Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139
-
Уңыш бәйрәме 01.11.2013

Ашлык булып җирдә үсә,
Уңыш бит ул Сөмбелә.
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә!
Зурлар төркемендә дә Уңыш бәйрәмен зурлап үткәрдек. Балалар бар яклап үз өсталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә Көз кызы да килеп, балаларны төрле яклап сынап карады һәм бүләкләрен өләште. Бәйрәмнән әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар.
-
Уңыш бәйрәме 01.11.2013

Уңыш бәйрәменнән күренешләр
-
Cөмбелә бәйрәме 31.10.2013

Бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә, әти-әниләр белән берлектә, Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар бәйрәмдә җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп һәм сәхнәләштерелгән "Кабартма" әкиятен уйнап әти-әниләрен сөендерделәр. әйрәмгә Көз кызы да килде, балаларга үзенең күчтәнәчләрен таратты. Бәйрәм бик күнелле үтте.
-
Сөмбелә бәйрәме 31.10.2013

Сөмбелә бәйрәменнән күренешләр
-
Корбан гаете 17.10.2013

Безнең бакчабыз да Корбан гаетен билгеләп үтте. Бакчабызга Эзмә хәзрәте Илнур абый килде. Аның вәгазьләрен һәм догаларын балалар бик яратып тыңладылар. Ул бакчабызга бик матур теләкләр теләде. Барлык җитәкчеләргә, тәрбиячеләргә һәм Ильнур абыйга бик зур рәхмәт!!!
-
Конкурс 10.10.2013

Бакчабызда "Минем яраткан мультфильм герео" исемле конкурска әзерлек эшләре бара. Катнашып, җиңәргә дип исәпләп торабыз.
-
Үкенерлек булмаган гомер 09.10.2013

Бүген безнең балалар бакчасында зур бәйрәм - балалар бакчасы коллективы, балалар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Тәслимә Галиевнаның юбилее. Әлеге чараны зурлап "Үкенерлек булмаган гомер" исемле юбилей кичәсен мәдәният йөртында үткәрәбез. Юбилей кичәсе бакчабызның тәрбиячеләре, мөдир һәм балалар ярдәмендә үткәрелә. Бәйрәмгә зур кунакларыбыз Эзмә авыл советы җирлеге башлыгы Рафис Шахиевич, район вәкилләр Гөлнәзирә Мөдәрисовна, Гөлшат Ризаевна, Лида Малиховналар чакырулы. Юбилей кичәсендә мәктәп коллективы (укучылар белән берлектә),бакчабызның әти-әниләр комитеты, Тәслимә апаның хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшләре, бакча ачылгач та бакчага йөрүче балалар-беренче "карлыгачлар", күршеләр, сыйныфташлар һәм туганныры катнашыр дип көтелә. Юбилей кичәсенә рәхим итегез!
-
Без өмәдә 06.10.2013

Балаларның сәламәтлеген саклау өчениң беренче чиратта әйләнә-тирә мөхитнең чиста-пөхтә булуы кирәк. Шуны искә алып бакчабызда әтиләр һәм бакча хезмәткәрләре катнашында 6 нчы октябрь көнне өмә оештырылды. Әйләнә-тирәбездә зур булып үскән агачларны сирәкләнде, кирәкмәс чүпләрдән арындырылды, эреп ябыштыру эшләре дә эшләнде. Өмәдә катнашкан әтиләргә бик зур рәхмәтлебез!
-
Көз күчтәнәчләре 05.10.2013

30 сентябрь-5 октябрь атналыгында көз күчтәнәчләре турында сүз алып барылды. Зурлар төркеменең шул уңайдан ясалган күмәк эше.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 03.10.2013

3 нче октябрь көнне бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булды. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. узган уку елына тулы нәтиҗәләр ясады, 2013/14 уку елына куелган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Икенче көн тәртибе буенча, һава шартлары алшынып авыртучылар санын булдырмау максаты белән һәм гриппка каршы прививкалар ясатырга кирәклеге турында "Грипп һәм аңа каршы чаралар" исемле тема астында Эзмә ФАП мөдире Шәйхутдинова Гөлназ Шәмсетдиновна чыгыш ясады. Өченче көн тәртибе буенча Саба социаль яклау хезмәткәре Гайфиева Сәрия Закировна 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан әти-әниләргә Саба муниципаль җирлеге тарафыннан өстәмә конпенсация бирелү турында аңлатып чыгыш ясады. Әлеге мәсьәлә буенча әти-әниләрнең сорауларына да җаваплар бирелде. Кызганычка каршы җыелышыбызга Насыйбуллин Ильнур Дамирович кына килә алмады, ул да чакырулы иде. Дүртенче көн тәртибе буенча төрле мәсьәләләр каралды, мәсәлән: әти-әниләр комитеты председателе итеп Яруллина Кадрия сайланылды; бакчабызның әйләнә-тирәсендәге агачларны кисү буенча өмәне ял көне,6 нчы октябрьдә,сәгать 14:00 да үткәреләчәге ачыкланды.






