МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Ура!!! Каникуллар! 30.12.2017

Ура!!! Каникуллар!!! Каникулларда да мәктәбебез горләп тора. Түгәрәкләребез эшли. Олимпиадаларның район турында җиңүчеләребез, Республика турына әзерлекне дәвам итә. 9, 11 класс укучыларыбыз биреп карау имтиханнарында катнашты. Мини футбол буенча район беренчелегендә егетләребез 1 нче урын яулады. Өлкән классларыбыз яңа ел бәйрәменә әзерлеккә йөрделәр. Кичә 29 нчы декабрь көнне бик матур чыршы бәйрәме узды. Укучыларыбыз бик тырышып әзерләнгәннәр. Торле конкурс-уеннарда катнаштылар, концерт номерлары, күмәк номерлар белән чыгыш ясадылар. Директорыбыз Нияз Миннахматович олимпиада да җиңүчеләрне , уку алдынгыларын , һәм аларның укытучыларын котлап китте.
Котлы булсын Яңа еллар!
-
it - чемпион 26.12.2017

Наша школа заняла 1 место районном конкурсе "it-чемпион по обучению пенсионеров навыкам электронной оплаты за желищно-коммунальные услуги" в номинации "Самая активная школа".
-
25.12.2017

23 декабрьдә бездә 1 -6 нчы класс укучыларының чыршы бәйрәме узды. Укучыларыбыз Кыш бабайга үзләренең иң матур биюләрен , җырларын әзерләгәннәр. Кыш бабай да юмарт булды ,күп итеп күчтәнәчләр өләште.
-
23.12.2017

22 декабрь көнне бездә әти-әниләр җыелышы үтте. Әти-әниләребез белән 2 нче чирек йомгаклары турында сөйләштек. Укыту һәм тәрбия буенча уңышларыбыз һәм чишеләсе проблемалар турында фикер алыштык. Алда торган бурычларны барладык. Укучыга ныклы белем бирү, уку өчен психологик уңай халәт тудыру безнең бурыч булса, әти-әниләребез алдында укучыларның өй эшләре әзерләүләрен контрольдә тоту, булышу һәм балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү бурычы тора. Һәр үти-әни үзен борчыган сорауларга җаваплар алды. Шулай ук участок полиция хезмәткәре чыгышы да тыңланды.
-
23.12.2017

Кичә мәктәбебездә районыбыз мәктәпләре арасында мини футбол буенча зона ярышлары узды. Егетләребез беренче урынга чыкты, кызларыбыз 3 нче урынны яулады. Алга таба да укучыларыбызга зур уңышлар телибез.
-
22.12.2017

Мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәренә әзер. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз классларны, коридорларны, мәктәп ишегалдын бизәүгә зур өлеш кертте. Әти-әниләребез белән бергә бик матур кар сыннары ясадык. Ир-ат укытучыларыбыз мәктәпнең гирляндалар белән бизәлешен үз өсләренә алды. Кич белән яраткан мәктәбебез бик матур утлар бәйләме эчендә утыра. Яңа елга газеталар чыгардык. Матур концерт номерларыбыз да эзер.
Хуш киләсең, Яңа ел!!!
-
21.12.2017

Мәктәбебездә бадминтон тугәрәге эшли. Бу түгәрәкне ГабдуллаТукай исемендәге Арча педагогия колледженың Физик культура бүлеген тәмамлаган Шамсутдинова Илзия Илфатовна җитәкли. Яшь, энергияле , күп кенә мәртәбәле ярышлар җиңүчесе ул. Укучыларыбыз бу түгәрәккә бик яратып йөриләр. Тренерлары таләпчән булса да, түгәрәккә йөрүчеләр Илзия Илфатовнаны хөрмәт итәләр. Укучыларыбызга һәм җитәкчеләренә зур уңышлар телибез.
-
Яңа ел кучтәнәче 20.12.2017

Ерактан суык яклардан,
Боз чанага утырып,
Бәйрәмгә килде кыш бабай.Күчтәнәчләр тутырып.
Безгә Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел кунакка килде. "Иртәрәк эле",- дисезме? Нәкъ вакыты. Һәр класска кереп күчтәнәчләр өләшеп йорде алар безгә. Иии, күңелле булды да соң. Рәхмәт аларга. Чыршы бәйрәменә дә килергә сүз бирделәр.
10 нчы сыйныф укучыларыбыз менә шундый матур бәйрәм оештырды.
-
Родительское собрание 14.12.2017

Завтра состоится Республиканское родительское собрание.
-
Алтын башмак 12.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе «Алтын башмак» («Золотой каблучок») район бию конкурсы үткәрде. Безнең "Сәйлән" бию түгәрәгенә йөрүчеләребез дә бу конкурста катнашты. Бәйгегә сюжетлы бию әзерлисе иде. Безнең укучылар "Атлар чаба" дип аталган бию белән чыгыш ясадылар һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин!













