Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Кыш бабайлар парады 22.12.2018

Бүген бакчабыз хезмәткәрләре бистәбездә "Чыршы 2019" ачылу буенча үткәрелгән Кыш бабайлар парадында катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Кыш бабайга теләкләр... 20.12.2018

Бүген зурлар төркеме балалары Кыш бабайга үзләренең теләкләрен юллап хат яздылар.Балаларның эчкерсез үтенечләрен сагынып көткән Кыш бабабыз үтәр дигән өметтә калабыз!
-
Бакчабызда район тәрбиячеләре семинары 19.12.2018

Бүген бакчабызда район тәрбиячеләренең чираттагы семинары булып узды. Семинар программасы буенча иң беренче бакча мөдире Габдрахманова Г.Ф. чыгыш ясады. Аннан уртанчылар төркемендә Галимуллина В.Э. шөгыль күрсәтте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Түгәрәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс булды. Семинар Лесхоз бистәсендәге оранжереягә экскурсия белән тәмамланды.
-
Бакчадагы матурлык 17.12.2018

Әти-әниләр ярдәме белән бакчабыз ишегалдына матур сыннар ясап куелды. Кар сыннары ясауда булышкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Төзү шөгыле. 10.12.2018

Бүген балалар төзү шөгылендә чыршы уенчыгы ясарга өйрәнделәр. Башта алар якынлашып килүче бәйрәм турында әңгәмә кордылар. Аннан чыршы бизәү өчен нинди уенчыклар кулланып булуы турында әйтеп бирделәр. Уенчыкларны үз кулларың белән дә ясап булуына төшенделәр. Ясаган уенчык менә шундый килеп чыкты.
-
"Ак ефәктән кыш килде" рәсем күргәзмәсе 07.12.2018

Бүген зурлар төркеме балалары "Ак ефәктән кыш килде" дип аталган рәсем күргәзмәсе ясадылар. Бу атна темасы буенча йомгаклау чарасы буларак билгеләнгән иде. Һәр бала кышкы матурлыкны әнә шулай тасвирлап күрсәтте.
-
Сабыйларга янгын куркынычсызлыгы турында 07.12.2018

“Янгын сүндерү станциясе” хезмәткәрләре белән очрашулар балалар күңеленә бигрәк тә нык тәэсир итә.
7 декабрь көнне бакчабызга Лесхоз бистәсендәге Дәүләт казна учреждениесе “Янгын сүндерү бүлеге” хезмәткәрләре Миннеһадиев Рүзәл,Вәлиев Алмаз һәм Шакиров Марсельләр балалар белән очрашуга килделәр. Алар бәйрәм вакытында, электр приборлары, бенгаль утлары белән сак булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Янгын чыга калса 01 яки 112 номерына шалтыратырга куштылар. Балалар бакчабыздагы пожар куркынычсызлыгы почмагының һәр эш коралы ни өчен кулланылуы турында да белделәр. Алар үзләре белән махсус киемнәрен дә алып килгән иделәр. Нәниләребезгә аларны бу киемнән күрү, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Миннеһадиев Илзатның ул киемнәрне киеп каравы очрашуның иң истә кала торган өлеше булгандыр, мөгаен.
Очрашу ахырында кунаклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар, кичәләрнең, озын ялларның хәвеф-хәтәрсез үтүен теләделәр.
-
Чаңгы шуу бик рәхәт 04.12.2018

Менә бүгеннән бакчабызда чаңгы шуулар башланып китте. Балалар кышкы уеннарны бик сагынып көтеп алдылар. Алар башта чаңгы тагу күнекмәсен искә төшерделәр, аннан чаңгы шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап үттеләр. Балалрга чаңгыда шуу рәхәт булды.
-
Хозяйственно-бытовой труд в средней группе 03.12.2018
Хозяйственно-бытовой труд в средней группе.Цель: уточнить и закрепить знания детей о правильных приёмах по уходу за комнатными растениями.Задачи:Образовательные:Совершенствовать знания детей о растениях, об их видах, особенности роста и развития, способах ухода за ними.Формировать у детей умение трудиться в большом коллективе, учить оценивать общий труб, свою долю участия в нём, труд товарища с позиции достижения общего результата.Совершенствовать трудовые навыки по уходу за растениями, умение самостоятельно пользоваться оборудованием, работать в едином темпе.Учить образовывать имена прилагательные.Развивающие:Способствовать развивать общую и мелкую моторику.Способствовать развитию любознательности, сообразительности, познавательных способностей.Способствовать развитию положительного отношения к физическому труду.Воспитательные:Воспитывать трудолюбие, чувство взаимопомощи, дружелюбие, аккуратность.Формировать волевые качества, терпение, выдержку, стремление к достижению общей цели, убеждённость в социальной значимости труда.Воспитывать любовь к природе, бережное отношение к ней, заботу о живом. -
"Әниләр көне" 30.11.2018

Бүген зурлар төркеме балалары "Әниләр көне" хөрмәтенә "Түгәрәк" ("Колобок") әкиятен уйнап күрсәттеләр. Балалар чын артистлар шикелле, бик матур итеп уйнап чыгыш ясадылар. Әкиятнең эчтәлегеннән чыгып әти-әнине тыңларга кирәклеген, тыңламаган очракта авыр хәлгә калырга момкин икәнлеген аңлауларын әйттеләр. Матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм белән котлап балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен бирделәр.Бәйрәмгә әниләребездә кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Уңган, булган, алтын куллы әниләребезнең кул эшләрен күреп сокландык. Актив катнашкан әниләребезгә "Кулларыннан гөлләр тама" дип исемләнгән грамоталар тапшырылды.









