Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
День юморины 01.04.2016

В День юморины учащиеся 5-9 классов подготовили смешные сценки. В мероприятии каждому подарили улыбку и веселье.
-
Ата - аналар җыелышы 29.03.2016

Бүген мәктәптә ата - аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:
1. "Туберкулез- йогышлы авыру- саклану чаралары" (Яңа Мичән фельдшеры Зәйнетдинова Г.);
2. Яшүсмерләрдә психологик тайпылышларны булдырмау. (Мустафина Ф.М. - 9 класс җитәкчесе);
3. Балаларны дөрес тукланырга өйрәтик ( Билалиева Г.Ф.- 6 класс җитәкчесе, биология укытучысы);,3.№ чирек йомгаклары, муниципаль контроль эшләрнең нәтиҗәләре. (Гарифуллина К.Х.- укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина К.Х.)
4. Китап укыйсызмы? (Гараева С.С. - китапханәче)
5. Укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсе (Ситдикова Р.Р)
6. Мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге: белем сыйфаты (Шайдуллин Р.М.)
-
Каникулның соңгы көне 29.03.2016

Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында "Карга боткасы" һәм күңелле уеннарда укучылар актив катнашты.
-
Файдалы каникуллар 28.03.2016

Укучыларның ялын файдалы үткәрү максатыннан, 1-5 класс укучыларына Саба икмәк заводына, янгын сүндерү бүлекчәсенә, үзәк китапханәгә, музейга экскурсияләр оештырылды.
-
Балалы солянка 26.03.2016

Бүген Яңа Мичән мәдәният йортында Мубаракова Азалия, Зарипов Гадел, Газиз, Галимуллин Булат, Садикова Гүзәл, Зәйнетдинов Алмаз, Максудова Айсылу "Балалы солянка" кичәсендә катнаштылар
-
Каникуллар дәвам итә 26.03.2016

Язгы каникуллар күңелле һәм файдалы үтә. Укучылар аерым фәннәрдән өстәмә әзерлеккә, түгәрәкләргә йөри. Бүген Иске Мичән мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәмендә актив катнаштылар. Кул көрәше, таяк тартыш уеннарында җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Каникулның өченче көне 23.03.2016

Бүгенге көн 7, 8 класс укучылары өчен күңелле узды- алар "Нарат" боз сараенда булдылар. Башка класс укучылары биология, математика, география фәннәреннән шөгыльләнделәр. Ибрагимов Р.З. "Бадминтон" түгәрәге үткәрде. 9 класс укучылары математикадан имтихан бирүдә катнаштылар. Яңа Мичәндә яшәүче 1- 4 класс укучылары Яңа Мичән терлекчелек фермасында терлекчеләрнең эше белән таныштылар.
-
Каникулның икенче көне 22.03.2016

Язгы каникулның икенче көне план нигезендә үтте." класс укучылары белән өстәмә дәрес, физика фәненнән олимпиадага әзерлек һәм имтиханга әзерлек шөгыльләре үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырдылар. Укучылар ата - аналарның эш урыннарында булып, танышып кайттылар.
-
Каникулның беренче көне 21.03.2016

Укучыларның көтеп алган каникуллары башланды. Мәктәптә химия, рус теленнән 8,9 класс укучылары имтиханга әзерләнде. Татар теленнән олимпиадага әзерлек , аерым фәннәрне авырдан үзләштерүче укучылар белән өстәмә шөгыль үткәрелде. Өч укучы бадминтон буенча әзерлек түгәрәгенә барды. Иң сөенечлесе - укучыларыбыз "Аҗаган" уенында 1 нче урынны яулады!
-
Безнекеләр беренче 21.03.2016

Бүген мәктәп укучылары (җитәкчесе Ибрагимов Р.З.) Шәмәрдән мәктәбендә оештырылган "Аҗаган 2016" хәрби-патриотик уеннарда беренче урын алып кайттылар. Афәрин укучылар!










