МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Лагерь, 18 көн 22.06.2012

Бүген 18 көн. Иртән медпунктта үлчәндек, барыбыз да артканбыз! Иртәнге аштан соң обелискка һәм Корбангали Тимергалиев бюстына чәчәкләр куйдык. Икенче аштан соң саубуллашу чарасы узды. Истәлеккә фотога төштек, бүләкләр алыштык, иң истәлекле көннәрне искә төшердек.
-
Лагерь, 17 көн 21.06.2012

Бүген без саубуллашу кичәсе өчен чыгышлар әзерли башладык,“Беркем дә онытылырга тиеш түгел” акциясе кысаларында Корбангали Тимергалиев бюстыны кую өчен чәчәкләр ясадык, мини-футбол уйнадык,
-
Лагерь, 16 көн 20.06.2012

Бүген без 3d форматында кино карадык, табигатьтә уеннар уйнадык һәм саубуллашу кичәсенә әзерләндек
-
Лагерь, 15 көн 19.06.2012

Көннәр әкренләп бетү ягына бара. Бүген без иртәнге аштан соң наркотикларга каршы темага видеоролик карадык, соңрак плакатлар конкурсы уздырдык, икенче аштан соң мини-футбол уйнадык, төрле халык уеннары белән таныштык.
-
Лагерь, 14 көн 18.06.2012

Ялдан соң көч җыеп кабат лагеребызга җыелдык. Бүген без обелискка кую өчен чәчәкләр ясадык, кино сәгатендә мультфильм карадык, икенче аштан соң спортзалда ярыштык. Көнебез күңелле һәм файдалы узды.
-
Лагерь,13 көн 16.06.2012

Бүген бик истәлекле көн булды. Сабабаш мәктәбе каршында оешкан лагерь белән очрашу булды. Бик матур концерт карадык, ярыштык, үзебезгә кайткач рәсем ясадык, атналыкка нәтиҗә чыгардык.
-
Лагерь, 12 көн 15.06.2012

Бүген без кабат сәяхәт иттек. Иртәнге аштан соң Лесхозга музейга бардык, питомникта булдык. Безгә бик ошады. Икенче аштан соң биедек, хәрәкәтле уеннар уйнадык, җырладык
-
Лагерь, 11 көн 14.06.2012

Көннәр кимү ягына бара. Бүген без Сабага туган якны өйрәнү музена бардык, китапханәдә булдык, кайткач олимпия уеннары тарихы белән таныштык, хәрәкәтле уеннар уйнадык һәм караоке конкурс үткәрдек.
-
Лагерь, 10 көн 13.06.2012

Ике көн ял иткәннән соң лагерь дәвам итә. Бүген без татар теле һәм Тукай иҗатына багышланган викторина үткәрдек, икенче аштан соң бассейнга бардык
-
Лагерь, 9 көн 10.06.2012

Лагеребызның нәкъ уртасына җиттек. Бүген көн салкынча. Иртәнге аштан соң кино сәгате булды, соңрак залда төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, икенче аштан соң җыр белән сафта йөрү смотрына әзерләндек, көн азагында "Минем бабам сугышта катнашкан" дип аталган рәсем конкурсы үткәрдек.













