Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
| У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Җир шары буенча сәяхәт". 19.11.2014 Бүген без балалар белән иҗади сәнгать-әвәләү шөгылендә Себергә сәяхәт ясадык. Балаларны яңа әвәләү алымнары белән таныштырдык. Төрле материаллар кулланып, болан әвәләп ясадык.

-
"Дымков" бизәкләре белән танышу. 11.11.2014 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән иҗади сәнгать шөгылендә "Дымков" бизәкләре белән таныштык. Төсләрне берләштереп, тукымага бизәк ясарга өйрәндек.

-
"Киемнәр дә безне бизиләр".Музейга сәяхәт. 31.10.2014

Без бүген балалар белән татар халкының милли киемнәре турында сөйләштек. Балалар белән милли киемнәрнең узенчәлекләрен ачыкладык. Балаларга тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеге аңлатылды. Милли киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш тәрбияләнде. Дәрес соңында без балалар белән музейга бардык.
-
"Хуш киләсең, алтын көз!" 23.10.2014

Бүген бакчабызда "Хуш киләсең алтын көз!" дип исемләнгән балалар иртәсе булып узды.
-
"Шалкан" әкияте. 23.10.2014

-
"Алтын көз" бәйрәменә кунакка башлангыч сыйныф укучылары килде. 23.10.2014

Алтын-сары яфракларны
Җилләр саный.
Иртә -кичен суык бабай
Бармак яный.
"Ник гомергә килми икән
Шушы язлар?!"-
Дигән кебек моңсу гына
Китә казлар...
-
"Икмәк -тормышның нигезе". 15.10.2014 Бүген бакчабызның уртанчылар һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән әвәләү шөгылендә Кызыл Калфакның дәү әнисенә "күчтәнәчкә" төрле-төрле тәм-томнар:печенье, торт, пироглар әвәләп ясадык.

-
"Корбан ашлары" мөбарәк булсын! 10.10.2014

Бүген бакчабызда "Корбан ашы" үткәрелде. Авылыбызның мулласы Фарсиль абый балаларга вәгазьләр сөйләде, көръән сүрәләреннән өзекләр укыды. Балаларыбыз бик игътибар белән кызыксынып тынлап утырдылар. Соңыннан балаларыбыз корбан итеннән пешерелгән ризыкллар белән сыйландылар.
-
"Көз күчтәнәчләре". 08.10.2014 Бүген без уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "көзге күчтәнәчләрдән" кул эше- кишердән чәчәк ясадык.

-
"Әби- бабайларны хөрмәтлик!" 01.10.2014

Безнең өчен бик якын, кадерле кешеләр бар. Ул-безнең әти, әни. Ә аларга тормыш биргән, аларны тәрбияләп үстерүчеләр әбиләр, бабайлар!Дәү әти, дәү әни!Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Алар да, әти, әни сүзләре кебек үк һәркем өчен газиз кадерле. Бакчабызда 1 нче октябрь Өлкәннәр көненә балаларда әби-бабайларга мәрхәмәтле булу, аларга карата ихтирамлылык хисе тәрбияләү максатыннан "Әбием-кадерлем" дип исемләнгән балалар иртәсе булып узды.Балалар үзләренең яраткан әбиләренә матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм соңында үз куллары белән ясалган бүләкләрен бирделәр.



