Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
| Телефон: | +7(843)-622-44-59;+7(843)-622-33-89 |
| E-Mail: | sentrsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130
-
15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне 21.09.2012

15 сентябрь – Татарстан варислары берлегенең туган көне.
Мәктәпләрдә бу көнне иртәдән үк бәйрәм рухы сизелеп тора иде. Варислар бүлмәсеннән талгын гына варисларның яраткан көйләре агыла. Кызыллы-зәңгәрле галстуклар дулкыны заллар буйлап агыла.
Кадет мәктәбендә дә шушы бәйрәм уңаеннан 14нче сентябрь көнне зур чара – 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү булып узды! Бу чараның максаты: 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү, аларны намуслы, кыю, тырыш эзатабарлар (йолдызлар) булырга, законнарны белергә һәм һәрвакыт төгәл үтәргә өндәү иде.
Чара игътибарлыкка уен белән башланып китте. Аннары Гүзәлия Габдулловна кызлар һәм егетләргә китап кыстыргычы ясарга өйрәтте, аларның бик матур кул эшләре килеп чыкты. Чараның төп өлеше балаларны эзтабарлар рәтенә кабул итү булды. Хәзер инде алар гади генә балалар булмаска, ә һәркайда да тәртипле, намуслы, эш сөючән, һәр эштә үрнәк булырлык, яхшы укый торган булырга ант бирделәр. Балаларга “Йолдызлар” дип исем дә кушылды, чөнки кешеләрнең яхшы хезмәтләре, укучыларның яхшы укулары, алдынгыларның беренче адымнары йолдыз белән билгеләнә. Ә ахырда инде, укучыларның әзерләп килгән шигырьләрен тыңланды һәм кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Киләчәктә дә шушы “Йолдызлар” мәктәбебезнең, районыбызның, республикабызның данын яклар, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр. Варислар илендә 5-8 сыйныф укучыларын 4 станция («Уку-белем», «Спорт-сәламәтлек», «Хезмәт-кайгыртучанлык», «Мәдәният-сәнгать») көтеп тора иде. Станция хуҗалары – Мәктәп Балалар Думасы членнары һәм яшь укытучылар. “Җигүле Кашка”, “Ярым җәяүле”, “Төтенсез паровоз”, “Ишкәксез көймә” командаларын шактый сынадылар алар бу көнне. Команда составында һәр сыйныфтан да укучылар булу көндәшлекнең нык икәнен күрсәтә иде. Ә икенче яктан командирларның лидерлык осталыгы, варисларның группаларда эшли алу мөмкинлекләре яхшы чагылды.Дума членнары нәтиҗә ясады. Бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады да.
15 cентября – День рождения Союза наследников Татарстана.
В школах района в этот день праздничная обстановка: звучат песни, на стенах плакаты с поздравлениями и стенгазеты о жизни детской организации, всюду мелькают красно-зеленые галстуки. Проводятся сборы, приемы в наследники и следопыты, встречи с ветеранами детского движения, спортивные и подвижные игры, походы на природу, звучат песни у костра.
В кадетской школе-интернат этот праздник проводили 14 сентября. В этот день учащихся 2 классов принимали в Следопыты. Сначала они прошли испытание в мастер-классе, который проводила педагог-организатор Альмиева Г.Г.: своими руками изготовили закладки для книг. Затем – прием в Следопыты, где активисты ДШД ознакомили с Уставом СНТ и вручили отличительные знаки «Звездочки». На празднике звучали песни и стихи в исполнении новых членов СНТ.
В Б.Шинарской школе в этот праздничный день тоже был прием: учащихся 5 классов принимали в Наследники, который проводился в нарядно-украшенном спортзале. Дав клятву верности своей детской организации, наследники под руководством педагога-организатора Шарифуллиной В.М. отправились в путешествие - игра по станциям: “Знания”, “Спорт”, “Труд” и “Культура”. Здесь пригодились и единство команды, и лидерские качества командиров команд. В проведении принимали участие члены ДШД и молодые педагоги.
14 сентября в Сабинской гимназии прошло спортивное соревнование 1-ой Малой Олимпийской игры приуроченное ко дню рождения детской организации Союза Наследников Татарстана.
Торжественное мероприятие, со словами напутствия, открыла Фаляхова Г.Р. и в спортивный зал гимназии под торжественную музыку зашли будущие «Олимпийские чемпионы» гимназии. Учащиеся 5-7 классов соревновались между собой в спортивных играх. Итог игры: I место заняла команда 6х классов, II место – 7 классы, III место – 5 классы. Так гимназисты отметили свой праздник. -
"Җырлыйк әле"дә - Сабалар 05.09.2012

4нче сентябрь көнне "Җырлыйк әле" тапшыруында районыбызның яшь талантлы укытучылары катнашты. Тапшыру Укытучылар көне уңаеннан 6нчы октябрь көнне "ТНВ" каналыннан күрсәтеләчәк. Иштуган урта мәктәбе директоры Макаров Анатолий Владимирович, Саба кадет-интернат мәктәбеннән хореограф Мингазова Гөлия Шамилевна, Олы Шыңар урта мәктәбеннән рус теле укытучысы Хуҗиәхмәтова Чулпан Галинуровналар матур җырларын башкардылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар, моң чишмәләренең саекмавын телибез! Афәрин!!!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2012

Дорогие учителя !
В новом учебном году мы искренне желаем всем учителям, преподавателям и родителям терпения, мудрости, здоровья и безграничного жизненного оптимизма. Пусть этот учебный год будет полон ярких открытий, принесёт всем счастье и успех! С Днем знаний!.
И снова в позолоте тополя,
А школа - как корабль у причала,
Где ждут учеников учителя,
Чтоб новой жизни положить начало.
На свете нет богаче и щедрей,
Чем эти люди, вечно молодые.
Мы помним всех своих учителей,
Хотя и сами уж почти седые.
Они в судьбе у каждого из нас,
По ней проходят словно красной нитью.
Мы гордо произносим каждый раз
Простых три слова : " Это мой учитель."
Мы все в его надежнейших руках:
Ученый, врач, политик и строитель...
Живи всегда в своих учениках
И счастлив будь, наш капитан - учитель!Коллектив ЦДТ
-
Август киңәшмәсе 27.08.2012

22 август көнне "Белем бирүнең бөтенлеген тәэмин итүдә гомуми һәм өстәмә белемнең үзара бәйләнеше" темасына август киңәшмәсенең пленар өлеше үтте.
Киңәшмәнең беренче өлеше Район Балалар Думасының эчтәлекле чыгышы белән башланды (җитәкчеләре - Шаһидуллина Л.И.)
Кунакларны каршы алуда Юлбат урта мәктәбенең хореография коллективы да катншаты (җитәкчеләре - Дәүләтшина А.Ф.)
Тантаналы өлешне алып бару өлеше директор урынбасары - А.Ш.Димөхәммәтова һәм Олы Шыңар урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г.Мөбәрәковка йөкләнгән иде. Районыбыз мөгаллимнәренә укытучыларыбыз башкаруында җырлар бик ошады. Аеруча Ф.М.Аубакиров башкаруында үзе Г.И.Шафикова сүзләренә иҗат иткән "Укытучыма" җыры күңелләргә бик хуш килде.
Тантаналы өлештә иҗат үзәге директоры Г.И.Шафикова тырыш хезмәте өчен Район мәгариф бүлеге Грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук Район башлыгы Грамота һәм 10мең сум күләмендә премиягә түбәндәге өстәмә белем бирү укытучылары лаек булды:
1. Мингазова Гөлия Шамил кызы – Саба кадет интернат – мәктәбе
2. Фаваризова Раилә Тәлгат кызы – Шекше урта мәктәбе
3. Аубакиров Фәрит Габделмәҗит улы – Балалар иҗат үзәге
4. Шакирова Гүзәл Ринат кызы – Килдебәк урта мәктәбе
5. Касымова Эльмира Кеняшевна – Балалар иҗат үзәге
6. Фазылҗанов Илназ Рәис улы – Тимершык урта мәктәбе
7. Дәүләтшина Альмира Фоат кызы – Балалар иҗат үзәге
8. Гараев Гафур Әюп улы – Олы Арташ төп мәктәбе.
-
Саубул, "КОЯШКАЙ"! 02.08.2012

Җәйнең соңгы ае - август та башланып китте. Каникул буе районыбызда мәктәп укучылары өчен спорт, кадет, иҗат юнәлеләрендә эшләүче лагерьларда тиешле дәрәҗәдә ял итү оештырылды.
16нчы июльдән Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" лагеренда IIIсмена үз эшен башлап җибәргән иде. 1нче август көнне лагерьның ябылу тантанасы булып үтте. Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасарының беренче урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы укучыларга теләк – тәкъдимнәрен җиткерде, икенче җәйгә дә ял итәргә чакырды. Бәйрәмдә шулай ук “Кояшкай” лагере җитәкчесе ВәлиевИ.И., район балалар иҗат үзәге директоры Шафикова Г.И. катнашты. Әлеге «Иҗатчы» дип аталган смена сәнгать юнәлешендә оештырылган иде, балалар хореография, җыр һәм сынлы сәнгать буенча күнекмәләрен үстерделәр. Һәр өч атнада 60 бала ял итте. III сменада Айнур Халиев җитәкчелегендә әйдаманнар эшләде.
-
"Кояшкай"да III смена башланды 16.07.2012

16нчы июльдән Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" лагеренда III смена үз эшен башлап җибәрде. III смена 2нче августка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге смена сәнгать юнәлешендә оештырыла, балалар хореография, җыр һәм сынлы сәнгать буенча күнекмәләрен үстерәчәкләр. Һәр өч атнада 60 баланы ял иттерү каралган, укучыларны экскурсияләр, кызыклы һәм файдалы чаралар көтә. III сменада Айнур Халиев җитәкчелегендә әйдаманнар эшләячәк. Ачылу тантанасы - 18нче июль көнне булачак.
-
"Сәләт-Саба" аланы һәм "Сәләт" Форумы хакында 09.07.2012

Халыкара “Сәләт” Форумы
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып 9 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында 3000 кеше катнашында “Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтте. 1996нчы елдан алып Фестиваль Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында уздырыла. Ә 8нче июль көнне Форумда 5000гә якын кеше катнашты, 7-10 сыйныф чыгарылыш укучыларыннан торган 45 районнан килгән район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар очрашты. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов .
Районыбыздан әлеге чарада Саба гимназиясе укучылары: Сираҗиев Риназ, Закирова Диләрә, Валиева Әдилә, Ханова Рәзинә, Хабибрахманова Алинә, Юсупова Айсылу, Дәүләтшина Гөлинәләрдән торган делегация катнашты. Форум кысаларында укучылар зур фәнни-укыту һәм мәдәни программа белән танышып, тематик мәйданчыклар һәм республика, Россия Федерациясенең танылган шәхесләре белән очрашты, Ислам конференциясе оешмасы илләреннән һәм ЮНЕСКОдан яшьләр делегацияләре белән аралашты. Форумда шулай ук Делегацияләрне "Сәләт"нең генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов, Cпасс районы башлыгы Камил Нугаев, ТР халык артисты Идрис Газиев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, үзешчән композиторлар берләшмәсе җитәкчесе Риф Гатауллин, ТР Фәннәр Академиясе әгъзасыФаяз Хуҗиннар да катнашты.
“Сәләт-Саба” хакында.
Районыбызның Явлаштау авылында урнашкан “Кояшкай” лагереның “Сәләт” сменасында ял итүче 60 укучы да 4-9 июль көннәрен Биләрдә уздырдылар. Ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүне, аларга рухи һәм һөнәри үсүдә реаль ярдәм күрсәтүне, шулай ук интеллектуаль-рухи бай буын тәрбияләүне максат итеп куйган “Сәләт” берлегендә, «Сәләт» проектларын һәм программаларын тормышка ашыруда «Сәләт» клубы, әйдәманнар мәктәбе, уку-укыту һәм мәдәни ял үзәкләре дә эшләп килә. Алда әйтеп үтелгән максатлардан чыгып, быел да «Сәләт» берлеге республиканың төрле почмакларында урнашкан «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр», «Сәләт-Саба», «Сәләт-Зәй», “Сәләт – Раушан”, «Сәләт-Чаллы», «Сәләт-Болгар» һәм “Сәләт-Азнакай” дип аталган лагерьларда үзенең эшчәнлеген алып бара. 2003 елда «Сәләт» Фонды һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән Саба районы Явлаштау авылында урнашкан «Кояшкай» аланы (ДОЛ «Солнышко») базасында интеллектуаль һәм спорт юнәлешендәге «Сәләт-Саба» аланы эшли башлады. «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Биләр каласы» аланнарында ТР районнарыннан һәм Россия Федерациясеннән дә сәләтле балалар чакырылса, «Сәләт-Саба» аланында исә күпчелекне Саба районы укучылары тәшкил итә. Юнәлешенең дә интеллектуаль һәм спорт дип билгеләнүе очраклы түгел. Чөнки республикабызның төрле спорт бәйгеләрендә ел саен нәкъ менә Саба районы балалары беренчелекне ала, һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә республикабыз данын да алар яклый. Биләр фестивале программасы кысаларында уздырылган спорт ярышларында сабалыларның зур уңышларга ирешүе «Сәләт-Саба» аланында үткәрелгән эшнең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Иң зур үзенчәлек — сәлкешләрнең барысы да татар телен камил белә.
Быел да Радик Фатихов һәм Алсу Габделхаева җитәчелегендәге әйдаманнар һәм сәлкешләрнең “Сәләт-Саба” аланы зур уңышларга ирешә.
-
I смена 04.07.2012 На базе стационарного оздоровительного лагеря «Солнышко» с 1 по 20 июня была организована I смена. В рамках кадетской смены организовались экскурсионные поездки в г.Казань, Елабуга, посещение дельфинария в г.Наб.Челнах, занятия в плавательном комплексе, Ледовом дворце. В отличие от предыдущих годов, I смена была организована по профилям «строевая подготовка», «физическая подготовка». Каждый день с детьми проводились различные интересные, незабываемые, весёлые мероприятия: «Зарница», «День бантиков», «День Нептуна», «День спецназовца», «Веселые старты». Первая смена успешно закончила свою работу, оставив лишь положительные впечатления как среди детей так и среди их родителей, вожатых и руководства.

-
Антинаркотическое мероприятие в лагере «Солнышко» 04.07.2012 В рамках проекта «Наше будущее в наших руках» в детском оздоровительном лагере «Солнышко» было проведено мероприятие «Спорт против наркотиков». Основная задача профилактического мероприятия — провести информационно-разъяснительную работу о последствиях употребления наркотических средств, о медицинском аспекте проблемы и правовой ответственности за преступные деяния, связанные с незаконным оборотом наркотических средств, психотропных и сильнодействующих веществ. Среди отдыхающих детей были проведены конкурсы «Лучший рисунок на асфальте» и «Лучшая стенгазета на тему «Спорт против наркотиков». В первом конкурсе лучшими были признаны рисунки Гайфуллиной Галии, Давлетзяновой Динары, Зарипова Инсафа и Зарипова Салавата, а лучшей стенгазетой была названа работа 2-го отряда. Руководитель физвоспитания Л.Р.Вафин в предыдущие дни провел с детьми занятие ознакомления и обучения игре в шашки, а в этот день он провел мини – турнир по шашкам. Была проведена информационно-пропагандистская работа среди участников мероприятия и присутствующих. Раздавались листовки, направленные на пропаганду здорового образа жизни, информирующие о вреде употребления наркотических средств, о телефонах доверия Регионального Управления ФСКН России по РТ, социально-психологических служб и правоохранительных органов. Во второй части мероприятия отряды показали выступления, концертные номера по теме «Мы выбираем жизнь!».

-
"Сәләт - Саба" аланы үзенә җыйды 04.07.2012

26 июньнән Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда 2 смена үз эшен башлады. Әлеге сменага районыбызның спорт, иҗат, белем бәйгеләрендә актив катнашып, уңышларга ирешкән укучылары тупланды. Алар бүгеннән "СӘЛӘТ - САБА" аланы сәлкешләре. 27нче июнь көнне лагерьны ачу тантанасы булды. Тантананы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы теләк – тәкъдимнәрен җиткереп ачып җибәрде. Казаннан килгән кунак - "Сәләт" яшьләр үзәге директоры Рәзинә апа да яхшы теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә шулай ук "Кояшкай” лагере җитәкчесе И.И. Вәлиев, район балалар иҗат үзәге директоры Г.И.Шафикова да катнашты. "Кояшкай” лагеренда күңелне җилкендереп флаг җилфердәде. Тантананы сәлкешләр һәм Фатихов Радик Расилевич җитәкчелегендәге әйдаманнар әзерләгән җыр – биюләр ямьләндерде. "Сәләт"леләрнең 4нче июльдән 9нчы июльгә кадәр көннәре Биләр шәһәрлегендә үтәчәк.











