Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | mishansaba@yandex.ru Snmc.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 47 учащихся |
| У нас учат: | 18 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
"Кызыклы да, күңелле дә туган тел" 25.04.2012

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Г.Н. 7нче сыйныфта "Кызыклы да, күңелле дә туган тел" дигән бәйге үткәрде. Укучылар тел дәресләрендә алган белемнәрен, тикшерделәр, осталыкларын сынадыла. Бәйге бик күңелле һәм файдалы булды.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 24.04.2012

Атналыкның дүртенче көне. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева И.М. 1нче сыйныф укучылары белән "Син Тукайны беләсеңме?" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарада балалар шагыйрьнең балачагы, әсәрләре белән таныштылар. Үзләре белгән әсәрләрне башкардылар. Тукай иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.
-
"Халкымның күңел бизәкләре" әдәби кичә 23.04.2012

Атналыкның 3нче көне. китапханә мөдире Гараева С.С. башлангыч сыйныф укучылары белән "Халкымның күңел бизәкләре" дип аталган әдәби кичә үткәрде. Балалар татар халкының төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләре белән таныштылар.
-
"Грамматик КВН" 23.04.2012

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева И.М. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында "Грамматик КВН" үткәрде. Укучылар татар теле буенча алган белемнәрен тикшерделәр, җитезлекләрен сынадылар. Бәйге 6нчы сыйныф укучыларының җиңүе белән тәмамланды.
-
"Сәнгатьле сөйләм" конкурсы 21.04.2012

Атналыкның икенче көне. Иртәнге ленейкада "Сәнгатьле сөйләм" конкурсында катнашучы укучылар чыгышы булды. Алар Г.Тукай әсәрләрен һәм туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр.
-
"Минем укучым - минем горурлыгым" конкурсы 21.04.2012

20нче апрель көнне "Минем укучым-минем горурлыгым" район конкурсының йомгаклау туры узды. Безнең мәктәптән 3нче сыйныф укучысы Миннебаева Люзия (сыйныф җитәкчесе Файзрахманова Рузия Габделбаровна) актив катнашканы өчен мәгариф бүлегенең грамотасына лаек булды.
-
Волейбол ярышы
20.04.2012
19 нчы апрель көнне, Шыңар урта мәктәбендә укучылар арасында волейбол буенча зона ярышы уздырылды. Безнең мәктәп укучылар (егетләр һәм кызлар) командасы 1 урын алып кайттылар. Җитәкчесе Мустафин Рамил Салихович. Молодцы, укучылар! Районда үтәчәк ярышларда да җиңүегезне теләп калабыз.
-
Татар теле һәм әдәбияте атналыгы 20.04.2012

Бүген мәктәптә "Татар теле һәм әдәбияте атналыгы" башланды. 5,6,7 нче сыйныф укучылары Саба мәдәният йортына Т. Миңнуллинның "Җен алыштырган" спектаклен карарга бардылар.
-
Аҗаган - 2012 13.04.2012

Бүген Мичән урта мәктәбе базасында "Аҗаган-2012" хәрби-патриотик уеннарының зона этабы узды. Бирегә районыбызның 5 мәктәбеннән укучылар килгән иде. Аларның җитезлеге, көчләре бик күп төрле уеннарда сыналды. Иң соңгы нәтиҗәләр буенча I урынны-Кызыл Мишә, II урынны-Мичән, III урынны-Тимершык мәктәбе укучылары яулады.
- Укытучылар арасында бадминтон ярышы 30.03.2012










