Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139
-
Тауда шуабыз 20.12.2013

Биек-биек тау битендә
Чана шуып уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз!
-
Ирешелгән уңышларыбыз 19.12.2013

Россия күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан мультфильмым" темасына ясалган рәсемнәребезне җибәреп, 24 баланы тәбрикләп грамоталар кайтты. Әлеге грамоталар балаларга 29 нчы декабрьдә үткәреләчәк Чыршы бәйрәмнәрендә тапшырылачак.
-
Сыннар ясау күнелле 18.12.2013

Әти-әниләр белән бергәләшеп кардан "Тиремкәйдә Яңа ел" тематикасы астында бик матур сыннар ясадык. Гади сыннар гына түгел, ә балаларга урамга чыккач шуып уйнардай таулы сын да булдырдык. Рәхмәт, эштән арып кайтып кичтән килеп әлеге өмәдә катнашкан барлык әти-әниләргә дә, тәрбияче апаларга да!
-
Сыннар ясау күңелле 18.12.2013

Һәр кеше үз көченнән килгәнчә тырышыты.
-
Сыннар ясау күңелле 18.12.2013

Сын ясаудан күренешләр
-
Чираттагы пед.киңәшмә 03.12.2013

"Төп гомуми белем бирү программасы нигезендә көндәлек планнарга үзгәрешләр кертү һәм ФГОС" темасы буенча педагогик киңәшмә булды. Беренче көн тәртибе буенча Шекше балалар бакчасында булган семинарда катнашкан бакчабыз тәрбияче Мирзина Э.М. көндәлек планнарга кергән үзгәрешләр белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча бакча мөдире Муратова Э.Ш. 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк ФГОС белән таныштырды. ФГТ һәм ФГОС ның аермалы якларына басым ясалды. Өченче көн тәртибе буенча төрле мәсьәләләргә тукталынды. Мәсәлән: эчке тәртип кагыйдәсенә өстәмәләр кертү; бәйрәм ялларында дежур тору графигы каралды; инструктаж үткәрелде; семинарга әзерлек буенча фикерләр тыңланылды; әти-әниләр комитеты тарафыннан җиткерелгән тәкъдимнәр каралды һ.б. Педагогик киңәшмәнең куелган карарлары бертавыштан кабул ителде.
-
Беренче кар бабай 30.11.2013

Менә бит Кар бабай да ясап була. Бу беренче кар бабай.
-
Беренче Кар бабай 30.11.2013

-
Оста куллар түгәрәге 30.11.2013

Бүген зурлар төркеменә йөрүче балалар Оста куллар түгәрәге буенча алтын балыклар ясадылар. Балык образы кергән әкиятләрне искә төшерделәр, эчтәлекләрен сөйләделәр.
-
Ак ефәктәй кыш килде 30.11.2013

Кечкенәләр төркеме бу атнаның темасын йомгаклап пластилиннан Кар бабайлар әвәләде.






