МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы
16.11.2012
8 ноябрьда Саба гимназиясендә мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты утырышы булды. Утырыштан соң профсоюз комитеты, Балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге белән берлектә "Күңелле стартлар” ярышы уздырды. Алар "Әче катык”, "Җитезләр”, "Дуслык” командаларына бүленеп тугыз төр уенда үз көчләрен сынадылар. Эш мәшәкатьләреннән арынып, спорт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, гомумән сәламәтлекне ныгыту, күңелле ял итүне максат итеп җыелган хезмәткәрләр ярышларда бик теләп, актив катнаштылар. Ярыштан һәр кеше бүләк һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте.
-
Пешекчеләр өчен семинар
16.11.2012
2 ноябрь көнне Сатыш авылы "Кояшкай” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрендә эшләүче пешекчеләр өчен "Сыйфатлы туклану. СанПиН таләпләре” темасына семинар булып үтте. Семинарның беренче өлешендә бакча мөдире Сәрия Якуп кызы Мөхәммәтгалиева бакча эшчәнлеге белән таныштырды, әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Шәйхуллина Флера Хәмитовна, Исмәгыйлова Ләйлә Рафаэловна җитәкчелегендә "Туклану – сәламәтлекнең нигезе” темасына сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Семинарның икенче өлешендә 1 квартал менюына кертеләчәк үзгәрешләр турында фикер алышу үткәрелде, пешекчеләрнең фикер – тәкъдимнәре тыңланылды.
-
Мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары 16.11.2012

10-11 ноябрь көннәрендә, Cаба районы Килдебәк урта мәктәбенең спортзалында, 1997-1998 нче елгы укучылар арасында мини-футбол буенча республиканың зона ярышлары узды. Ярышта Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Биектау, Арча, Питрәч егет һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Казан шәһәреннән килгән югары категорияле хөкемдарлар Рожков Сергей һәм Тимербулатов Айдар күзәтчелеге астында узган уеннар матур һәм нәтиҗәле булды. Ике көн дәвамында барган көрәштән соң кызлар командалары арасында беренче урынны Саба районының Шәмәрдән лицее, ...
-
Итоги 1 тура районного конкурса детского творчества "Мое изобретение"
16.11.2012
В заочном туре районного конкурса детского творчества "Мое изобретение" приняли участие 67 школьников. Учащиеся начальных классов проявили активность и представили на суд компетентного жюри много интересных работ. Жюри тщательно проверило каждую работу и определило лучших, которые прошли в финальный тур.<