Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Новый Мичан, ул. Ленина, д.28 |
| Телефон: | +7(843)-624-24-33 |
| E-Mail: | DSadKa.Sad@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Новомичанский детский сад «Каенкай» |
| Руководитель: | Садикова Гюзель Cахиулловна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Новомичанский детский сад «Каенкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Эковесна 2023. Сыерчык оясы ясадык. 22.03.2023

Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Алмасын дип башкалар
Саклашалар чиратлап…
-
Эковесна 2023.Җырчы кошларыбыз сыерчыкларга оялар ясадык. 21.03.2023

Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыерчык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
Җилпенә ул, талпына,
Шатлыктан сайрап куя:
Ак каенның башында
Бик матур оя кора.
-
Аппликация "Корзина с подснежниками" 16.03.2023

-
Бәйрәм белән,кадерле хатын-кызларыбыз. 07.03.2023

Кояш көлә, мин елмаям
8 Март бүген
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем -
Дөньяның бөтен матурлыгы хатын-кызда. 07.03.2023

7 март көнне бакчабызда “8-март халыкара хатын-кызлар көне”нә багышланган бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә кунакка әниләр дә, әбиләр дә, дәү әниләр дә килгәннәр иде. Бәйрәм бик күп төрле кызыклы ярышлар белән үрелеп алып барылды . Балаларыбыз бик матур итеп шигырьләр сөйләп, биеп һәм җырлап үзләренең әниләрен,әбиләрен сөендерделәр. Үзләренең әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
Кадерле әниләр,әбиләр,кызлар сезне язның ямьле бәйрәме белән котлыйбыз..Яз сулышы гаиләгезгә муллык,тәннәрегезгә саулык китерсен.Теләкләрегез тормышка ашсын,көннәрегез ямьле булсын.
-
Открытый урок "Основы безопасности жизнедеятельности" . 01.03.2023

-
Дидактик уен "Таякчыклардан төзе". 22.02.2023

Балалар таякчылар ярдәмендә танк, ракета, корабль, самолёт төзеделәр. Балаларның күзаллау, уйлап эш итү сәләтләре үсте, сенсор осталыклары артты.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне. 21.02.2023

-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 20.02.2023

Әтиләр - безне яклаучы,
Әтиләр - безнең терәк.
Әтиләр янда булганда
Тынычлап тибә йөрәк.
20 февраль көнне бакчабызда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребезгә, бабайларыбызга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чарага балалар бик зур әзерлек алып барды, җырлар, биюләр, шигырьләр барысы да чын күңелдән башкарылды. Бәйрәмдә әтиләр дә сынаулар аша үтте, төрле конкурсларда катнаштылар. Балаларның һәрбер чыгышларын әтиләр алкышларга күмде. Бәйрәм азагында балалар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды.
-
Әтиләребезгә бәйрәм бүләге. 20.02.2023








