Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | olyaz.nz@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз! 24.03.2022

Хуш киләсең гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз!
-
"Яраткан китабым" 17.03.2022

- “Китап киңәшчең синең” атнасында балалар белән китапның ничек барлыкка килүен, китапханәче хезмәте турында сөйләштек, презентация карадык. Китап укыган кешенең белемле, тәрбияле, акыллы булуын аңлаттык.Белем чишмәсе булган китапка сак сараш, аны ясаучы һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләдек. Йомгаклап, балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.
-
Әнием - кадерлем! 07.03.2022

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнне
Барсы да белеп торсын.
-
Всемирный день гражданской обороны 02.03.2022

Гражданнар оборонасы көне уңаеннан бакчабызда балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, презентация карадык. Төрле бәхетсезлек очракларында: янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга, марля повязкаларның әһәмияте, ничек бәйләргә кирәклеген өйрәндек.Урамда яки телефоннан таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә, чит сумка яки тартмалар күргәндә янына бармаска, олыларга әйтергә кирәклеген аңлаттык.
-
23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2022

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан балалар белән әңгәмә үткәрдек. Бабайларыбызны, әтиләребезне котлап үз куллары белән бүләк ясадылар. Барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Су асты патшалыгы. 16.02.2022

Күмәкләшеп кисеп ябыштырудан "Су асты патшалыгын" ясадык.
-
Лыжня-2022 12.02.2022

Бу елны да Эзмә авылында чаңгы ярышында актив катнаштык. Галиуллина Гөлчәчәкне 2нче урын алуы белән котлыйбыз!
-
Кунаклар көтәбез. 10.02.2022

Әвәләү шөгылендә татар халкының элек-электән кунакчыл булуын истә тотып, кунаклар килешкә табак-савытлар ясадык. Балалар кунакларга дип аш пешерделәр, салат ясадылар, чәй әзерләделәр. Балаларның мөстәкыйл кунакны ничек кабул итәсен белүләре сөендерде.
-
Түгәрәк эшчәнлеге 03.02.2022

"Оста куллар" түгәрәгендә мамык ябыштырып "Йомшак песи" ясадык.
-
"Минем хыялымдагы һөнәрем" 26.01.2022

“Хезмәт төбе хәзинә.”темасы атналыгында балалар белән төрле һөнәр ияләре турында, аларның һәрберсенең, мөһимлеге, кирәклеге турында сөйләштек, презентация карадык.Балалар үзләренең хыялланган һөнәрләре турында рәсемнәр ясап килделәр.









