Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
| Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
| E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130
-
Чыршы янында уеннар. 09.01.2013

08.01.13 көнне Сабаның үзәк мәйданындагы чыршы янында Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Кыш бабай белән очрашу оештырылды. Балалар әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап бүләкләр алдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Мәгариф Кыш бабае 05.01.2013

26нчы декабрь көнне Кыш бабай балаларның өйләренә килде. Бу чара Иҗат үзәге һәм Мәгариф бүлегендә эшләүчеләрнең балалары өчен оештырылган иде. Кыш бабай һәм Кар кызы дуслары белән балаларны сөендереп, аларның чыгышларын тыңлап, бүләк-күчтәнәчләр өләштеләр. Балалар һәм әти-әниләрнең бәйрәмнәрен тагын да ямьләндерүгә без бик шатбыз.
-
Яңа ел чаралары
05.01.2013
Яңа ел иҗат үзәге укытучылары өчен бик күңелле һәм мәшәкатьле чор. Төрле берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар өчен Яңа ел бәйрәме 30нчы декабрь көнне уздырылды. Бәйрәм елдагыча үзенчәлекле, кызыклы, күп бүләк, күчтәнәчләр, уеннар белән истә калды. Әти-әниләр, балалар әлеге бәйрәмне озак хәтерләрендә яңартырлар.
29нчы декабрь көнне районыбызда мәдәният йорты ачылу тантанасы булды, әлеге чарада иҗат үзәгеннән яхшы эшләүче Хадиева Г.Р., Гимадиева З.Х. катнашу бәхетенә иреште. Ул көнне районыбызга Г. Камал театры артистлары килгән иде, мәдәният йортыбызга Ш.Биктимеров исеме бирелде.
Кич белән Кыш бабайлар парады да бездән башка узмады. Сәхнә өчен Аубакиров Ф.Г., Мингазова Г.Ш., Рахимова Э.И. тырышлыгы белән әзерләнгән чыгыш бик яратып кабул ителде.
30нчы декабрь көнне үткәрелгән районның төп бал-маскардында педагог-оештыручыбыз Мингазова Г.Ш. Кар кызы ролендә иде, ул үзенең матурлыгы һәм җырлары белән күпләрне әсир итте.
4гыйнвар көнне үткән администрация яңа ел бәйрәмендә Аубакиров Ф.Г. музыкаль бизәлеше ярдәменнән башка узмады.
Саба гимназиясе һәм Юлбат урта мәктәпләренең чыршы бәйрәмнәре Аубакиров Ф.Г., Касымова Э.К., Дәүләтшина А.Ф. тырышлыгы белән узды. Укытучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Бүгенге көндә Үзәк чыршы янындагы уеннарга һәм район башлыгы чыршы бәйрәмендә әзерлек эшләре бара. Яңа ел белән!!!!!!
-
кардан сыннар ясау. 24.12.2012

-
Пожар куркынычсызлыгы буенча аппликация һәм кул эшләре конкурсы 24.12.2012

Бүген – 24нче декабрь көнне ел саен үткәрелә торган, укучылар яраткан конкурска нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс «Пожар куркынычсызлыгы»на багышлана. Быел район буенча «Аппликация» һәм «Кул эшләре» номинацияләренә 73 эш кабул итеп алынды. Елдагыча төп оештыручылар булып Балалар иҗат үзәге белән берлектә Саба муниципаль районы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү бүлеге һәм ВДПО оешмасы тора. Укучыларны җиңүләре белән Янгыннарны кисәтү бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкать улы тәбрикләде. ВДПО оешмасы укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чын күңелебездән Сезне җиңүләрегез белән тәбрик итәбез.
Өлкәннәр борчылмасыннар,
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Кызыл әтәч беркайчан да
Безнең янга килмәсен!
-
Татар конгрессының V съезды. 11.12.2012

-
Сессия Детской Республиканской Думы 10.12.2012

В рамках реализации приоритетного национального проекта «Образование» и в целях поддержки развития молодежных инициатив с 8 по 10 декабря 2012 г. состоялась очередная сессия Детской Республиканской Думы на базе ГОУ РДООЦ «Костер».
-
Республиканская научно-практическая конференция
07.12.2012
6 декабря 2012 г. состоялась Республиканская научно-практическая конференция для педагогов «Социализация подростков и молодежи в современных условиях» (в рамках реализации образовательной программы «Основы лидерства»). От Сабинского муниципального района в работе конференции приняли участие: Шагидуллина Л.И. – зав.отделом МБОУ ДОД «ЦДТ», Шаймурзина Р.Н. – ЗДВР МБОУ «Корсабашская сош», Хадиева Г.А. –учитель МБОУ «Изминская сош», Гайфуллина А.Ш. – психолог МБОУ «Гимназия пгт Б.Сабы». На пленарном заседании поднимались вопросы по проблемам формирования целеполагания у молодежи в современных условиях, по принципам эффективного общения подростков и развития персонального лидерства. Были проведены мастер-классы по применению игровых технологий и основ обучения проектной деятельности.
-
Семинар 28.11.2012

28 нче ноябрендә 2012 нче елның Тимершык урта мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучылары өчен “Балаларга өстәмә белем бирү системасында тәрбия үзенчәлекләре “дигән темага семинар үткәрелде.
-
Шәүкәт Биктимеров исемендәге I республикакүләм конкурс 27.11.2012












