Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | lesxoz.dsad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 60 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
В добрый путь, дорогие наши дети! 30.07.2016

Сегодня в детском саду состоялся выпускной вечер детей подготовительной к школе группы.С песнями, танцами.персонажами сказок вечер прошёл интересно.Много добрых слов в адрес детского сада услышали мы от своих родителей и от воспитанников. А в конце мы с ребятами запустили шарики в небо, загадывая каждый свои сокровенные желания. Пусть они сбудутся!!! В добрый путь ребята! Здоровья вам и чтоб небо было всегда голубое, мирное, чистое!
-
Бакчада концерт. 28.07.2016

Бүген бакчабызга "Сәләт - Саба" укыту-ял итү лагеренда булып кайткан укучылар зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына үзләренең нинди һөнәрләргә өйрәнеп кайтулары турында сөйләделәр,җырлар - биюләр күрсәттеләр.Мәктәпкә укырга кергәч,нәни дусларын актив булырга өндәделәр,укуларында уңышлар теләделәр.
-
Музейдагы чара. 26.07.2016

Зурлар төркеме балалары белән бүген музейга барып килдек.Анда табигатьтә су әйләнеше турында презентация карап,суның үзенчәлекләре турында алган белемнәрне ныгыттык. Урман җәнлекләренең "хәлләрен белдек". Безне музей хезмәткәрләре тагын чакырып калдылар,рәхмәт аларга!
-
Туган ягым -гөлләр иле.... 22.07.2016

Зурлар төркеме балалары сәяхәтләрендә туган ягыбыз - Лесхозыбыз табигате белән сокланып,хозурланып туя алмыйлар.Шулай ук бистәбез тормышының тарихка кереп барырлык күренешләре барлыгын балаларга азсызыклыйбыз.
-
Уен мәйданчыкларыбыз. 18.07.2016

Бакча коллективы уен мәйданчыкларын буяу-яңарту өстендә эшләде.Кызларыбызга рәхмәт,балалар уйный торган корылмалар ачык төстә,матур һәм күңелле булып калдылар. Бакчабызга рәхим итегез балалар!!!
-
Матур булсын, чиста булсын... 06.07.2016

Безнең ишегалдыбыз бик матур. Матур-матур чәчәкләр, кулдан эшләнгән әйберләр... Зөфәр абыебыз куакларны тигезләп, матурлап тора. Ә балаларыбыз олыларга бу әкияти матурлыкны булдырырга, сакларга ярдәм итәләр - хезмәткә кечкенәдән өйрәнеп үсәләр.
-
Уртанчылар төркеме 01.07.2016

Асфальтка рәсем ясадык.
-
Аккошлы күлдә 01.07.2016

Балалар белән бистәбез буенча сәяхәт дәвам итә: бүген күлгә бардык. Лесхозыбыз уртасындагы күлдә хәтта фонтан да бар! Балалар анда салават күпере төсләрен күреп шатландылар. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладык, чисталыкны сакларга кирәклеген искә төшердек.
-
Чишмәгә сәяхәт 24.06.2016

Бүген Чишмәгә бардык. Саф сулы салкын чишмә балаларны челтерәп аккан тавышы белән каршы алды.
Чишмә турында, аны чиста итеп сакларга кирәклеге турында әңгәмә кордык.
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2016

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!









