Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Лагерның 6нчы көне 07.06.2016

"Кояшкай" лагеры балалары табигый материаллардан төрле эшләнмәләр ясадылар. "Һәрбер рәсемдә - хәтер" темасына рәсем конкурсынд катнаштылар. обедтан соң Лесхоз "Нарат" боз сараена бардылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр.
"Факел" лагерындагылар теплицида эшләделәр, сканвордлар чиштеләр, спортзалда төрле уеннар уйнадылар.
Ике лагерь өчен дә участок полициясе Садриев Рөстәм Аюпович килеп әңгәмә оештырды.
-
Лагерның 5нче көне 06.06.2016

"Кояшкай" лагерында тәрбияләнүчеләр "Аҗаган" уены уйнадылар, аннары "Йолдызлар иле"нә сәяхәт иттеләр. Ашаганнан соң үз куллары белән табигый материаллардан төрле әйберләр ясадылар.
"Факел" лар тиешле тәнәфесләрне саклап бакчада чөгендер сирәкләделәр, чүпләрне утадылар. Мәктәп темасына такмаклар, шигырьләр иҗат иттеләр. Көндезге аштан соң спорт уеннары уйнадылар.
-
Лагерның 4нче көне 05.06.2016

Бүген "Кояшкай" лагерында "Безнең авыл 50 елдан соң" дип аталган проект эше эшләделәр. Әкиятләр марафоны үткәргәннән соң "Алло, без талантлар эзлибез" исемле концерт оештырдылар, табигать кочагында да булырга өлгерделәр.
"Факел"лар бакчада су сиптеләр, аннары компьюторда мультик комикслары ясадылар, рәхәтләнеп футбол уены уйнадылар.
-
Лагерның 3нче көне 03.06.2016

3нче июнь көнне "Кояшкай" лагерына йөрүчеләр сугышчан җырлар өйрәнделәр. "Батырлар булып үсәрбез" дигән тема астында дәрес үткәрелде. "Сабантуй"га әзерлек эшләре алып барылды. Флешмоб өйрәнделәр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнагач, өйләргә таралдылар.
"Факел" лагерында тәрбияләнүчеләр бакчада чәчәкләргә су сиптеләр, кәбестәләрнең төпләрен өйделәр, чапкан печәннәрне өйделәр. Аннары өстәл уеннары уйнагач экскурсиягә чыктылар.
-
Лагерның 2нче көне 02.06.2016

"Кояшкай" лагерына йөрүчеләр иртәнге ашны ашаганнан соң балалар болынга экскурсиягә бардылар. Болында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. әйләнә-тирә дөнья белән таныштылар. Соңыннан алган белемнәрне камиләштерү максатыннан "Экологик викторина" үткәрелде. Көндезге аштан соң "Сабантуй" биюләрен өйрәнделәр, хәрәкәле уеннар уйнадылар.
"Факел" лагерына йөрүчеләр ял минутларын саклап бакчада эшләделәр, аннары пионер, сәләт җырлары өйрәнделәр. Көннең икенче яртысында бер-берсе белән шашка-шахмат ярышында, бадминтон уенында көчләрен сынаштылар.
-
Лагерның 1 көне 01.06.2016

Бүген мәктәп яны лагеры эшли башлады. Балалар ике: "ФАКЕЛ" хезмәт һәм ял лагеры, "КОЯШКАЙ" ял һәм сәламәтләндерү лагерына йөриләр. План буенча көн иртәнге гимнастика белән башланды, аннары төрле чараларда катнаштылар.
-
Баларны яклау көне 31.05.2016

Бүген мәктәп күләмендә "Балаларны яклау көне" уңаеннан укучылар белән төрле уен-ярышлар уздырдылар. Шулай ук ел буена мәктәп чараларында актив катншакан укучыларны, иң актив вожатыйларны котладылар.
-
Башлангычларда "Соңгы кыңгырау" 30.05.2016

Бүген 4 нче сыйныфларның "Соңгы кыңгырау бәйрәме" узды
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Соңгы кыңгырау - ул урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк баскан егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, саклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек, бу чың аларның кадерле укучылары белән хушлашу авазы.
Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,
Туган оясын онытмый кошлар.
Соңгы кыңгырау еракта калыр,
Моңлы җыр булып колакта чыңлар.
-
Пионерия туган көн
20.05.2016










