МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 121 учеников, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Олимпиада 24.10.2017

Мәктәбебездә бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп турлары бара. Бүген ,билгеле , татар теленнән республика олимпиадасының мәктәп туры. Укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Иң-иңнәрен барлыйбыз. Бу бәйге укучыларга район олимпиадаларына әзерлек, үз көчеңне сынап карау өчен, менә дигән мөмкинлек тә. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
"Алтын көз" бәйрәме 21.10.2017

Табигатьтә көз хуҗа хәзер. Көзен бераз күңелсез булса да, аны яратмыйча мөмкин түгел. Көз ул - мул ел фасылы. Өстәлләребезгә чиксез күп нигъмәтләр бирә ул. 20, 21 нче октябрь көннәрендә мәктәбебездә 1-11 класс укучылары өчен "Алтын көз" , "Көзге бал" бәйрәмнәре узды. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә, уеннарда актив катнаштылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Искиткеч матур күмәк номерлар сәхнәләштерделәр. Җырлар , биюләр , уеннар килгән кунакларга да бик ошады. Мондый чаралар укучыларыбызны берләштерә, иҗади сәләтләрен күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бирә.
-
Иң кадерле әнием 18.10.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Нияз Аскаров район конкурсы нигезендә мәктәп күләмендә "Иң кадерле әнием" шигырь язучылар конкурсы игълан итте. Укучыларыбыз бик актив. Үзләренең бик күп кенә иҗади эшләрен тапшырдылар инде. Иң яхшылары район конкурсына җибәреләчәк.
-
Шашка ярышына әзерләнәбез 18.10.2017

Тиздән район күләмендә шашка ярышлары узачак. Мәктәбебездә шул ярышка әзерләнү максатыннан укучыларыбыз арасында шашка бәйгесе узды.
-
Конкурска әзерләнәбез 17.10.2017

Без торле конкурсларда катнашырга әзерләнәбез. "Туган як серләре" исемле видеороликлар конккурсына әзерлек алып бардык. Туган авылыбызның матур урыннарына сәяхәт кылдык. Туган як турында шигырьләр өйрәндек. Тарихын барладык. Видеога тошердек. Шулай ук әти-әниләр белән "Дус класс серләре" конкурсына әзерлек бара. Әти-әниләребез белән бергәләп җырлар , биюләр өйрәнәбез. Сынатмаска иде.
-
Агачлар утырттык 14.10.2017

Бүген көнебез изге эш белән башланып китте. Традиция буенча ел саен директорыбыз Мавлитов Н.М. 9 нчы сыйныф укучылары белән көз көне мәктәбебез янәшәсенә миләш агачлары утырта. Бүген дә 9 нчы сыйныф укучылары тау башларыннан казып алган яшь үсентеләрне утырттылар. Шулай ук гаилә белән агач утырту акциясе дәвам итә. Табигатебезне саклыйк!
-
Сәламәт булыйк 14.10.2017

Энтровируслардан, грипптан, төрле йогышлы авырулардан саклануның гади алымнары бар, шуларны үтәгәндә без күп кенә авырулардан читтә кала алабыз. Бүген авылыбыз фельдшеры Хаснуллина Флүсә Ралифовна мәктәбебез укучыларына нәкъ менә шулар турында сөйләде һәм укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
Табигатьне саклыйк 13.10.2017

Табигатьне, агачларны саклау максатыннан 13 нче октябрьдән мәктәбебездә макулатура җыю акциясе башланды. Иң актив укучылар инде өлгерде. Фотода макулатураны иң беренче тапшыручы - 1 нче сыйныф укучысы Хидиятов Таһир. Әлеге чарада барлык сыйныф укучылары да актив катнашыр дип уйлыйбыз. Әлеге акцияне оештыру макулатура җыюның янәдән тормышыбызга керүенә һәм яшь буында табигатькә карата сакчыл караш булдыруга этәргеч булса иде.
-
Тәҗрибә уртаклашу 13.10.2017

Бүген бездә физик культура укытучылары семинары булды. Мәктәбебезнең физкультура укытучысы Рифат Гобәйдуллин "Баскетбол" буенча мастер класс үткәрде, тәҗрибә уртаклашты. Очрашу файдалы үтте.
-
Экология и энергосбережение 12.10.2017

В недалеком прошлом маломощные электростанции работающие на угле и нефти с трудом обеспечивали потребности человека. Но и потребности были очень скромные. Естественно и речи не было, что Земля может исчерпать свои ресурсы. Но численность жителей Земли растет в геометрической прогрессии и тем самым увеличивается потребность в энергии. Ученные пытаются решить эту проблему. Международные конференции, научные книги, исследования посвящены поиску дешевых, доступных, экологически безопасных решений. Вот и мы на этой неделе на уроках поговорили на эту тему. Учитель биологии Йолдыз Кашипова вместе с учениками искали ответы на вопросы: "Как мы понимаем эту проблему, что можем сделать для сохранения богатств нашей планеты?"













