Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | ileberskiy.detskiysad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 37 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
-
Безнең тәүге җиңүләр! 11.02.2014

-
Муса Җәлил- халык улы! 10.02.2014

Бүгеннән балалар бакчасында “Муса Җәлил – халык улы” дигән атналык башланды. Атналык барышында балалар шагыйрьнең иҗаты белән танышыр, шигъри юлларны рәсемгә төшерер һәм “Кызыл ромашка ” шигырен сәхнәләштереп күрсәтер , дип көтелә. Ә бүген, балалар М . Җәлилнең КАРАК ПЕСИ шигыре белән танышты.
КАРАК ПЕСИ.
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
-Мияу,мияу, пескәем!
Барчы, зинһар ,чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма...
-
Сәламәт гаиләдә- сәламәт балалар! 10.02.2014

Бүген, Иләбәр балалар бакчасында “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар”, дигән исем астында , бөтенроссия күләмендә узучы эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында балалар , авылыбызның һәм Саба районының бик күп тапкырлар Сабантуй батыры, данлыклы көрәшче, спортның хоккей, чаңгы төрләре белән дә шөгыльләнүче , үзе кебек көрәшче егетләр үстерүче Айдар Гыйльмулла улы Галиев белән очраштылар. Түгәрәк өстәл артында , Айдар абыйлары балаларга дистәләгән медальләрен , кубокларын күрсәтте, аларны кайчан, кайда, ничек алуы хакында сөйләде. Балаларның йөзләгән сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында балалар үзләре дә медальләрне муеннарына асып җиңү хисләре кичереп алдылар..
-
"Юлларда иминлек кирәк" атналыгы тәмам. 24.01.2014

Бүген, бакчабызда , ЮХИДИ инспекторы Илнур Насибуллин белән эчтәлекле очрашу булды. Өлкәннәр группасына кергән балалар инспекторга атна дәвамында үзләштергән белемнәрен күрсәттеләр - юл йөрү кагыйдәләрен, шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Очрашу барышында иң элек , юл кырыеннан барлык билгеләрне җыеп, шул рәсемнәр белән мактанырга , дип БЕЛМӘМЕШ килеп керде. Тәрбиячеләр- Дамира Зарипова , Алинә Нургалиева һәм балалар Белмәмешкә юл билгеләренең ни өчен кирәк икәнлеген аңлаттылар. ЮХИДИ инспекторы Илнур Насибуллин Үз чиратында балаларга киңәшләрен бирде, җәяүлеләргә юлда йөрү, “зебра” аша юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен аңлатты. Балалар бакчасына килгәндә машинада махсус креслоларга утырып йөрергә, каешларны эләктерергә кирәк икәнлеген, әгәр шулай эшләмәгән очракта 3000 сум күләмендә штраф түләргә туры килүен дә искәртте. Әйтеп узарга кирәк , “Умырзая ” балалар бакчасында Дамира Данировна җитәкчелегендә “Яшь җәяүле ” түгәрәге эшләп килә. Түгәрәктә балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерәләр, юл кырыйларында торган билгеләр белән танышалар. Ә бүгенге чарага килгәндә , Илнур Насибуллин, балалар янына буш кул белән килмәгән иде. Ул аларга шушы теманы яктырткан раскраскалар, китапчыклар , ә балалар бакчасына велосипед бүләк итте.
-
Ни генә эшләми безнең нәни куллар? 23.01.2014

Тәрбияче Алина Илдусовнаны балалар бик тә яраталар. Чөнки ул бакчага һәр көнне бер яңалык алып килә. Бүген исә "Юлларда иминлек кирәк" атналыгын дәвам итеп, транспорт төрләрен өйрәнделәр.Барлык төр транспортта да "хәрәкәтләнеп" карадылар алар - һавада да очтылар, җир өстендә дә йөрделәр, суда да йөзделәр. Соңыннан аппликация эшчәнлегендә җилкәнле көймә ясадылар.Ул да бит суда йөзә!
-
Көн саен яңалык! 20.01.2014

Бүгеннән "Юлларда иминлек кирәк" атналыгы башланды.
-
Спорт белән дус без! 19.01.2014

Соңгы көннәр, саф һавада чаңгы шуар өчен менә дигән мөмкинлек бирде.
-
Бездә көннәр күңелле уза! 15.01.2014

Балалар кышкы һаваны бигрәк ярата. Битләре, борыннары кызарганчы урамда йөрү - алар өчен үзе зур бәхет.
-
Яңа ел белән, дуслар! 01.01.2014

Кар- бураннар ера-ера ,
Елмая -көлә.
Таудай шатлыклары белән
Яңа ел килә.
Яңа ел белән, дуслар,
Котлыйбыз Сезне.
Ак күгәрчен бизәсен
Саф күгегезне!!!!
-
Бездә Чыршы бәйрәме 28.12.2013

Һәркемнең сагынып , зарыгып көтеп ала торган зур бәйрәме ул-Яңа ел. Олылар бала чактагы якты хәтирәләрен исләренә төшерсәләр, әти-әниләр балаларына Кыш бабайга сөйләр өчен шигырьләр, җырлар өйрәтәләр, балаларының Кыш бабайдан көткән теләкләрен үтиләр. Гомумән, бу бәйрәмдә бала-чагалы өйләр, балалар бакчалары, мәктәпләр шау-гөр килеп торалар.










