Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Көз бәйрәме 19.10.2018

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Бүген кечкенәләр төркеме балалары көзге урман аланында күңел ачтылар.Урман җәнлекләре, Көзсылу белән җырлар, биюләр башкардылар, күңелле уеннарда катнаштылар.
Көз бәйрәме мавыктыргыч, күңелле узды.
-
"Көзге яфрак" рәсем шөгыле 19.10.2018

Зурлар төркеме балалары бүген рәсем шөгылендә төшерү ысулы ярдәмендә көзге яфрак рәсемен ясадылар. Алар башта яфракларны карап кайсы куак һәм агачныкы икәнен билгеләделәр, аннан төсләргә игътибар иттеләр. Соңыннан үзләренә ошаган яфракны сайлап эшләрен дәвам иттеләр.
-
Дымков уенчыклары белән танышуны дәвам итү. 18.10.2018

Балалар әвәләү шөгылендә дымков уенчыклары белән танышуны дәвам итеп ат әвәләделәр. Алар башта әзер уенчыкны карадылар. Эш алымы белән таныштылар.Атның гәүдә өлешләрен истә калдырдылар һәм эшкә керештеләр. Әвәләп бетергәч үзләре теләгәнчә төс сайлап буядылар. Аннан күргәзмәгә куйдылар.
-
Овощи на грядке. 05.10.2018

Сегодня дети старшей группы на занятии рисования научились рисовать овощи на грядке.Во время работы они научились получать новые цвета методом их смешивания.
-
1 октябрь- өлкәннәр көне. 01.10.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Лесхоз мәдәният йортында "Өлкәннәр-Сез тормыш бизәге!" дип аталган зур чарада катнаштылар. Алар әби-бабайларга җыр, шигырьләр һәм бию буләк иттеләр.Алар чыгышын залда утырган һәркем бик җылы кабул итте.
-
27 сентябрь- бакча хезмәткәрләре көне 27.09.2018

Бүген зурлар төркеме балалары барлык бакча хезмәткәрләрен бәйрәм котлавы белән тәбрикләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәйрәм белән. 27.09.2018

Бүген 27 сентябрь, Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балалары белән, без бүләккә стенгазета ясадык. Балалар нәни кулларын краска белән буяп чәчәкләр ясады.
-
Чын күңелдән... 25.09.2018

Бу атнада балалар үзләренең яраткан бакчалары, анда эшләүче апа-абыйлар бәйрәме булуын истә тотып аларны бәйрәм белән котлап китәргә булдылар.Бүген алар үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясарга булдылар. Открыткалар бик матур килеп чыкты.
-
Әвәләү шөгыле 21.09.2018

Буген әвәләү шөгылендә зурлар төркеме балалары йорт кошлары-каз һәм урдәк фигурасын әвәләргә өйрәнделәр. Шөгыль башында алар Ваня исемле малай турында хикәя тыңладылар. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә кордылар, аннан соң үзләре күлдә йөзүче урдәкләрне әвәләп күргәзмә ясадылар.
-
Рәсем шөгыле.Каен һәм имән агачы. 21.09.2018

Балалар бу шөгыльдә каен һәм имән агачын ясап карадылар. Алар башта көзге урман рәсемен карадылар. Урманда нинди агачлар үсүе белән таныштылар. Аннан каен һәм имән агачы рәсемен чагыштырдылар. Агачларның өлешләрен әйттеләр. Аннан бик тырышып үзләре дә ясап куйдылар.









