Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139
-
Сау бул, бакчам! 31.05.2013

Озату кичәсендәистәлек өчен бергә төшкән фото...
-
Универсиадага бездән сәлам! 24.05.2013

Универсиада була
Казанда быел җәен.
Сез дә килегез, дусларым,
Табыгыз берәр җаен.
Азат, Айдар, Дилүсләрнең
Даны китте еракка.
Спорт белән шөгыльләнеп,
Без килербез алмашка.
-
Бүген музей көне 18.05.2013

18 нче май музей көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бакчабызда оештырылган музейга кереп балалар бик күп кызыклы мәгълүматлар алып чыктылар. Элеккеге акча, утүк, милли киемнәр, чабата, табагачларны кулдан-кулга күчереп тотып карадылар. Тәрбияче апалар әби-бабаларыбызның ни рәвешле яшәгәннәре турында балаларга музейда булган әйберләр ярдәмендә күрсәтеп, сөйләп күзалларга ярдәм иттеләр.
-
Белемнәрне сынар чак җитте! 17.05.2013

Быел Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасыннан 10 бала мәктәпкә укырга керәчәк. Шул сәбәпле, 17нче май көнне бакчабызга район вәкилләре килеп әлеге балаларның белемнәренә бәя биреп киттеләр.
-
Юллар имин булсын! 17.05.2013

17 нче май көнен сынау көне дип атасак та була. Көннең беренче яртысында кыш буе алган белемнәр буенча мониторинг үткәрелсә, көннең икенче яртысынды Илнур абый Насыйбуллин килеп балалардан юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынады. Балаларын алырга килгән әти-әниләрнең машина эчендәге бала утыргычларын да барлады.
-
Яшь экологлар 15.05.2013

15 нче май көнне балалар тәрбияче апалары белән берлектә су буена экскурсиягә бардылар. Агачлар, үсемлекләр тормышында кояшның әһәмияте, үсемлекләрнең үсеше, табигатьтәге үзгәрешләр һәва торышына бәйле булуы турында әңгәмә алып барылды. Балаларга агачларның, үсемлекләрнең кешеләр тормышындагы әһәмиятен турында сөйләнелде. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан сораулар да бирелде. Мәсәлән: Ни өчен кошлар агачка куналар? Әгәр бакчада агачлар булмаса кошлар булыр иде микән? Кешеләргә агачлар, кошлар, үсемлек, чәчәкләр кирәкме, ни өчен? Урманда нәрсәләр яши? Ул җәнлекләрдә ел фасылы үзгәрү белән нинди үзгәрешләр була? һ.б. Беренче чәчәкләргә игътибар юнәтелде. Күзәтү үги-ана яфрагының чәчәгеннән башланды. Сирәк очрый торган үсемлекләр белән дә таныштырылды. Аларны танып белү, исемнәрен әйтә белүләре, ни өчен чәчәк бәйләме итеп үсемлекләрне җыярга ярамаганлыгы турында тәрбияче апалар тарафыннан бик яхшылап аңлатылды. Бергәләп кагыйдәләр чыгардылар: Урманда, бакчада чәчәкләрне өзмәскә, аның матурлыгына сокланырга; агачларның, куакларның ботакларын сындырмаска, яфракларын өзмәскә! Кошлар һәм җәнлекләрне куркытмаска! Табигатьне пычратмаска! Әлеге чара белән тәрбиячеләр туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам иттеләр, табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен, кырмыска ояларын саклау кирәклеге турында искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Соңыннан балалар су буендагы чүпләрне җыйдылар.
-
9 нчы Май - Җиңү бәйрәме! 08.05.2013

Бөек Җиңүнең 68 еллыгып искә алу уңаеннан бакчабызда тәрбияләнүче балалар да бүген һәйкәл янына бардылар, үз куллары белән ясаган чәчәкләрне куйдылар. Өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Истәлек өчен фотога төштеләр.
-
Бөек җиңү белән! 08.05.2013

Бөек җиңү белән Сезне! Күгебез гел шулай аяз һәм тыныч булсын!
-
Мәктәптән килгән кунаклар 07.05.2013

7 нче апрель көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары бакчабызга кунакка килеп, "Табигать могҗизалары" дигән тема астында бик эчтәлекле чыгышлар ясадылар, презентация күрсәттеләр, Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм җәнлекләр белән таныштырдылар. Үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр һәм гомумән, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләргә тырыштылар. Балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм карадылар. Мәктәп укучыларына һәм әлеге чараны оештыручыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәктәп укучыларын тагын кунакка чакырып калабыз!
-
Мәктәптән килгән укучылар белән бергәләшеп 07.05.2013

Мәктәп укучылары белән бергәләшеп...






