Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Рәсем буяу конкурсы. 16.06.2017

Бүген без балалар белән рәсем буяу конкурсы уздырдык.Конкурсның шарты-төсләрне дөрес сайлап, пөхтә итеп буяу иде.Барлык катнашкан балалар да бик тырышып буядылар, үзләренең тырышлыкларын,җитезлекләрен һәм пөхтәлекләрен күрсәттеләр. Ахтямзянов Ренас, Билалова Галия һәм Насибуллина Ильгиналар җиңүчеләр булдылар.
-
Күңелле экскурсия. 10.06.2017

Уртанчылар төркеме балалары "Туган як көне" дип аталган көнне Лесхоз бистәсендәге "Урман" музеена экскурсиягә бардылар. Алар бай тарихлы Лесхоз бистәсе турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупладылар. Музей җитәкчесе Рузия апалары балаларга бистәбез турында матур итеп сөйләде.Балаларның соравларына бик матур итеп җаваплар да бирде. Бүләккә раскраскалар өләшеп, яңадан килергә чакырып озатып калды.
-
Гөрләп үссен матур чәчәкләр. 09.06.2017

Бакчабызның әйләнә-тирәсен ямләндерү эшләрен дәвам итеп, бүген чәчәклекләргә чәчәк үсентеләрен күчереп утырттык.Бу эшкә әти-әниләр дә ярдәмгә килделәр.Аларга рәхмәтебез зур! Хәзер инде аларны тәрбияләп, су сибеп, төпләрен йомшартып һәм чүпләрен утап үстерәсе генә калды. Без утырткан чәчәкләр җәй дәвамында бакчабызга ямь өстәр, күңелләргә рәхәтлек бирер!
-
Болындагы шифалы үләннәр. 05.06.2017

Бүген уртанчылар төркеме балалары "Болында" дип аталган көн темасын өйрәнгәндә болындагы шифалы үләннәрне карадылар һәм алардан гербарий ясарга уйладылар. Үләннәрне караганда аларның исемнәрен һәм нинди файдасы булуы турында сөйләштеләр. Тәрбияче апалары аларны дару үләннәрен дөрес җыю кагыйдәләренә төшендерде.
-
Бакча белән хушлашу 03.06.2017

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары бакчабыз белән хушлаштылар. Моңсу да, шатлыклы да булган бу бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар, бакча хезмәткәрләре килгән иде. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Белмәмеш үзенең кызыклы уеннары, шаяртулары белән күңелләрне күтәрде. Уңышлар Сезгә, кадерле балаларыбыз!!!
-
1июнь-Балаларны яклау көне. 01.06.2017

Бүген уртанчылар төркеме балалары бәйрәм уңаеннан үзләренең гаиләләре турында гаилә альбомы аша таныштырып, сөйләп күрсәттеләр. Һәр бала үз гаиләсе турында горурланып сөйләде.Аларның сөйләвеннән шуны аңларга була: алар үз гаиләләре өчен иң кадерле кеше.Бәйрәм чарасы Г.Тукайның "Безнең гаилә" шигыре белән башланды, "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән тәмамланды.
-
День защиты детей 01.06.2017

Старшая группа сегодня отмечала праздник День Защиты детей.
Берегите, балуйте, любите,
Защищайте своих малышей,
Жизнь красиво и ярко живите.
Чтоб примером быть для детей,
Подарите им радость и праздник,
И не только сегодня — всегда!
Только в них заключается счастье,
И пусть чаще их дарит судьба!
-
"Яшел ут" район смотр-конкурсы. 01.06.2017

Бүген Саба Балалар иҗат үзәгендә тәрбиячеләр өчен үткәрелгән "Яшел ут" дип исемләнгән район смотр-конкурсына йомгак ясалды.Тәрбияче Шәкурова Чулан Нуриәхмәт кызы "Балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен иң яхшы авторлык методик ярдәмлек" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
-
Рәсем шөгыле. 29.05.2017

Уртанчылар төркеме балалары рәсем шөгылендә "Чәчәк ата торган ботак" темасына рәсем ясадылар. Алар башта чәчәкле ботакны карап тасвирлап бирделәр. Чәчәк өлешләрен атадылар. Яз көне агачлар, куаклар һәм үсемлекләренң чәчәк ата торган чоры икәненә төшенделәр. Соңыннан үзләре дә шушы күренешне ясап карадылар.
-
В Ледовом Дворце. 27.05.2017

Наша группа участвовала на соревнованиях в Ледовом Дворце.









