Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 37 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139
-
Без исәплибез 25.09.2013

Математик гамәлләрне менә шулай апалар безгә ясап бирәләр, ә без рәхәтләнеп буйыйбыз, исәплибез, язабыз.
-
Татарстан кроссы-2013 21.09.2013

21 нче сентябрь көнне оештырылган кросста без дә, "Саф чишмә" балалар бакчасы да, катнаштык. Башта балалар, мәктәп укучылары ярышса, ахырдан барлык тәрбиячеләр белән мөдир, укытучылар белән директор, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән башлыклары, медицина, мәдәният хезмәткәрләре һәм районнан килгән вәкил Сөнгатов Шәмсүн абый Акберович та ярышып үз көчләрен сынап карадылар. Ахырдан мәктәп хезмәткәрләре ярышта катнашучыларны коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Гомумән, оештырылган әлеге чара бик күнелле үтте!
-
Җыелыш 20.09.2013

20 нче сентябрь көнне бакчабызның зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә "Мәктәп алды яшендәге балаларны мәктәпкә әзерләү буенча алга куелган мәсьәләләр" темасы буенча ата-аналар җыелышы булды. Бакча мөдире Муратова Э.Ш. 2012/13 уку елына йомгак ясап мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Бакчаның эчке кагыйдәләрен әти-әниләргә тагын бер тапкыр исләренә төшерелде. Икенче көн тәртибе буенча Сүз Тәрбияче Шайдуллина И.Р. бирелде. Илсөяр Ракиповна әти-әниләргә балалар белән эшчәнлекләр ни рәвешле алып барылуы, нинди дәфтәр-китаплар белән эш алып барылуы турында сөйләде. Тәрбиячеләр әти-әниләргә киңәшләрен биреп, үз фикерләрен әйтеп, киләчәктә бергәләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачагына басым ясадылар. 2014/15 нче уку елында бакчабыздан 19 бала мәктәпкә укырга керү сәбәпле, әлеге төркемдә ата-аналар җыелышын аерым үткәреп, әти-әниләрнең һәр соравына аерым тукталып җавап бирүне яхшы чара буларак кабул иттек.
-
Бездә кунакта 17.09.2013

Эшчәнлек вакытында өстәмә "кунаклар" да килсә, балаларның күңеленә тагын да ныграк үтеп керә һәм озаграк саклана. Кунакка Шүрәле килгән көн балалар өчен бик шатлыклы көн булгандыр дип уйлыйбыз. Ул көнне баланы алырга килгән һәрбер әти-әнигә балалары зур яңалык итеп Шүрәле, аның ни өчен килгәнлеге турында сөйли-сөйли өйләренә таралдылар.
-
Субботник 06.09.2013

Буш вакытны табып тиз генә бакча тирәсен чүптән арындырга дип без дә эшкә чыктык. Бер эштән дә курыкмыйбыз!
-
Чираттагы педагогик киңәшмә 06.09.2013

6 нчы сентябрь көнне бакчабызда кич белән чираттагы "2012/13 нче уку елына нәтиңәләр һәм 2013/14 нче уку елына еллык эш планын кабул итү, укыту-тәрбия проекты белән танышу" темасы астында педагогик киңәшмә уздырылды. Бакча мөдире узган уку елына нәтиҗәләр ясады, һәр хезмәткәрнең үз вазифаларын янә искә төшерде, инструктажлар үткәрелде. Бергәләшеп еллык эш планы белән таныштылар, фикерләр тыңланылды, төзәтмәләр кертелде, һәм план кабул ителде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән проект турында да фикерләр тыңланылды. Бакчабызның эчке кагыйдәләре дә барланылды, яңадан искә төшерелде. Өч сәгать дәвам итткән җыелыштан һәр хезмәткәр үзенә куелган бурыч һәм максатын белеп, үз хезмәтен нәтиҗәле итеп эшләргә кирәклеген аңлап кайтып китте.
-
Бакчабызда ремонт эшләре 08.08.2013

Һәр елны көзен уза торган ремонт эшләре тагын башланды. Бакчабызны тагын да яңартырга, матурларга теләп, тәрәзәләр, ишекләр, баскычлар, хәтта өч төркемнең уен бүлмәләренең диварлары да буялды. Чын-чынлап бакчабыз яңарып китте.
-
Әкияттә-кунакта 15.07.2013

Кечкенәләр төркемендә әкиятләрне менә шул рәвешле сәхнәләштереп уйныйлар. Эчтәлекләрен яхшылап өйрәнәләр, ахырдан нәтиҗәләр ясыйлар. Балалар бик теләп, ярышып рольләрне бүлешәләр. Әле генә телләре ачылып килгән сабыйлар рольгә кереп тырышып-тырышып сүзләрне әйтеп аңлаталар.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2013

"Детству - безопасные дороги!" конкурсында катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булган Шайдуллина Алиябез бүген район үзәгендә оештырылган бәйрәм карарга барды. Шул уңайдан, конкурска нәтиҗәләр ясап, үзен дә бүләкләгәннәр. Бакчабызда да бәйрәм рухы сизелеп торды. Тәрбияче апалар төрле кызыклы уеннар оештырдылар һм кызыксындыру йөзеннән ярышларда җиңүчеләргә төрле бүләкләр тапшырдылар. Бик зур рәхмәт әлеге бәйрәмнәрне оештырган апаларга! Бәйрәм белән барчагызны да!!!
-
Сау бул, бакчам! 31.05.2013

Быел Эзмә "Саф чишмә" балалар бакчасыннан мәктәпкә 10 бала керәчәк. Шул уңайдан бүген 31 нче май көнне бакчабызда әлеге балаларны озату кичәсе булды. Ак юллар, якты киләчәк, һәрвакыт шулай тырыш, актив булуларын, әти-әниләренә исәнлек-саулык, тигезлектә шул балаларның бары тик изгелекләрен, күркәм сыйфатларын гына күреп яшәүләрен теләп калабыз!!!






