Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
| Телефон: | 88436222801 |
| E-Mail: | DsadKoi.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
| Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 50 воспитанников |
| У нас учат: | 6 воспитателей |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
-
Хезмәт төбе-хәзинә. 12.04.2014

Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү максатыннан, балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан апаларны кунакка чакырдык.Балалар үзләренең берсеннән-берсе матур чыгышлары белән апаларыбызның күңелләрен күтәрделәр.Килгән кунакларыбыз ял итеп, биредә эшләгән елларын искә төшереп, бер-берсе белән аралашып таралыштылар.Аларга алдагы тормышларында саулык, тынычлык, озын гомер телибез!
-
Бакчабызда карга боткасы. 04.04.2014

Бүгенге көн балалар бакчасында бик күңелле узды. Балалар кошлар оясы рәсеме ясадылар һәм әлеге рәсемнәргә конкурс оештырылды.Ә инде атналыкның йомгаклау өлеше булып саф һавада карга боткасы пешерү, калган ботканы кошларга ашату булды.Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.
-
Казан каласына сәяхәт. 29.03.2014

Без Тимершык "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы Казанга сәяхәт кылдык. Кәрим Тинчурин театрында булып "Туй алдыннан" спектаклен карадык, күңелле ял иттек.
-
Нәүрүз килә яшәреп! 21.03.2014

Балаларның яз билгеләре, язгы үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү,табигатьнең матурлыгын күреп соклана белергә,Нәүрүз бәйрәме һәм аның йолалары белән таныштыру максатыннан,бакчабызда "Нәүрүз мөбәрәкбад" күңел ачу иртәсе булып узды.Балалар Яз белән Кышның көч сынашканнарын, Нәүрүзнең җиңгәнен карадылар,үзләре җырлар җырлап,шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте.
-
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә. 07.03.2014

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан балалар бакчасы коллективы тарафыннан кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.Әлеге бай эчтәлекле күргәзмә авыл халкы һәм килгән кунаклар тарафыннан уңай яктан бәяләнде.
-
Әбиләр бәйрәме иртәсе. 07.03.2014

Әбиләргә,әниләргә,кызларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү,8 март халыкара хатын-кызлар көне турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан,балалар бакчасында "Иң кадерлем-әбием" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.Әлеге бәйрәм иртәсендә әбиләр оныкларының җырларын, биюләрен карап, шигырьләрен тыңладылар. Кичәдән алган хис-кичерешләр әбиләребезнең күңелләрендә бары тик уңай тәэсир генә калдырды.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2014

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,балалар бакчасында "Бабаем-горурлыгым" дип аталган балалар иртәсе булып узды. Балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.Әлеге кичә бик матур һәм эчтәлекле узды.Килгән кунаклар ясле-бакчаны ошатып кайтып киттеләр.
-
Муса Җәлил истәлегенә багышланган очрашу. 14.02.2014

Ясле-бакча балалары һәм Тимершык мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлил истәлегенә багышланган очрашу уздырылды.Шагыйрьнең шигырьләре укылды. Әлеге очрашу Муса Җәлилнең әсәрләренә кызыксыну уяту,балаларда ватан пәрварлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
-
"Сәламәт бала-сәламәт гаиләдә" 10.02.2014

10 февраль көнне сәламәтлек темасына дәрәсләр үткәрелде. Максат- балаларны сәламәт булуның иң гади, әмма иң мөһим серләренә төшендерү.
-
чаңгы юллары 2014 08.02.2014

Чаңгы юллары 2014









