Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:65 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Дулкыннар-2017" 16.01.2017

«Дулкыннар - 2017»Республика конкурсының район этабында Шекше төп мәктәбе укучылары төрле номинациялэрдә катнашып урыннар яуладылар
Нәфис сүз, конферанс номинациясе:
кечкенәләр төркеме-2 урын – Гибадуллина Камилә, җит. Хаертдинова С.Н.
уртанчылар төркеме-2 урын – Хаертдинов Рәнис, җит. Гибадуллина Р.Х.,
Рәсем номинациясе: кечкенәләр төркеме-1 урын – Халиуллина Сөмбел, җит. Гарипова А.Р.,
3 урын – Габделхакова Ильвина, җит. Габделхакова М.Р.,
Уртанчылар төркеме-3 урын – Закиров Ринат, җит. Гарипова А.Р. Укучыларны һәм укытучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Безнең уңышлар 14.01.2017

7 класс укучылары технология фәнен теләп, кызыксынып үзләштерәләр. Бу фәннең килэчәк тормыш өчен зур әзерлек икәнен яхшы аңлыйлар. Тырышлыкларының нәтиҗәсе- "Я-мастер" конкурсында Газиянова Эльвира 2 нче призлы урынга лаек булды. Афәрин!
-
"Яшь белгеч" конкурсында 13.01.2017

13 январь көнне яшь белгеч Яруллина Л.К. конкурста катнашып, 6 класста математика фәненнән ачык дәрес курсәтте.
-
Бердәм эшчәнлек 12.01.2017

Шекше төп мәктәбе белән Шекше "Акчарлак"балалар бакчасы элемтэдэ тора. Булачак 1 нче класс укучылары белән танышу максатыннан бакча балаларының шөгыльләрендә катнашабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 11.01.2017

11 январь көнне 9 чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләр җыелышы үтте. Алар алда булачак сайлап алу фәннәреннән имтиханнар белән таныштылар. Барысы да укучыларны имтиханга кертергэ ризалыкларын белдерделәр.
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 07.01.2017

Буген 7 нче гыйнвар көнне, Лесхоз бистәсе мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында узган Чыршы бәйрәменә мәктәбебезнең уку алдынгылары, спортта, иҗатта һәм җәмәгать тормышында иң актив булган 9 укучы катнашты. Балалар әлеге чараны бик ошатып кайттылар. Оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек 06.01.2017

-
Каникулның күңелле көннәре 05.01.2017

Бу көннәрдә укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Балалар класс җитәкчеләре белән берлектә график буенча шугалакта тимераякта, тауда чана-чаңгыда шуалар.
-
Яңа ел тамашасы. 04.01.2017

4 нче гыйнвар көнне мәдәният йортында Шекше төп мәктәбе белән берлектә Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмдә Кар бөртеге төп рольне уйнады һәм балалар белән кунакларны каршы алды. Балалар бик теләп төрле биремнәр үтәделәр, конкурсларда катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Кыш Бабай балаларны бәйрәм белән котлады, бүләкләрен таратты.
-
Лагерьда җиденче көн 31.12.2016

Бәйрәм алды күңел күтәренкелеге белән лагерьның үткәне сизелмәде дә. Укучылар бу сменада файдалы һәм күңелле ял итеп, көч туплап, сәламәтлекләрен ныгытып яңа 2017 елны каршы алырга әзерләнеп, һәр көнне бәйрәм итеп уздырдылар. Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне якынлашып килүче яңа ел белән котлыйбыз. Киләсе ел сезгә ныклы сәламәтлек, матур, бәхетле тормыш алып килсен!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!











