Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Акция "СТОП ВИЧ / СПИД" 29.11.2016

-
Спонсорлар ярдәме 28.11.2016

Игелек кылу элек-электән халыкта савап саналган, кылган игелек югалмый, үзеңә киредән әйләнеп кайта, дигәннәр. 28 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбенә игелекле ярдәм күрсәткән ООО "Саба" җәмгыяте җитәкчесе Нуриев А.Г. белән очрашу үткәрелде. "Техник иҗат" түгәрәгендә эшләнгән әйберләрдән күргәзмә оештырылды, түгәрәк эшчәнлеге күрсәтелде. ООО "Саба" җәмгыяте бу уку елында да 16000 сум акча күчерде. Айнур Габделбариевичка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Әниемнең җылы кочагы" 25.11.2016

25 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы" исемле бәйрәм концерты уздырылды. Әлеге чарада 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр, чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Мой любимый учитель" 22.11.2016

Октябрь аенда V Республикакүләм "Мой любимый учитель" конкурсы булды. Бу конкурста безнең мәктәбебездән дә шигырьләр һәм рәсемнәр белән укучылар катнашты. Фатыйхова Нәзилә "За творческий подход" Грамотасы белән бүләкләнде. Нәзиләне котлыйбыз. Җитәкчеләре Миннеханова М.Ф.һәм Гиниятуллина И.И.
-
КЭС-БАСКЕТ нәтиҗәләре 19.11.2016

19 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә КЭС-БАСКЕТ ярышының муниципаль этабы булып үтте. Әлеге ярышта Шәмәрдән лицее, Сатыш, Килдебәк, Тимершык мәктәпләренең кызлар командасы үзара көч сынашты. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын-Тимершык урта мәктәбе , 2 урын-Сатыш урта мәктәбе, 3 урын-Килдебәк урта мәктәбе, 4 урын- Шәмәрдән лицее. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!Тренерлары Шамил Хасановичка рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Шәҗәрәләр-нәсел агачы" 18.11.2016

18 ноябрь көнне Буа шәһәренең Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” дип аталган III төбәкара фәнни-гамәли конференция булды. Анда Тимершык урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гаттарова Айгөл катнашты һәм III дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе- Миннеханова Минсылу Фанавиевна.
-
20 ноября – день правовой защиты детей. 18.11.2016

20 ноября – день правовой защиты детей. В связи с этим в МБОУ «Тимершикская СОШ Сабинского муниципального района РТ» приняли участие старший участковый уполномоченный майор полиции Садриев Р.А., участковый уполномоченный полиции Гатин М.М., глава Тимершикского СП Хазиев А.Х. Они ещё раз напомнили детям об их правах, процитировали статьи Конвенции о правах детей, отвечали на вопросы обучающихся, сами задавали вопросы им.
-
Сообщи, где торгуют смертью. 16.11.2016

-
"Иң яхшы педагог оештыручы" 15.11.2016

14-15 ноябрь көнне Эзмә урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2017" район этабы конкурсының "Иң яхшы педагог оештыручы" номинациясендә педагог оештыручылар көч сынаштылар. Безнең мәктәбебезне Гиниятуллина Илһамия Искәндәровна тәкъдим итте. Ул 4 нче сыйныфта "Иң, иң кадерле кешем" дип исемләнгән җыен күрсәтте.
-
КЭС-БАСКЕТ ярышы 15.11.2016

15 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә КЭС-БАСКЕТ ярышының зона этабы булып үтте. Әлеге ярышта Олы Шыңар, Мичән, Симет, Тимершык мәктәпләренең малайлар һәм кызлар командасы үзара көч сынашты. Кызлар командалары арасыннан ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын-Тимершык урта мәктәбе, 2 урын-Мичән төп мәктәбе, 3 урын - Олы Шыңар урта мәктәбе. Малайлар командалары арасында 1 урын- Олы Шыңар урта мәктәбе, 2 урын- Тимершык урта мәктәбе, 3 урын-Симет урта мәктәбе. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм финал ярышында зур уңышлар телибез!



















