МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Лагерь, 8 көн 09.06.2012

Көннәр әкренләп уза. Менә 8 көн дә үтте. Бүген без "Авылым атамалары" дип аталган чара үткәрдек, икенче аштан соң бераз уйнап алдык, обедтан соң авыл китапханәсендә булдык. Көнне бик файдалы һәм күңелле үткәрдек.
-
Лагерь, 7 көн 08.06.2012

Бүген бездә мәдәни- мирас атналыгы башланды. Иртән мәктәп китапханәсендә оешкан музейда булдык, аннары саф һавада җырлы- биюле уеннар уйнадык, икенче аштан соң саф салкын сулы чишмәдә булдык һәм обедтан соң авыл Сабантуе өчен бирнә җыюда катнаштык
-
Лагерь, 6 көн 07.06.2012

Бүген көн бик матур, кояшлы һәм җылы. Иртәнге якта спорт мәйданчыгында сәламәт яшәү рәвеше атналыгына нәтиҗә ясадык, күңелле эстафета үткәрдек, икенче аштан соң "Минем яраткан спорт төрем" дип аталган рәсем конкурсы узды, көн азагында "Минем булачак һөнәрем" дип аталган презентация булды. Иң осталар бүләкләнде.
-
Лагерь, 5 день 06.06.2012

Сегодня в нашем лагере прошел "День русского языка". Учителя Ризаля Зуфаровна и Мунира Султанбековна рассказали о роли русского языка, провели викторину, ученики читали свои любимые стихи. Лучшие воспитанники были отмечены призами, после обеда с удовольствием пели караоке
-
Лагерь, 4 көн 05.06.2012

Бүген бездә бик тыгыз көн булды. Иртән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды, отряд почмаклары урнаштырылды, кино сәгатендә мультфильмнар карадык, аннары саф һавада уеннар уйнадык, обедттан соң чишмәләр чистарттык.
-
Лагерь, 3 көн 04.06.2012

Ялдан соң эшебезне дәвам итәбез. Иртән боз сараенда булдык, көн салкынча булгач, залда төрле уеннар уйнадык, обедтан соң "Минем лагерем талисманы" дип аталган рәсем конкурсы үткәрдек. Җиңүчеләрне бүләклкәдек.
-
Лагерь, 2 көн 02.06.2012

Бездә сәламәт яшәү рәвеше атналыгы бара. Спорт уеннары, халык уеннарын уйныйбыз. Медсесетра Фирдәүсә апабыз шәхси гигиена нигезләре турында аңлатты. Отряд почмакларын эшлибез. Көнебез бик күңелле уза.
-
"Кояшкай" лагере 01.06.2012

Бүген бездә зур бәйрәм- балаларны яклау көне! Бүген "Кояшкай" лагере дә эшен башлап җибәрде. Сменада 25 бала. Бик күңелле итеп башлап җибәрдек, медпунктта үлчәндек, отрядларга бүлендек, отряд почмаклары ясый башладык, уйнадык, көлдек, ярыштык. Исән-сау, матур итеп эшләргә язсын барыбызга да!
-
Моңсу бәйрәм 25.05.2012

Гомер узганы сизелми дә. Менә кабат Соңгы кыңгырау бәйрәме, тагын укучыларыбызны олы тормыш юлына озатабыз. Хәерле юл Сезгә, балалар! Сау-сәламәт булыгыз, үҗәт һәм сабыр була белегез, һәрчак хыялланып яшәгез, бик тырышсаң һәм теләсәң хыяллар чынга аша, ышаныгыз! Уңышлар Сезгә, без Сезгә гел изгелекләр телибез, Сезнең өчен куанып кына яшәргә язсын!
-
Сөмбел кабат беренче! 21.05.2012

Безнең Сөмбел бик күп конкурсларда катнаша һәм җиңә. 20 май көнне Сөмбел "Сәләткә нур булган йолдызлар" республика бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты. Сөмбел "проза" һәм "мәкалә" номинацияләрендә 1 урынга чыкты һәм дипломнар белән бүләкләнде. (җитәкчесе- Вәлиева Ф.Ш.) Котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез!













