Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139
-
Нәүрүз бәйрәме 02.04.2013

Уеннарда барыбызның да катнашасы килә!
-
Көтеп алынган "Умырзая" балалар бакчасы ачылды 31.03.2013

Күрше авыл Иләбәрдә күптән көтеп алган "Умырзая" балалар бакчасы ачылды. Безнең Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасыннан әлеге бакчага алты бала күчте. Заманча эшләнелгән бик матур, якты, җылы бакчага алар бик теләп йөрерләр. Барлык балаларны да, шул исәптән тәрбияче апаларын да һәм бакча мөдире Давлетшина Венера Наилевнаны чын күңелдән тәбриклибез. Катлаулы һәм җаваплы эшегездә сабырлык, иҗади осталык, күңел тынычлыгы, исәнлек, якыннарыгызның аңлавын теләп калабыз!
-
"Гаилә бәхете - балада" темасы астында гаилә бәйрәме (зурлар төркеме) 15.03.2013

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы, Әтиемнең гадел киңәшләре,
Җылы безнең гаилә учагы. Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,
Ул учакны сүндермичә тота Өйне нурлы, ә безнең бәхетле
Әниемнең җылы кочагы. Итүче өчен шулар бик җитә.
15 нче март көнне зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бик бай эчтәлекле Гаилә бәйрәме үтте. Кичәнең төп максаты итеп гаиләдәге җылы мөгалләмә, татулыкның, үзара уңай мөнәсәбәтләрен, игътибарлылык, ярдәмчеллеккә бәйле булуын аңлату алынган иде. Балаларда үз гаиләң белән горурлану хисен, гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә мондый чараларның әһәмияте бик зур дип уйлайлар зурлар төркеме тәрбиячеләре Илсөяр Ракыйп кызы Шайдуллина һәм Тәслимә Гали кызы Закирова. Бәйрәм кичәсе ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар әти-әниләрен котлап матур чыгыш ясадылар. Кичәнең икенче өлеше әти-әниләрнең һәм балаларның күңелле уеннары белән дәвам итте. Балалар әти-әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик максатчан һәм күңелле үтте.
-
Гаилә бәйрәме (зурлар төркеме) 15.03.2013

Бәйрәм кичәсенең икенче өлешеннән күренеш.
-
"Мәңге дөрлә, мәңге җылыт гаилә учагы!"- уртанчылар төркемендә гаилә бәйрәме 14.03.2013

Гаилә - гомер бишеге, Бер ягымда әтием, Яшәсен әти-әниләр,
Гаилә - җылы учак, Бер ягымда әнием. Сәламәт һәм шат булып,
Гаилә - тормыш нигезе, Уңымда да, сулымда да Кызларының,улларының
Гаилә - җылы кочак. Таянычым бар минем. Кадерлеләре булып!
14 нче март көнне бакчабызның уртанчылар төркемендә "Мәңге дөрлә, мәңге җылыт гаилә учагы!" дигән исем астында гаилә бәйрәме булды. Әлеге бәйрәмгә әти дә, әни дә килде. Бәйрәм кичәсе ике өлештән булды. Беренче өлештә балалар әти-әниләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биюләр башкардылар, гаилә символы итеп үзләре ясаган бүләкләрен әти-әниләренә рәхмәт әйтеп тапшырдылар. Бәйрәм кичәсенең икенче өлешендә бакча мөдире универсида утын кабызып, универсиаданы ачык итеп игълан итте һәм гаиләләр катнашында универсиада уеннары башланып китте. Һәр гаиләгә саннар язылган универсиада символлары таратылган иде һәм шул саннар астында "Зәлидә", "Чаңгы ярышы", "Гер күтәрү", "Баскетбол" һәм башка шундый мавыктыргыч уеннарда гаиләләр (әти, әни, бала) бик теләп катнаштылар. Шундый эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви чараны оештырган уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Энҗе Масгут кызы Мирзина һәм Дамира Данир кызы Зариповага бик зур рәхмәт! Әти-әниләр белән бердәм булсак кына төрле яклап күркәм балалар тәрбияләп була.
-
Гаилә бәйрәме (уртанчылар төркеме) 14.03.2013

Бәйрәм кичәсенең икенче өлешеннән күренеш.
-
Әнием минем! 07.03.2013

Йөрәгемнең иң түрендә Әни дигән ягымлы сүз
Иң кадерлем - әнием! Безнең йөрәк түрендә.
Яхшылыкта, яктылыкта Сакланыр ул мәңге - мәңге
Әниемә тиң илем! Һәрчак безнең күңелдә!
Бүген бакчабызда кечкенәләр төркеме балалары әниләренә карата җылы сүзләр әйтеп, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе шигырьләр, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм, дөрестән дә, бик күңелле үтте. Рәхмәт шунды күңелле бәйрәмне оештырган тәрбияче апаларыбыз Галимуллина Айгөл Шамил кызы белән Гилазиева Сәрия Миннәхмәт кызына! Рәхмәт шушы бәйрәмдә катнашып үз һөнәрләрен күрсәткән энҗе бөртекләребезгә!
-
Әтием - горурлыгым минем! 22.02.2013

Көтеп алган бәйрәмебез, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар кәне дә якынлашты. Шушы уңайдан барлык ир-атларны да бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәсе килә. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, барлык теләгән изге теләкләре дә тормышка ашуын телибез! Ә Эзмә балалар бакчасының кечкенәләр төркеме әтиләрен чакырып бәйрәм кичәсен үткәрделәр, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Кечкенә булуларына да карамастан, балалар шигырь дә сөйләделәр, күмәк һәм аерым җырлар да башкардылар, биеделәр дә, хәтта армиягә озату күренешен дә күрсәттеләр. Бәйрәмгә барлык әтиләр дә килде һәм тәрбияче апалар Айгөл Шамил кызы Галимуллина, Сәрия Миннәхмәт кызы Гилазиевалар оештырган мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. Әтиләребез рәхәтләнеп уйнап, шаярып, ял итеп, үз балаларына сокланып, чын күңелдән тәрбияче апаларга рәхмәтләрен әйтеп, кыскасы, бәйрәм кичәсеннән канәгать булып, балалары үз куллары белән ясап тәбрикләгән бүләкләрне кулларына тотып таралыштылар. Бик зур рәхмәт балаларга, бәйрәм оештырган тәрбияче апаларга һәм бәйрәмдә катнашкан әтиләргә!
-
Әти-әниләр, сак булыйк! 21.02.2013

Хөрмәтле әти-әниләр! Булып торган куркыныч яңалыклар белән барыбыз да хәбәрдар. Ата-аналар җыелышында да әйтелде бу турыда һәм тагын кисәтәсем килә. Иртән балаларны бакчага алып кереп тәрбиячегә тапшыргач, баламны тәрбиячегә тапшырдым дип, имза куярга онытмагыз! Кич баланы килеп алгач та, алдым дип, имза куярга кирәк! Кадерле әти-әниләр, шушы кагыйдәләрне онытмаска өндим! Балаларыбызның исәнлегенә Сез дә һәм без дә җавап бирәбез! Бакча мөдире Муратова Э.Ш.
-
Тиздән бәйрәм! 19.02.2013

Аяз булсын күкләребез
Якты хыял шикелле.
Матур теләк теләр өчен,
Көтәбез шушу көнне!
22 нче февраль көнне кечкенәләр төркеме Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрә. Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез! Бәйрәм сәгать 9:30да бшлана.






