МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Табигать фәннәре укытучылары өчен семинар - практикум
29.10.2012
23 октябрьдә Саба гимназиясе базасында район мәктәпләрендә яңа эшли башлаган табигать фәннәре укытучылары өчен семинар - практикум оештырылды. Семинарда 8 гомум белем бирү мәктәбеннән 8 укытучы, гимназиянең директор урынбасары Гөмәрова Рушания Рифмировна катнаштылар. Укытучылар өчен гимназиянең химия укытучысы Галимова Эльвира Илхамовна 8 сыйныфта ачык дәрес бирде. Районның география укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, гимназиянең география укытучысы, Сунгатуллина Фәридә Хәнифовна 27 җәйге Бөтендөнья "Универсиада – 2013” кә әзерлек йөзеннән 6 сыйныф укучылары белән "Сәламәтлек формуласы” дип аталган чара уздырды. Гимназиянең табигать фәннәре методик берләшмә җитәкчесе Нәҗипова Әлфия Нәҗиповна укыту- методика өлкәсендәге яңалыклар, дәресләрне үткәрүгә булган таләпләр, яңа эш алымнары белән таныштырды. Информацион методик үзәкнең өлкән методисты Галимҗанова Рәмзия Мусиевна укытучыларны фәннәрне укытуга булган таләпләр, педагогларның белемен күтәрү өстендәге эшчәнлек һәм аттестацияләр үткәрүнең тәртипләре белән таныштырып, семинарга йомгак ясады.
-
Республикакүләм “Команда – 2013” проектының муниципаль этабы
29.10.2012
Бүген, 24 нче октябрь көнне, Балалар иҗат үзәгендә – Республикакүләм "Команда – 2013” проектының муниципаль этабы узды. Бу проект 2013 нче елда Казан шәһәрендә уздырылачак XXVII җәйге универсиада турында күбрәк мәгълүмат туплау максатынннан уздырыла. Бүген иң яхшы 10 мәктәпнең, муниципаль этап кысаларында, түбәндәге 4 төрле эш буенча иҗади программалары бәяләнде: 1. Катнашучы команда үзенең мәктәбен бер команда буларак тәкъдим итте. 2. "Чит телдә Казан буенча сәяхәт” өлешендә һәр команда Казан шәһәренең тарихи, мәдәни һәм спорт объектлары буенча экскурсия оештырды. 3. "Без – "Казан – 2013” волонтерлары” исеме астында эшләнелгән реклама ролигы өлешендә һәр команда үзенең мәктәбе үрнәгендә волонтерлык эшчәнлеге турында ролик күрсәтте. 4. "Универсиадада катнашачак илнең иҗади визиткасы” дип аталган өлештә һәр катнашучы команда шул илнең мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, телен, киемен өйрәнеп шуны визиткада күрсәтте. Командаларга балл куйганда жюри иҗади программаның бербөтен булуын, проект нигезләмәсенең критерийларына туры килүен бәяләде. Бүгенге муниципаль этап та җиңгән түбәндәге командалар "Команда – 2013” проектының зона этапларында катнашачак. 1 нче урын – Килдебәк урта мәктәбе 2 нче урын – Олы Шыңар урта мәктәбе 3 нче урын – Олы Арташ төп мәктәбе
- Республиканские практико-ориентированные семинары 29.10.2012