Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | DsadAkch.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 30 детей ,в филиале 7 детей |
| У нас учат: | 4 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Бакчабызда ремонт дәвам итә". 07.09.2015

Бакчабызда капиталь ремонт бара. Бакчабызның барлык тәрәзәләре яңага алмаштырылды, стеналарны буядылар.
-
"Саумы, бакчам!" 01.09.2015 Бүген бакчабызда бик куңелле-балаларыбыз бакчага матур чәчәк бәйләмнәрен тотып килделәр. Җәйге каникулдан килгән балаларыбыз бакчаны бик сагынып килгәннәр. Рәхәтләнеп уйнадылар, җәй көнен ничек уздырулары хакында әңгәмә кордылар.

-
"Туган көнең белән котлыйбыз!" 17.08.2015 Бүген бакчабызда тәрбияләнүче Галимов Аяз Алмаз улының матур бәйрәме- туган көне. Без Аязны чын күңелебездән 2 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез. Акыллы, тәртипле, инсафлы булып үсүен телибез.

-
"Безгә бүген яңа бала килде". 14.08.2015 Бакчабызга яңа балалар килү дәвам итә. Бүген бакчабызга Хузин Адель Ильнар улы килде.

-
Бүген безгә яңа бала килде. 12.08.2015 Бакчабызга яңа бала Хаертдинова Гөлсылу Раиль кызы килде. Кызларыбыз тагын 1 гә артты.

-
"Без тудырган матурлык" 06.08.2015

Без үстердек гөлләр
Шундый матурлар алар,
Урамнан үтүчеләр
Бары да сокланалар.
-
Безгә бүген яңа бала килде. 05.08.2015 Бакчабызга бүген яңа кыз бала - Зайнуллина Зилия Фаиль кызы килде.

-
Бүген Роберт абый Миңнуллинның туган көне! 01.08.2015 Бүген 1нче август Роберт абый Миңнуллинның туган көне уңаеннан, балалар белән аның шигырьләрен укыдык, яңалары белән дә таныштык. Барыбыз да бертуган без, Бер гаилә - өебез! Барыбыз да бертуган без, Бер гаилә-илебез! Бертуган без! Бер гаилә Булсын иде Җиребез!

-
"50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз!" 28.07.2015

-
"Котлыйбыз!" 20.07.2015

Бүген бездә зур бәйрәм- бакчабызның зурлар төркемендә озак еллар тәрбияче ярдәмчесе хезмәтен башкаручы Газизова Рүзидә Мөхәмәт кызына 50 яшь. Хөрмәтле Рүзидә Мөхәммәтовна! Сине чын күңелебездән матур бәйрәмең- 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа озын гомер, ныкъ сәламәтлек, балалар һәм оныклар шатлыгында, тигезлектә, бәхеттә, шатлыкта яшәргә насыйп.
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып бирдә яшәгез.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнәгез.



