Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
ГТО фестивале 14.11.2016
14 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбе укучылары ГТО нормативлары тапшырдылар. Әлеге чара оешкан төстә үтте, укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. -
Психологик десант 10.11.2016

Бүген мәктәбебездә психологик десант булды. Психолог Хабибуллина Миләүшә Газинуровна 9,11 нче сыйныф укучылары өчен “ОГЭ һәм ЕГЭга психологик әзерлек” темасына тренинг үткәрде, ә логопед Гүзәл Наилевна сөйләмендә кимчелеге булган укучылар белән шөгыльләнде.
-
"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" 10.11.2016

9-10 ноябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә “Ел укытучысы” конкурсының “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” номинациясе булып үтте. Әлеге конкурсның максаты булып талантлы сыйныф җитәкчеләрен ачыклау, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру, тәрбия өлкәсендә яңа педагогик методика һәм технологияләрне пропагандалау һәм тарату тора. Конкурста районның 22 мәктәбенең 24 мөгаллиме көч сынашты. Район мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре төрле темага эчтәлекле, тәрбияви сыйныф сәгатьләре күрсәттеләр.
-
"Быстрее! Выше! Сильнее!" 03.11.2016

3 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Быстрее! Выше! Сильнее!" интелектуаль спорт уены үткәрелде. Безнең мәктәбебездән "Форсаж" командасы исеме астында Таштиев Инсаф, Гилазиев Фәвиз, Гараева Рәзилә, Галимзянова Инзилә катнашты. Барлык турларда да актив катнашып 2 нче урынны яулау бәхетенә ирештек. Катнашкан укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.
-
Иптәшләрчә очрашу 02.11.2016

-
Шәүкәт Биктемиров музеена сәяхәт. 30.10.2016

31 октябрь көнне Миңгәр авылында урнашкан Шәүкәт Биктемиров исемендәге музейга бару истәлекле вакыйга булды. Музей җитәкчесе Ләйсән Заһировнага рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Тамчы - шоу"да кунакта 30.10.2016

30 октябрь көнне мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Дәүлиев Әлфис, Нәҗипова Илзидә, Шамилова Инзилә "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашып җиңү бәхетенә ирештеләр. "Саба йолдызлары" командасы Башкортстан районыннан килгән "Дуслык" командасы белән көч сынашты. Катнашкан укучыларга һәм аларның әти-әниләренә мәктәп дирекциясе исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Тимершык мәктәбе телевидениесе" тәкъдим итә 29.10.2016

Әлеге чара "Тимершык мәктәбе телевидениесе" аша турыдан-туры эфирда барды. "Көлеп алыйк", "Танцы", "Җырлыйк әле", "Башваткыч" тапшырулары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Көзге бал" 28.10.2016

28 октябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары катнашында "Көз патшасы" исеме астында КВН булды. Укучылар төрле яклап көч сынаштылар: кызыклы сорауларга җавап бирделәр, скетчлар куйдылар, мода күрсәттелләр. 1 урынга-6 сыйныф, 2 урынга-5 сыйныф, 3 урынга-7 сыйныфлар лаек дип табылды.
-
Хуш киләсең ,Алтын көз! 27.10.2016

1-4 сыйныфлар өчен көз бәйрәме "Сөмбелә" исеме астында үтте. Укучылар бик күңелле ял иттеләр. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Һәр катнашучыга кечкенә генә булса да, бүләк тә тапшырылды.



















