеге бәйрәм кичәсе бик эчтәлекле һәм кирәкле чара булды. Шушындый файдалы чараны оештырган уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Мирзина Э.М. белән Вахитова Э.Г.га һәм бик зур бүләкләр белән килгән Ильнур Дамировичка бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.01.2014

Бүген бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. әти-әниләрне барлык яңалыклар белән дә таныштырды: түләүләр арту турында аңлатылды, шул сәбәпле өстәмә килешенүләр төзелде; әти-әниләрнең взосны түләү вакыты турында аңлатылды; кайбер льготалар бетү турында һ.б. Икенче көн тәртибе буенча "Әллүки" балалар бакчасы логопеды Халимова М.Р. яшь үзенчәлекләренә карап балаларда сөйләм теленең ни дәрәрҗәдә үсеш алырга тиешлеге турында әти-әниләргә аңлатып, киңәшләрен һәм әти-әниләрнең сорауларына җавапларын бирде. Быел укырга керәчәк балаларның әти-әниләренә, гомумән, мәктәп системасындагы үзгәрешләр һәм яңалыклар белән таныштыру йөзеннән чакырылган кунагыбыз, Эзмә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Э.Х. чыгыш ясады һәм киңәшләрен бирде. Өченче көн тәртибе буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре белән генә калып, тәрбиячебез Шайдуллина И.Р. һәр баланың белем дәрәҗәсе белән әти-әниләрен таныштырды. Кайсы өлкәдә тагын бала белән күбрәк шөгыльләнергә кирәклеге турында әти-әниләргә киңәшләрен бирде. Гомумән, ата-аналар җыелышы бик эчтәлекле,файдалы һәм яңалыкларга бай булды. Бакчабыз администрациясе чыгыш ясаган кунакларга, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтен җиткерә.
-
Гомуми ата-аналар җыелышыннан күренешләр 31.01.2014

Логопед Халимова Миләүшә Рәшитовнаның чыгышы.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 31.01.2014

Эзмә урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамазанова Эльмира Хамитолвна чыгышы.
-
Яңа ел котлавы 31.12.2013

!!!
-
Кардан ясалган сыннар буенча 30.12.2013

Аллага шөкер һәм сыннарны карап йөрүче комиссиягә рәхмәт дип әйтәсебез килә. Быел да кардан ясалган сыннарыбыз өчен өченче урын бирелде. Сыннар ясаганда үзләренең көчләрен керткәт хөрмәтле әти-әниләребезгә дә бик рәхмәтлебез. Киләсе Яңа ел барыбызга да уңышлар, бәхе-шатлык, сөенчләр алып килсен. Яңа елдада да шулай бергә һәм бердәм булып эшләргә, яшәргә, яңа үрләргә менәргә язсын!
-
Чыршы бәйрәмен ачуда 30.12.2013

Быел бакчабыз коллективыннан тәрбиячеләр Сабада Чыршы бәйрәмен ачуда да катнаштылар.
-
Чыршы бәйрәме 29.12.2013

29 нчы декабрь көнне сәгать 09:00 дан 10:30 га кадәр бакчабызның кечкенәләр төркемендә Чыршы бәйрәме булды. Балалар бәйрәмгә әти-әниләре белән килделәр. Кечкенә булуларына да карамастан, балалар башта сәхнәләштерелгән "Кәҗә бәтиләре" әкиятендә бәтиләр булып уйнадылар, аннан шигырьләр сөйләп җырлап биеп, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Бәйрәм тамашасы бик күңелле үтте. Балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать булып, Кыш бабай алып килгән бүләкләрне кулларына тотып, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.






