МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 33А |
| Телефон: | 8(84362)2-44-98 |
| E-Mail: | Saba.Roo@tatar.ru, roosaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Шакиров Ильфат Фоатович |
МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Тукай җыены 26.04.2011

22 нче апрельдә Килдебәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Ш. Вәлиева Казанда Г. Тукайның 125 еллыгы уңаеннан уздырылган Тукай җыены эшендә катнашты. Җыен кысаларында Тукай эзләре буйлап җәяүле сәяхәт һәм Тукай әдәби музеенда Тукай укулары үтте.
-
Яшь иҗат әһелләре белән очрашу 26.04.2011

25 нче апрель көнне районыбызның иҗат белән шөгыльләнүче укучылары, татар теле һәм әдәбияты, җыр укытучылары әдәбиятыбыз күгендә кабынып килүче яшь иҗат әһелләре белән очрашты. Бөек Тукаебызның юбилей елы – Тукай елы уңаеннан оештырылган әлеге очрашу, чын мәгънәсендә, шигърият бәйрәме булды. Очрашуга килгән Ленар Шәех - шагыйрь, Татарстан җурналистлар берлеге, Россия җурналистлар берлеге, Халыкара Җурналистлар Ассоциациясе – IFJ, Халыкара ПЕН- клубының Татар ПЕН- үзәге әгъзәсе; Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире. Фәнил Гыйләҗев - "Иделем Акчарлагы – 2010” яшь татар язучылары конкурсының поэзия буенча Гран- при иясе, "Шигъри Сабантуй - 2010” Идел - Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесендә 2 урын алган, журналистика өлкәсендә дә үз урынын табарга теләп "Шәһри Казан” редакциясендә хәбәрче булып эшләүче, һәрчак шат күңелле, көләч йөзле яшь шагыйрь. Рамиль Канипов - яшь композитор, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән "Аңлар идең” җырының авторы.
-
Киңәшмә
25.04.2011
25 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды.
Җәйге каникул чорында районда 192 укучы стационар, 108 укучы хезмәт һәм ял, 759 бала мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Болардан тыш, укучылар өчен җәйге чорда спорт лагерьлары да эшлиячәк.
-
Семинар учителей русского языка и литературы 25.04.2011

21 апреля 2011 года в МОУ «Шикшинская средняя общеобразовательная школа» состоялся районный семинар на тему «Работа над текстом как основа подготовки к ЕГЭ по русскому языку». На семинаре присутствовали учителя русского языка и литературы школ района. В программу семинара входило посещение открытых уроков и внеклассного мероприятия.